поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.10.2017 Шоу-бизнес

Ди-джей Радик: «Моңа кадәр дә балаларым бар иде»

Мәскәүдә яшәүче ди-джей Радик күптән түгел әти булды. Башта ул никтер бәби көткәннәрен яшереп йөрде. Былтыр, шушы вакытта, хатыны Сылу белән Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә туй гөрләттеләр. “Хатыным университетта укый, ә мин гастрольләрдә, бала - соңрак”, - дип әйткән иде интервью вакытында җырчы.

Сабыйга Марсель дип исем кушканнар. Хәзер Радик көн дә эштән ашыга-ашыга улы янына кайта.
 
- Радик, ничек соң әти булулары?
- Әйбәәәт! Үзе бер рәхәт! Марсель төннәрен концертлар куя башлады инде. Күрәсең, эче авыртадыр. Башта әнисе төн буе аның белән йөреп чыга, иртәнгә таба Сылу йокыга тала һәм бала карау миңа күчә.

- Исемне кем сайлады?
- Сылу авырга узгач ук, Марсель дип сөйли башлады да мин каршы килмәдем. Матур исем, миңа ошый.
 
- Мәскәүдә бала табу кыйммәтме?
- Очсыз димәс идем. Сылу дәүләтнеке булган балалар йортында тапты. Әмма һәр клиникада контракт системасы бар. Анда барлык уңайлылыклар да тудырылган. Бу хезмәтнең хакы – 120 мең сум. Балалар табу йортында уздырган 3 көн өчен дип исәпләсәң, кыйммәт чыга.
 
- Хәзер бит бала табу процессы вакытында әтиләр дә янда тора.
- Юк, мин алдан ук каршы булдым. Дөресен генә әйткәндә, ул әйберне аңлап бетмим. Миңа калса, ул ир-атның психикасына начар тәэсир итә.
 
- Балага әйберләрне алдан ук әзерләп куйган идегезме?
- Әйе, туганчы ук. Юк-бар имеш-мимешләргә ышанмыйбыз. Вакыт булганда, барысын да алып, әзерләнеп тордык. Безнең өчен иң мөһиме – сыйфат. Карават икән, ул – агачтан, кием икән, ул – киҗе-мамыктан булсын. Коляскабыз да шәп, 100 мең сумлык. Үзе җиңел, үзе уңайлы.

- Дәү әти һәм дәү әниләр сөенеп бетә алмыйдыр?
- Сылу ягында бишенче онык туды, ә минекеләр өчен – тәүге. Әлбәттә, сөенеп бетә алмыйлар. Сылу медицина университетында укый. 6 елын укыды инде, хәзер 2 ел – ординатура. Бала табу белән укырга чыкты. Хәзер баланы минем әни караша.
 
- Сез, әти буларак, ничек ярдәм итешәсез?
-Мин акча эшлим. Көн-төн эштә мин. Әлбәттә, бушагач, ашыга-ашыга Марсель янына кайтам. Кызганычка каршы, эшемне ташлап, өйдә генә бала белән утыра алмыйм. Проектларым күп. Ә һәр проектым – үл үзе бер бала. Аларның һәркайсын карарга, үстерергә кирәк. Әйе, моңа кадәр дә балаларым бар иде, әмма хәзер иң мөһиме туды. Үзең әти булмыйча, аның бар рәхәтен дә татып булмый икән. Бар хатын-кызга да – әни, ир-атларга әти булу бәхетен телим.
 
Шулай ук укыгыз: Dj Радикның баласы туган

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»