|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2010 Җәмгыять
БЕРГӘ БАЛА ТАБУ?!Күптән түгел бер танышым ире белән бала тапты. Әйе, нәкъ шулай, сабыйны бергә тудырдылар. Тулгак вакытында да, нарасый дөньяга аваз салганда да ире янәшәсендә иде. Тик ни хикмәт, ярты ел уздымы икән, танышымны ире ташлап китте бит. Имеш, гел матур, чибәр, пөхтә тоелган хатынын бала тапканда арыган, хәлсез кыяфәттә күргәч, күңеле кайткан. «Мин аны яратмавымны аңладым. Хатыныма карата хисләрем суынды», – ди. Ә менә «Татар радиосы»нда алып баручы Булат Бәйрәмов хатыны – җырчы Ләйсән Гыймаева белән бергәләп бала тапканнан соң, киресенчә, хатын-кызларга карата хөрмәтем артты, диде. – Булат, ни өчен сез бергә бала табарга булдыгыз? Әллә Ләйсән үзе тәкъдим иттеме?
– Дөресен әйткәндә, бу ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Бәби туарга бер ай кала без бала табу йортына консультациягә бардык. Ә андагы табиблар: «Бергә табарга теләмисезме?» – дип, үзләре тәкъдим иттеләр. Бераз уйлашкач, риза булдык.
– Моңа ничек әзерләндегез? Махсус консультация узгансыздыр, әйеме?
– Әлбәттә! Консультация берничә көн булды. Анда нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә, үзеңне ничек тотарга, барысын да сөйләп, аңлатып, күрсәтеп бирәләр. Безнең кебек парлар шактый иде. Бу адымга бергәләшеп икенче тапкыр баручылар да очрады. Мин әле интернеттан да әлеге темага шактый өстәмә материаллар, башка кеше фикерләрен укыдым.
– Ләйсәнгә бала тапканда ничек тә булса ярдәм итә алдым дип уйлыйсыңмы?
– Күп кешедә бергә бала табу турында ялгыш фикер яшәп килә. Ир-атның иң төп ярдәме тулгак вакытында кирәк. Ул процесс 5-6 сәгать барырга мөмкин. Ул вакытта хатынга дөрес сулыш алырга, махсус күнегүләр ясарга һәм мораль яктан ярдәм итәсең. Бу яктан Ләйсәнгә минем ярдәм тиде дип саныйм.
– Ә бала туганда нишләдең?
– Бала тудыру бүлмәсенә мин кереп тә тормадым, беренчедән, анда тәҗрибәле табиблар эшли, ә мин медицинада градусник куюдан башканы белмим (көлә), икенчедән, ул процесс озак бармый, өченчедән, кирәк булса, мин ишек артында гына бит. Бала тугач, акушерлар мине чакырып, сабыйны кулыма тапшырдылар.
– Йә, әти кеше, нинди хисләр кичердең инде?
– Яңа туган сабыйны кулга алган чактагы хисләрне сүз белән генә әйтеп биреп булмый, моны тоярга кирәк! Һәр ата-анага үз сабые һәрвакытта да дөньяда иң матуры булып кала! Кайсыбызга күбрәк охшаганын карадым.
– Минем теге танышымны ташлап киткән ир кебек, Ләйсәнгә карашың үзгәрмәдеме соң?
– Мин бала тудыру бүлмәсенә кермәгәч, барысын да күрмәдем бит инде. Хатын-кызның икенче кешегә гомер бирер өчен нинди газаплар аша узганын аңлыйсың, бу очракта хөрмәт хисеннән башка нәрсә булырга да мөмкин түгел. Мондый адымга баруыма һич кенә дә үкенмим. Бергә бала табу һәркемнең шәхси эше. Бу ысулны Европада инде күптән кулланалар. Безнең илдә ул әле алай ук киң таралыш тапмаган. Моны һич тә мода артыннан иярү дип кабул итәргә кирәкми. Бу табигый процесс һәм көтелгән сабыең якты дөньяга килгәндә бергә булудан да зуррак бәхет юктыр!
***
«Бергә бала табу иреңне сынау, чын йөзен ачу өчен менә дигән җай. Бу ысул бары бер-береңә нык ышанганда гына файдалы. Ир кеше күзәтүче түгел, чыннан да ярдәм итүче булырга тиеш», – ди психолог Дарья Павлова. Тик менә берничә кат уйлаганнан соң, ирегез чыннан да бу процесска әзер булса гына бергәләп бала табарга мөмкин. Иң авыр чакта куркудан агарынып егылган ир тулгактан газапланган хатынының хәлен әллә ни җиңеләйтә алмас шул...
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|