поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.10.2017 Ир белән хатын

"Таш курчакка әйләндерде мине ирем..."

Көндәгечә, арып-талып, ике кулга азык-төлек белән шыгрым тулы сумкаларымны күтәреп, кайтып кергән генә идем, ишектә кыңгырау чылтырый. Өске каттагы күршем Алинә икән.

- Гөлсем, ачуланма, зинһар өчен! Бераз синең яныңда сөйләшеп утырып чыгарга дип кергән идем, - ди. 
- Юкны сөйләмә әле, кер әйдә! - дип күршемне аш бүлмәсенә чакырдым. 
 
Үзем алып кайткан ризыклардан кичке аш әзерләдем, шул арада Алинә белән чәйләп тә алдык. Без аның белән еш йөрешәбез.
 
Балаларыбыз башта бер бакчага йөрделәр, хәзер бер үк мәктәптә белем алалар. Әле кечерәкләр шул, мәктәпкә озатасы, каршы аласы бар. Ике күрше аралашып яшәүнең файдасы зур - балаларны эшкә барганда үземә ияртәм, ә төштән соң Алинә каршы ала. Аннан соң ипи бетсәдә, тоз бетсә дә, шуларга йөгереп керәм инде. Алинә дә һәрвакыт миннән ярдәм сорый. Кыскасы, яхшы, ярдәмчел күршеләр без. 
 
Бүген Алинә бик боек булып күренде. Кәефсез дә кебек. Юкка гына “Яныңда утырып торыйм әле” дип кермәс иде шул инде, башка чакта йомыш белән генә сугыла. 
 
И-и, Алинәгә карыйм да, безнең тормыш күк белән җир арасы инде, дип гаҗәпләнеп туймыйм мин. Кияүгә чыкканнан бирле беркайда да эшләмичә, өйдә хуҗабикә булып кына утыра ул. Бер-бер артлы алып кайткан балаларын тәрбияли, үзен бик карый. Ә ире Рәмис икешәр-өчәр атнага, ә кайчакта хәтта ай буена чит шәһәрләргә барып эшли. Хезмәт хакы югары, акчалары күп аларның. Шулай булгач, нигә Алинә эшләп изалансын?! 
 
Рәмис яннарына кайтып киткәннән соң, Алинә мактанып туя алмый инде: әле ресторанга баралар, әле гаиләләре белән ял итеп кайталар. Кыскасы, гаилә башлыгы өйдә вакытта рәхәтләнеп күңел ачып, акча тузыдырып кына яталар. Без исә ял итә дә белмибез, хәер, белер идең әле аны - артык акчаң булса. 
 
Алинәдән ире акчаны кызганмый шул. Күкрәкләрен күтәртте, зурайтты, төрле матурлык салоннарына йөреп кенә тора. Өйдә генә утырса да, һәрчак тырнаклары ясалган, күзләре буялган булыр. Яшерен-батырын түгел, минем ирем дә, аннан соң безнең аралашкан башка күршеләрнең ирләре дә, хатыннарын Алинәдән үрнәк алырга чакыралар, барысы да сокланып карыйлар. Әйтәм бит, сокланмаслык та түгел. 
 
Тик алар бергап-гади әйберне аңламыйлар: хатын-кызны  шундый дәрәҗәгә җиткергән кеше - ул Рәмис.
 
Алинә безнең кебек таңнан торып эшкә чапмый, йокысы туйганчы йоклый. Эшен башкарганнан соң, кибеткә кереп ризыклар җыеп, йөгерә-йөгерә өйгә кайтып ризык әзерләргә дә ашыкмый. Аның көне буш һәм ул барлык буш вакытын үзенәг енә багышлый.
 
Тагын иң мөһиме бар - өйдә тик утырганы өчен ире аң акча биреп тора! Минем, мәсәлән, иремнең хезмәт хакыт улысы белән диярлек ипотека “капларга” китеп бара, ә мин эшләгән акчаны мәктәпкә дә, бакчага да, фатир түләүләренә дә, киемгә дә, ризыкка да бүләсе бар! Әйе, калды монда матурлык салонына барып каш ясатырлык акча! 
 
Очын очка ялгап, бурычларга кереп, көчкә тормышны тартып барабыз бит. Алинәнең менә бу борчуларның берсе дә юк! Кулында акчасы бар - шуның белән бар да хәл ителде дигән сүз. Әле эштән арып кайтып, хуҗалык эшләрен тәмамлап, төн уртасында йокларга ятып та йоклый алмыйсың - ирнең күңелен күреп, кайчакларда таңда гына берничә сәгать оклап алырга өлгерәсең. Иртән дән кабат торып чаба башларгакирәк. Алинәнең буяктан да тыныч - ирен айга берничә кичтә генә күреп кала. Менә шуларны уйлап, бүгенгесе көнгә кадәр мин Алинәне бик бәхетле хатын-кыз дип уйлап, аннан ак көнләшү белән көнләшеп, аңа сокланып яшәгән идем. 
 
Юкка гына кермәгән ул минем яныма, әйтәм бит. Бераз дөнья хәлләрен гапләшеп алганнан соң, елый-елый зарлана башлады:
- Гөлсем, туйдым мин мондый тормыштан, шул кадәр туйдым. Рәхәтеңә чыдый алмыйсың дисеңме? Бәлки, шулайдыр да... Әмма рәхәттәтүгел бит. Җитеш, мул тормыш яшәсәм дә, күңелгә нидер җитми, җаным тыныч түгел бит...
 
Рәмис матур йөрергә мәҗбүр итә бит, операцияне ул кушканга гына ясаттым - кирәкми иде миңа матурлык хакына пычак астына яту! Кеше хатыннары кебек иртән эшкә чыгып китәсем килә, кеше арасында йөрисем килә, үземне кемгәдер кирәкле, файдалы итеп ис итәсем килә. Таш курчакка әйләндерде бит мине ирем. 
 
Инде сөйли башлагач, оят булса да әйтим: Рәмиснең назын да тоймыйм бит мин. Айга бер күрешкәндә дәйоклый ич ул.
 
Читтә йөргән нәрсәләре күп инде, барысын да белеп, сизеп торам. Сагынып та кайтмый, ярый ла шул балаларның күңелен күреп китә. 
Беребез бер җирдә, икенчебез икенче җирдә - шул да булдымы уртак гаилә тормышы?! Үзенә бу хакта сүз башласам, кызып китә, тавышчыгара: “Сиңа нәрсә җитми соң? Күпме акча гына биреп торам мин сиңа!” - дип җикеренә үк башлый. Акчада мени соң бәхет?!
 
Йөземә үк бәреп “Бәхетле хатын син, рәхәт чигеп кенә яшәп ятасың!” диючеләргә шул кадәр ачуым чыга. Минем тормышта берничә ай гына яшәп карасыннар иде алар, чыдарлык микәнен аңларлар иде... 
 
Рәмискә танышлар, дуслары, хезмәттәшләре арасында менә дигән ир, әти, гаилә башлыгы дигән сүз кирәк булганга гына, бу гаиләне таркатмыйча торабыз бит. Ул күптәннән минем белән кызыксынмый да, минем хәлем ничек, авырмыйммы - аңа барыбер. Мин дә инде, иремнең, газиз балаларымның әтисенең читтә башка хатыннарны назлап ятуын белә торып та, янәсе, сагынып, елмаеп каршы алырга мәҗбүр булып яшимен. Әллә ничә тапкыр аерылышырга талпынып карадым. Тик ул миннән аерылырга теләми. 
 
Ерак яшьлегемдә иптәш кызлар белән тәмәке көйрәтергә өйрәнгән идем. Рәмис белән танышкач та шладым. Унике ел тартмаган тәмәкегә кабат үрелдем быел - чыдап торып булмый хәзер.
 
Әле менә күңел тулгач, ярый синең яныңа кердем, юкса башка хатыннар белән булсам, һичшиксез шәраб эчәр идем. Соңгы арадак үпэчәм, тәмәкене дә күп тарта башладым. Рәмис кайткан арада да кайчан гына китәр инде дип өтеп торам да, ул ишектән чыгып юк булуга, шунда ук тәмәкегә үреләм. Ярый әле, балалар каникулга әбиләренә киттеләр, алар янынд аелап та булмый алайса, шунда ук әтиләренә хәбәритәләр. Аннан соң Рәмис шылтыратып җанымны ашый. Менә шундый минем тормышым, Гөлсем, йә, әйтәле, кызыгырлыкмы?
                           * * *
Мин нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәдем. Исем китте, колакларым ишеткәнгә ышана алмыйча тордым.
 
Кул астындагы каткан зур ит кисәгенә пычак белән ныграк-ныграк бастым - анысы да киселми бит, читкә алып куйдым.
 
Шул арада иремнең миңа берни дә ярдәм итмәвенә ачуланып алырга да өлгердем.
 
Менә сиңа мә! Сокланып туя алмаган идем бит Алинәнең рәхәт тормышына. Кабатлап әйтәм, мин генәтүгел, бөтен күрше-тирә көнләшәаның бай, мул, һәр яктан килгән тормышына. Чынлыкта хәлләр бөтенләй башкача икән бит. Алинә белән чагыштырганда, мин күпкә, бик күпкә бәхетлерәк икән ләбаса! Көн саен сумка-сумка ризык күтәреп кайтып, зарлана-зарлана ашарга пешерсәм дә, кайнар ашны салып бирергә ирем көндә кичен өйгә кайта ләбаса! Һәр төн саен аркага-арка терәшеп йоклыйбыз. Өйдәге ыгы-зыгыны онытып торыр өчен рәхәтләнеп эшкәйөрим. Шушы бит инде бәхет! Мин бит бик бәхетле икән, сөбеханалла! Шушы мизгелдән теге каткан ит кисәгенә кабат караш ташладым да, эчтән генә киселсә дә, киселмәсә дә, кадерле ирем кайтканчы аш әзерлисе бит әле дип уйлап, пычакка үрелдем. Иң мөһиме - эшеннән исән-сау, нурлы йөзләре белән кайтып кына керсен! Ә каткан ит кисәкләрен генә турарлы ккөч бар миндә.  
 
Камәрия Х. 

---
Себерке
№ --- | 09.10.2017
Себерке печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»