поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.10.2017 Милләт

Гүзәл затлар милләт сагында

Җиһанда үзенең кабатланмас матурлыгы белән алтын көз тантана иткән кояшлы көннәрнең берсендә Кочко-Пожар мәдәният йорты янәдән мәш килде: 22 сентябрьдә биредә зур мәдәни чара – Түбән Новгород өлкәсе хатын-кызларының II нче җыены һәм аның кысаларында районара “Нижгарбикә-2017” конкурсы шаулап үтте.

Әлеге чараны Түбән Новгород өлкәсенең эчке эшләр һәм Татарстан Республикасының мәдәният минис- трлыклары ярдәме белән өлкә татарлары милли- мәдәни автономиясе, “Ак калфак” өлкә һәм районара татар хатын-кызлары оешмасы, Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге, өлкә “Туган як” газетасы, Кочко-Пожар администрациясе һәм мәдәният йорты дирекциясе оештырды, ә мәгълүмати булышлыкны “Нижгар татарлары” журналы, «Туган як» газетасы, Сергач телевидениесе һәм “Татар радиосы - Сергач, 91,4” күрсәтте. Җыенның төп максаты – авылларда яшәүче актив хатын-кызларны берләштерү, хатын кешенең гаиләдә, җәмгыятьтә уйнаган мөһим ролен билгеләү, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап үстерү.

Билгеләнгән вакытка клуб фойесы татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Пильна, Сергач, Спас һәм Сечен районнарыннан җыенга килгән катнашучылар һәм тамашачылар белән тула башлады. Араларында татар халкының милли күлмәкләрен, алъяпкыч- камзулларын, калфакларын, читекләрен киеп килгән хатын-кызлар шактый иде һәм алар әлеге чарага аерым бер бизәк өстәде. Беренче булып тамашачыларны Спас районы Татар Моклокасыннан килгән “Сәрбиназ” җыр коллективы нижгар такмаклары белән сәламләде. Аннары татар милли киемнәре кигән Сергач шәһәренең “Раздолье” рус бию төркеменең татар халык биюен искиткеч оста итеп башкарулары кайнар алкышларга күмелде һәм хәтта “Афәрин!” сүзенә дә лаек булды. Сәламләү өлеше тәмамлангач, сәхнәгә өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов күтәрелде. Ул залда утыручыларны бәйрәм белән котлады һәм зәвык белән бизәлгән сәхнә түренә күпләр яраткан шагыйрә, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Яңа гасыр” радиосының баш редакторы Шәмсия ханым Җиһангированы чакырды, кыскача аның биографиясе белән дә таныштырып үтте. 

- Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, ерак-еракларда яшәүче кан кардәшләр! Мин сезгә бик теләп, бик сагынып килдем. Мине чакыртуга сәбәпче булган барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Мин беләм, сезнең яклар талантларга бик бай, алар безнең мәдәниятебезнең милли хәзинәсен баетуда бик зур роль уйныйлар. Яраткан иҗатташым, дустым Ра- мил Курамшин да сезнең авылныкы бит. Табигатьтән бирелгән акыл иясе, Татарстанның халык артисты белән без бик күп тапшырулар эшләдек, аның үз шигырьләренә үзе көй язып, үзе үк башкарган яз- малары радионың алтын фондында саклана. Озын сүзнең кыскасы, мин сезнең белән күрешүгә бик шат, бу очрашудан барыбыз да рухи азык алсак иде, мин дә яңа иҗади җимешләр – шигырьләр язар өчен сезнең нурлы йөзләрегездән рухи азык алып китәрмен дип ышанам, - диде шагыйрә һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламнәр җиткергәннән соң, “Татар поэзиясендә Ана һәм хатын-кыз образы” темасына багышланган Түгәрәк өстәлне башлап җибәрде.
 
 
Шәмсия Җиһангированың талантын яратмаган кеше бик сирәктер дип беләм. Үз шигырьләре белән ул күңелендәге хис-тойгыларын, уй-кичерешләрен ачып сала, аларны укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Матур, сылу буйсынлы, искиткеч ягымлы тавышлы, иҗаты белән кешеләргә җылылык өләшүче, кояш кебек елмаеп үзенә җәлеп итүче мөлаем Шәмсия ханым бөтен шигырьләрен диярлек яттан сөйләде. Халык арасында аның шигырьләрен яттан белүчеләр дә, яратып китаптан укучылар да бик күп. Шуңа мисал итеп, шагыйрәнең гыйбрәтле, тирән мәгънә салынган “Кыйбла барлау” исемлесе Файлә Курамшина укуында яңгырады. Аның иҗаты күпкырлы: дини темага, табигать белән хозурланып, туган якны сагынып язылганнары да, телне саклау мәсьәләсенә кагылганнары да, фәлсәфи, лирик шигырьләре, балалар өчен атал- ганнары да бихисап. Шигырьләр арасында Ана, аны олылау, аның өчен борчылу һәм хатын-кыз образына, чын мәхәббәткә, тормыш, яшәү мәгънәсенә багышланганнары аерым урын били.
 
 
Ә проза әсәрләре авторы була- рак, Шәмсия ханымның гыйбрәтле язмышын чагылдырган “Яшел гармун” исемле автобиографик повестеннан өзек укуы беркемне дә, миңа калса, битараф калдырма- гандыр. Нечкә хисле ханым шагыйрь генә түгел, җырчы да әле. Бик күп үзешчән һәм профессиональ композиторлар аның лирик яңгырашлы шигырьләренә көй язганнар. Без бу җырларның кайберләрен Шәмсия ханымның үз башкаруында тыңлау бәхетенә дә ирештек, ә ул бераз ял иткән арада авыл һәм район мәдәният йортларында уза торган мәдәни чараларның даими катнашучысы, талантлы кызчык Диляра Гаязетдинова тамашачыларны “Күгәрчен гөрлидер” дигән татар халык җырын башкаруы белән сөендерде. 2,5 сәгать дәвамында тамаша- чыларга илаһи мизгелләр бүләк итеп, җанга, күңелгә дәва булырлык Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен, җырларын халык тын да алмый йотлыгып тыңлады һәм һәрберсен көчле алкышларга күмде. Кыскасы, “Түгәрәк өстәл” зур оешканлык белән узды һәм ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. Бәйрәм булгач, әлбәттә, бүләкләр дә була. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормышта әйдәп баручы хатын- кызларга - Сергач районыннан Гөлнур Мангушевага, Спас районыннан Кәримә Салихҗановага, Пильна районыннан Әлфия Аймалетдиновага, Сечен районыннан Гүзәл Азизовага, Кызыл Октябрь районыннан Сәрия Аймалетдиновага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, ә Кочко-Пожар мәдәният йортына караокелы DVD плеер тапшырылды.
 
 
Нижгар татарларының дини һәм милли гореф-гадәтләре үсешенә керткән өлешләре өчен Сергач районыннан Гөлнур Зи- ганшинаны, хезмәттәшебез, газетаның яшьләр бүлеге редак- торы Румия Хамзинаны, Гөлнара Нәвретдинованы, Равилә Осма- нованы, Спас районыннан Наилә Кинзябаеваны һәм Татьяна Якубованы Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтенең региональ һәм эчке сәясәт министрлыгының иҗтимагый сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Шумакова шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. РНКАТНО тарафыннан шундый ук хатларга Пильна районыннан Хасәнә Сөләйманова, Рамилә Низаметдинова, 50 яшьлек юбилее уңаеннан Әлфия Аймалетдинова, Сергач районыннан хезмәттәшебез, “Туган як” газетасының җаваплы сәркатибе, районара “Ак калфак” оешмасы кураторы Наилә Жиһаншина, Кызыл Октябрь районыннан Гөлнара Фатехова лаек булдылар.
 
Сергачтагы “Татар радиосы”ның генераль директоры Фәрит Аймалетдинов “Бүләккә җыр” тапшы- руын алып баручы диктор Альбина Әндәрҗанованы, “Күңел җылысы” тапшыруы дикторы Тәнзилә ханым Паламарчукны намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләп, матур шәл-яулыклар тапшырды. Шуның белән мәдәни чараның беренче өлеше тәмамланды. “Нижгарбикә-2017” өлкә конкурсы алдыннан барлык кунаклар чәй белән сыйландылар һәм Азат Жиһаншин саф һавада учак ягып, казаннарда пешергән кайнар, тәмле пылаудан авыз иттеләр.
 
 
Бөек рус язучысының билгеле поэмасы “Есть женщины в русских селеньях…” дигән сүзләрдән башланып китә. Татар авылларында да булган һәм бар утны-суны кичәрди хатын-кызлар. Һәм бу көнне Кочко- Пожар клубының сәхнәсендә нәкъ шундый уңган-булган, батыр, зирәк алты ханым “Нижгарбикә-2017” исеме өчен ярышты - Сергач районын- нан Кочко-Пожарда яшәүче, Шөбиле администрациясендә хезмәт итүче Наталья Бәдретдинова, Спас райо- ныннан Татар Моклокасы урта мәктәбенең өлкән вожатые Сания Магҗанова, Кызыл Октябрь районыннан Пашат авыл китапханәчесе Йолдыз Юсипова, Сечен районы Красный Остров авылыннан элемтә бүлеге начальнигы Зифа Җаббарова, Пильна районы Сафаҗай авылыннан укытучы Надирә Зиннәтуллина һәм Яңа Мо- чалида яшәүче Петрякс мәктәбе укытучысы Гөлнара Гимранова көч сынаштылар. Конкурсны, гадәттәгечә, барыбызга да яхшы таныш булган җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә ханым Паламарчук алып барды. Тамашачыларны сәламләгәннән соң, ул сәхнәгә катнашучыларны чакырды. Матур милли киемнәр кигән берсеннән- берсе матур ханымнарны зал алкышлап каршы алды. Барча халыкны, кунакларны район адми- нистрациясе исеменнән мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина сәламләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Конкурс программасы башланыр алдыннан Тәнзилә ханым жюри белән таныштырды.
 
Конкурсант ханымнарның чыгышын Рамил Салихҗанов, “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов һәм “Татар радиосы - Сергач, 91,4” радиоканалының җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов бәяләде, ә исәп-хисапны үткән елда “Нижгарбикә” исемен алучы Гөлнара Нәвретдинова алып барды. Конкурс программасы дүрт биремнән торды. Беренчесендә, визит карточкасында катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Сәхнәләштергән күренеш, видеопрезентацияләр, булышу төркемнәре ярдәмендә барысы да бик кызыклы, мавыктыргыч, тамашачыда үзләре турында тулы бер образ булдырырдай итеп сөйләделәр. Икенче бирем бишек җыры иде. Барысы да бишек җырлары җырлап бала үстергән әниләр булганга, бу биремне дә лаеклы ерып чыктылар. Өченче бирем иң тәмле, безнең уңган ханымнар өчен иң җиңеле булгандыр – алар жюрига үзләре пешергән милли ашларны тәкъдим иттеләр. Ул пәрәмәчләре, өчпочмаклары, кабартма-бәлешләре, кыстыбыйлары, кош телләре, баллы тортлары – барысы да искиткеч тәмле иде.
 
Алар бу ашларны иҗади формада, матур бизәлешле итеп тәкъдим иттеләр, башларындагы яулыкла- ры, билләрендәге алъяпкычлары бигрәк килешле иде үзләренә. Шулай ук үзләренең мавыгула- ры белән дә таныштырдылар. Аш пешерүдә, гөлләр үстерүдә, чигү- бәйләүдә безнең татар ханымнары- на тиңнәр юк инде. Дүртенче бирем чын-чынлап кечкенә генә концерт булды, анда ханымнар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр – җырладылар, биеделәр. Йолдыз “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын искиткеч матур, моңлы итеп башкарды, җырга карата декорацияләр дә әзерләгән иделәр. Гөлнара бу биремне үзенчәлекле итеп үтәде – башта сөйләп залны көлдерде, аннары Иске Мочали клу- бы директоры Вәлит Әхмәтҗанов җырлавын тыңларга тәкъдим итте. Менә кая тавыш, менә кая талант! Алкышларның иң көчлесе аңа булды, хәтта тагы да җырлавын үтенделәр, әмма аның концерты түгел иде шул бу көнне. Наташаның иҗади номеры искит- кеч матур иде – ул булышу төркеме белән “Каз канаты” биюен башкарды, сәхнәдә, әйтерсең, аккошлар йөзеп йөрде. Зифа шаян бию башкарып, сәхнәдә очып йөрде, ә Надирә искиткеч матур, талгын хәрәкәтләр белән шулай ук татар биюен күрсәтте.
 
Саниянең җырлавы үзешчән сәнгать яратучыларга яхшы таныш, бу юлы да ул матур тавышы белән тамашачы күңелен яулады. Тулаем алганда, конкурс бик матур, ачык булып үтте, барлык катнашучы ханымнарның әзерлеге юга- ры булганга, жюриның эше ай-һай авыр иде. Ханымнарның һәрбересе үзенчәлекле булып, төрле яклары белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Йолдыз исеменә җисеме дигәндәй, сәхнәдә йолдыз кебек балкыды, һәр чыгышы чын тамаша иде, Гөлнара үзенең гадилеге, бер- катлылыгы белән күңелләрне яулады, Наташа, әйтерсең, бер ханбикә иде, үзен бер яктан үтә дә затлы, зәвыклы итеп тотса, икенче яктан, гадилеге ташып торды. Зифага килгәндә, ул бала кебек самими- леге белән күңелләрне җәлеп итте – алкышларга сөенә, күзләре яна. Ә Надирә зыялы татар хатыны булуы белән сокландырды – искиткеч матур сөйләве, аккошныкыдай матур, үлчәнгән хәрәкәтләре, үз-үзен тотышы, модалы журнал битләрендәге фотомодельләрнекедәй матурлыгы – барысы да урынлы. Саниянең үз-үзен чын артистларча тотышы, профессиональ чыгышлары истә калырлык иде.
 
Әмма конкурс булгач, җиңүчене билгеләргә кирәк һәм “Нижгарбикә- 2017” исеменә жюри Йолдыз Юсипованы лаек дип тапты. Наташа “Хуҗабикә” номинациясендә җиңүче дип билгеләнде, Гөлнарага “Иң зирәк хатын-кыз” исеме бирелде, Зифа “Иң сәләтле хатын-кыз” буларак бүләкләнде, Сания “Үз эшенең остасы” дип табылды, ә Надирә “Тамашачы симпатиясе” призына лаек булды. Барысы да өлкә автономиясе, “Туган як” редакциясе тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, Йолдызга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дә бүләк тапшырылды. Ә “Татар радиосы - Сергач, 91,4” студиясе исеменнән нижгарбикәләр котлаулар бирү өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр. Һәм, әлбәттә, һәрбересенә чәчәк бәйләмнәре бирелде. Аларны булдырырга Сергачтагы “Континент” сәүдә үзәгенең директоры Фаил Хамзин ярдәм итте. Мондый зур чараларны чыгымнарсыз уздырып булмый, әлбәттә, һәм шуңа да спонсорларны аерым билгеләп үтәргә кирәк.
 
 
Җыенга килгән һәрбер хатын-кызга бүләкләрне автономия әзерләде, ашату-эчертү чыгымнарын һәрвакытта ярдәм итәргә әзер торучы дусларыбыз – авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Харис Хакимов, Сабир Магҗанов, Фаил Арифуллин, Рушан Идрисов һәм Сергач райпосы рәисе Равил Мангушев тулаем үз өсләренә алдылар. Алар барысы да автономия исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Әлбәттә, автономия рәисе Надир Хафизовка, Рамил Салихҗановка, оештыру эшләрен башкаручы, тынгы белмәгән, тиктормас Рәзилә Ахмадуллинага, аның ярдәмчесе Әлфия Бадяутдиновага рәхмәт. Ә инде Кочко-Пожар клубы хезмәткәрләренә - директор Ибраһим Мусинга, художество җитәкчесе Эльвира Мусинага, аккомпаниатор Азат Жиһаншинга, җыештыручы Әлфия Шакировага рәхмәтнең иң олысы – алар бу юлы да чара югары дәрәҗәдә узсын өчен алны- ялны белмичә тырыштылар. Шулай бергәләп быел да ерып чыктык башлаган эшебезне һәм киләсе очрашуларга кадәр, дуслар! 
 
Кадрия СӘМИУЛЛИНА, Наилә ЖИҺАНШИНА.
Илнар САДЕКОВ фотолары.
 
 

---
Туган як
№ --- | 06.10.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»