• 17.11 Айдар Файзрахманов жырларыннан концерт. Филармония
  • 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 16 Ноябрь Зөфәр Харисов
  • 16 Ноябрь Сергей Когогин
  • 16 Ноябрь Нәфкать Нигъмәтуллин
  • 16 Ноябрь Гафиулла Газиз
  • 16 Ноябрь Кояш Тимбикова (1937-2004)
  • 16 Ноябрь Асия Минһаҗева
  • 17 Ноябрь Рифат Фәттахов
  • 17 Ноябрь Рафил Сәләхетдинов
  • 17 Ноябрь Илфат Абдрахманов
  • 18 Ноябрь Наилә Гәрәева
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720
  • Каен утыны сатыла. Казан һәм аның тирәсендәге районнарга, өегезгә кадәр илтеп бирәбез. +79377774768 Искәндәр.
  • Бигичева урамы 4 йортында Өч бүлмәле фатирның бер бүлмэсе арендага бирелэ. 8 мен. 89872147611

 

 

 
Архив
 

11.10.2017 Дин

Лилия Сәлахетдинова: Ят кешеләр коляскам белән күтәреп алып, өч минут дога кыл диделәр

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова күпләргә таныш. Бүген аның сүзләренә иҗат ителгән кырыклап җыр (“Барысы да Ходай кулында” — Мәскәү җырчысы Айрат Сафин, “Яшиселәр килә” — Ринас Әхмәтов, “Мин синең белән” — Булат Җиһаншин) бар. Лилия — Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары. Күптән түгел ул хаҗда булып кайтты.

— Намаз укый башлагач, исламның биш баганасын хәлемнән килгәнчә үтәү максаты туды, — дип сөйли Лилия. — Шуннан рухый әзерлек башланды. Күп укыдым, кагыйдәләр белән таныштым. Самолетта оча аламмы, дип үземне сынар өчен, башта апам белән Мәскәү һәм Санкт-Петербургка барып кайттым. Аллага шөкер, юлны яхшы кичердем. Хаҗга бару мөмкинлеге тугач, һичшиксез, ризалаштым. Тәвәккәл кешемен, хаҗны үтәү теләгем бик көчле иде. Барганчы эсселек куркытты, әлбәттә. Аллага шөкер, бар да әйбәт булды. 23 августта китеп, 13 сентябрьдә әйләнеп кайттык. Минем һәм тагын берничә инвалидның хаҗ сәфәре чыгымын “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каплады. Бик шатмын, Аллаһы Тәгалә изге эшләребезне кабул кылсын! 
 
 
— Казаннан Мәккәгә ничә сәгать очарга кирәк? 
— Биш. Хаҗны үтәп кайту кешегә зур йөкләмә бирә. Әлеге сәфәр гади генә сәяхәт түгел. Ул рухый яктан да, физик яктан да ныклы әзерлек таләп итә. Хаҗда бар йоланы җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Бер эшне дөрес башкармасаң, тәртип белән үтәмәсәң, хаҗың кабул булмаска мөмкин. 
 
 
— Анда баргач, нәрсәгә игътибар иттегез? 
— Гарәпләрнең һәрвакыт ярдәмгә килүе, телне белмәсәк тә, кешеләрнең югалып калмавы сокландырды. Гомумән, нияте изге булган хаҗигә Аллаһы Тәгалә үзе булыша. Хаҗ гамәлләрен башкарганда, миңа Кәгъбәтуллага тотыну насыйп булды, иң тәэсир иткән вакыйга, мөгаен, шул булгандыр. Аллаһның якынлыгын тою һәм өммәтебезнең бердәмлеге дә шул мизгелдә сизелде. Чөнки мине, янәшәмдәге хәзрәттән кала, ят кешеләр коляскам белән күтәреп алдылар. Кулларымны ташка тидердем. Өч минут дога кыл, дип күтәреп тордылар... Андагы тәэсирләр искиткеч. Тагын барасы килә. “Әл-Хәрам”ны сагыну хисе көчле. 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 10.10.2017
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты