• 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • Азнакайда профлицей (искечә - ГПТУ) янәшәсендәге 1 бүлмәле фатирны Казанга шундыйрак 1 бүлмәлегә алыштырабыз. Өстәп алагаем акча түлибез. Тел.: 8-9874221206.
  • Однокомнатную квартиру (32 кв.м.1 этаж) в г.Лаишево ул.У.Громовой д.33 А меняю на однокомнатную квартиру в Столбищах.89274896122
  • Казаннын Роторный урамы 11 йортта 3 енче катта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Мебель кала. 690 мен. Тел: 89503169494
  • Актаныш. Погрузчик сатыла. Яхшы хэлдэ. Белешмэлэр очен телефон: 89196399203.
  • Казан шэхэренен Советлар районында 3 булмэ сатыла. ( Ак.Губкина якларында. ). Почта, кибет, поликлиникалар, балалар бакчасы хэм мэктэп бик якын. Булмэлэрдэ пластик тэрэзэлэр, ремонт ясалган бик чиста хэм матур. Шалтыратыгыз: 89625485476 Лэйсэн.
  • Сдаю 1ком квартиру в Авиастроительном районе, 47 кв.м., с мебелью и техникой. Очень удобное расположение, рядом метро, магазины, школа, дет.сад. 16000 все включено. 89274271211
  • Корбанга сарык, халяль бройлер. 89270460272, 89274571977
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Чуйкова урамында бер булмэле тулай торак эзлим, примерно 4000-5000гэ, узем генэ керэм, 89991695025
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Шулай ук электоромонтаж эшләре башкарабыз. КАЗАН. 89046768348

 

 

 
Архив
 

10.10.2017 Ир белән хатын

Татар ирләре кырыс булырга тиешме?

ТНВ каналында “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Фәнис Камалга тап булдым. Сүз иярә сүз чыгып: “Татар ирләре кырыс булырга тиеш. “Подкаблучник” була алмыйлар!” – диде Фәнис әфәнде. “Чыннан да татар ирләре кырыс булырга тиешме?” – дип хәзрәткә мөрәҗәгать иттем.

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин “Матбугат” сайтына менә нәрсәләр сөйләде.

– Аллаһы тәгалә Адәмне (г.с.) барлыкка китерә. Адәм (с.г.) йоклаган вакытта пары итеп сул кабыргасыннан Хәүва анабызны дөньяга ярата. Адәм (с.г.) уянгач: “Син кем?” – дип сорый. “Мин Хәүва, синең хатының” “Син нәрсәгә кирәк?” “Мин сиңа тынычлык бирер өчен яратылдым”, – ди Хәүва анабыз.

Бу сүздә бик күп мәгънә ята. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны ир кешегә тынычлык булдырыр өчен барлыкка китергән. Әгәр дә ирнең хатыны булмаса ул тынгысыз яши. Димәк хатын-кызның төп вазыйфасы иренә тынычлык бирү, аны борчу, җанын талау түгел. Хәзерге вакытта исә хатын-кызга ирне кулга төшерегә өйрәтәләр. хатыннар ирдән чүпрәк ясамакчы буалалар. Әниләре дә кызларын иренә хуҗа булырга өйрәтә. Хатын иренә хуҗа булырга тырышса бу ир тынычылыгын югалты. Хатын әйбәт булса: “Ярый өйләнгәнмен икән!” – дип куана. Хатын-кыз кияүгә чыккач: “Мин иремә ярдәмче. Дошман, аны каезлаучы, акчасын үземнеке итәргә тырышучы, аны эшләтеп үтерергә тырышучы түгел. Арган икән ул минем янымда ял итәргә, өйгә ачуланып кайткан икән тынычланырга тиеш”, – дип максат куйса бу яхшы хатын. Хәзерге вакытта күп хатыннарда мондый максат юк. 
 
– Хатын-кыз турында уйламаска кирәкме? Хатын-кыз яхшы мөнәсәбәткә лаек түгелмени?
– Әгәр дә хатын-кыз иренә яхшы мөнәсәбәт күрсәтә, тынычлык бүләк итә ала икән, бу  ир шушындый хатын өчен бөтенесен эшләргә әзер. Тели икән теләгән әйберен ала, акчасын да бирә, теләгән җиренә алып та бара. Күп әйбер хатын-кызның холкы, үз-үзен тотышына бәйле. Кызганыч, хатын-кыз дини булмаса үзенең дөньяга нигә килгәнен онытып җибәрә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ирләр хатыннарга баш булып яратылды”, – ди. Ирсез, аерылган хатыннар бәйдән ычкынган шикелле, үзләрен дорфа тоталар. Күренеп тора боларга хуҗа кирәк. Ирсез хатыннар, без көчле булырга тиеш, дип мужикка әйләнәләр. Минем белән ризалашырга, ризалашмаска мөмкинсез. Яшрен-батырын түгел хатын-кыз ышанучан да бит, янына берәр ир килеп матур итеп сөйләсә иярә дә китә ул аңа. Килеп әйтә икән: “Син бик матур, ирең сиңа лаек түгел. Ул бозау, аңгыра, ул синең кадереңне белми. Менә мин сине кулымда гына күтәреп йөртәм”, – дисә хатын-кыз ышана. Һәм ала да китә. Хатын-кыз ялгыз калуы хәтәр.
 
Хатын-кыз гына түгел, һәрбер кеше ике яссылыкта булырга тиеш! Йомшаклык һәм катылык, ярату һәм курку. Әгәр дә бу ике яссылык булмаса кеше ычкынырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләне яратабыз да, куркабыз да. Яратабыз Ул безгә Җәннәт, рәхим-шәфкатен бирә, куркабыз безгә ачуы килсә тәмугы да бар. Ир дә ике төрле булырга тиеш, әгәр дә ул йомшак кына булса бераздан хатын аның муенаны менеп утырып хуҗа була. Кырыс кына булса да аерылып китмәсә хатын гомре буе изелеп яши. Кырыслык белән йомшаклык икесе бер чамада булырга тиеш. Ир йомшак ягын гына күрсәтергә тиеш түгел, кирәк вакытта кырыслыгын да күрсәтергә тиеш. Ирләргә киңәш итеп әйтәм: һәрвакыт хатынның холкына карап торырга кирәк. Хатын-кызның үзгәргәне сизелә. Бүген өйгә кайткач хатының сине каршы алмады, моны үткәреп җибәрерсәң шул көннән алып каршы алудан туктаячак ул. Бүген сиңа ашарга салып бирмәде, үткәреп җибәрсәң бара-тора үзең пешереп ашый башлаячаксың. Шушындый вакытларда кырыслыкны күрсәтә белергә кирәк.
 
Ирләр белән сөйләшеп торганда чыгып тыгыла башлый икән, бу вакытта да кырыслыгыңны күрсәт. Кырыслык сәбәпсез булырга тиеш түгел.
 
Татар хатыннары буйсынмау, дорфалыклары белән бераз аерылып торалар. Ирләребез татар хатыннарын кулга алучы буларак кырысрак, алар шулай тәрбияләнгән, бу геннарында. Шуңа күрә кайвакыт татар кызлары рус егетенә карый, алар йомшак, тәмле телле, ди. Татар кызлары дорфарак булганлыктан, егетләр дә рус кызларына карарга тырыша. Алданып китеп өйләнеп тә куялар. Ләкин алар бер-берсенә барыбер туры килмиләр, чөнки менталитет, тәрбия төрле, ахыр чиктә ул күренә башлый. Бер ир: “Хатыным эштән соң кайта башлады, дуслары беләнгел бәйрәм итәләр. Чит ирләр белән сөйләшеп тора. Гаиләгә дә игътибар күп түгел, үзен карый”, – дип зарланды. “Марҗага өйләнгән идеңме әллә?” – дигәч “Әйе!” – диде. “Тынычлан. Син аны берничек тә үзгәртә алмыйсың. Өйләнгәнче уйларга кирәк иде. Башта үзеңә дә аның аралашучан булуы охшаган”, – бит дидем.
 
Татар хатыннары кырыслыкны, ирдән бераз шүрләп торуны яраталар. Алай булмаса әзрәк кенә ычкынып китәргә мөмкиннәр.
 
Кырыслык ул явызлык, теләсә ничек акыру-бакыру дигән сүз түгел кыйнау да түгел. Кайбер ир кыйнарга кирәк, дип уйлый. Хатын-кызны кыйнарга кирәкми. Әгәр дә хатын ирне кыйнар дәрәҗәгә җиткергән икән, ул хатын белән тормавың хәерлерәк. Ир табигате буенча хатынны кыйный алмый. Әгәр дә хатын гаиләдә мужик булып кыланса, каршы дәшсә, акырса, өйрәтсә, ирне: “Син беркем түгел, син тегеләй син болай, бернәрсә булдыра алмыйсың!” – дип мыскыл итсә бу ир көннәрдән беркөнне бу хатынны психологик яктан ир дип саный башлый. Ир белән ир проблеманы сүз белән хәл итә алмасалар сугышалар. Әгәр ир хатынга кулын күтәргән икән ул бу хатынны инде мужик дип уйлый башлаган. Тышкы яктан ул хатын-кыз, ләкин үз-үзен тотышы белән мужикка әйләнгән. Хатын-кыз ирне үзенә сугар дәрәҗәгә җиткезә, тик торганда сукмый бит ул. Исерек булса бәлки сугадыр. Ир хатынга кул күтәргән икән икенче тапкыр кычкырышкада ул тагын кул күтәрергә мөмкин. Хатын да, ир дә суккач кына туктаячагын белеп тора, бу дәрәҗәгә җиткерергә ярамый. Әмма хатын ирнең карашыннан аңларга тиеш, кыздырсаң сугып җибәрергә мөмкин икәнен. Ир хатынын кыйнарга тиеш түгел, әлбәттә.

ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру
№ --- | 10.10.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments