• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 30 Май Рәниф Шәрипов
  • 30 Май Хәния Фәрхи
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • Яр Чаллыда эре, яхшы авыл бәрәңгесе сатыла. Килограммы 20 сумнан.Капчыгы-600 сум.т.89674643949.
  • Мәктәп һәм ял лагерләрендә ял итүче балаларны Казан һәм Татарстан буйлап гизәргә экскурсия оештырабыз. Тарих, кызыклы риваятьләр тыңлап илебез белән горурлана алалар. Белешмә өчен телефоннар: 8 843 2585700 һәм 89033424431
  • Общежитиеда булмә сатыла. Аерым туалет ясау, су керту мөмкинлеге бар, булмәдә җиһаз һәм техника кала. Бәясе 780 мең. Ипотека, маткапитал бн дә алырга мөмкин. 89053104269
  • Актанышта Южная урамында яхшы хәлдәге кирпич гараж сатыла, 17,4 кв.м. Бәясе килешу буенча. Тел.89274687879
  • Кафель, плитка ябыштыру. Ванна булмәсе тулысынча ремонт. Тулысынча яки өлешчә квартирга ремонт ясау. Купьеллык тәҗрибә. тел.89375288023. Казан.
  • Казанның «Салават күпере» торак комплексында вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы – 65кв.м. Адресы – Нурихан Фәттах урамы 17/4 йорт. Автобус тукталышына җәяүләп 2 минут барасы. Фатир 18 катлы йортның 12 катында. Фатирга керүчеләр үз җиһазлары һәм техникалары белән күченә ала. Буш фатир кирәк булмаган очракта – хуҗаларның фатирны җиһазландыру мөмкинлеге бар. Айлык аренда бәясе – коммуналь түләүләрне дә кертеп – 15000 сум. Белешмәләр өчен телефон – 89047606128 (фатир хуҗасы)
  • Алып баручы. Туйларыгызны, никахларыгызны, юбилей, туган көннәрегезне матур итеп алып барабыз. Балтач, Арча, Казан. 89655807850
  • Бәрәнге орлыгы сатыла. Яшел Үзән районы. 89050390335
  • Сыер, тана ике бозаулаган Ютазы ягында. 89272479286
  • Яхшы хәлдәге Гранта машинасы сатыла, төсе ак. 2015 елгы. 89375206829

 

 

 
Архив
 

               

05.10.2017 Ир белән хатын

Язмыш көтмәгәндә бүләкли: 65 яшендә кабат кияугә чыга

Мине һәрвакыт аның язмышы кызыксындырды… Битендәге һәрбер җыерчыгы нидер сөйли, үзе кебек чиксез бер рәхәтлек тарата сыман. Тормышка булган мәхәббәте, күңел җылысы якындагыларны да җылытырга сәләтле.Сүзем Арча районы Наласа авылында гомер итүче Мәйсәрә әби турында.

Аңа хәтта “әби”дию дә кыен, Сөбханалла гына әле ул, синең белән мине дә уздыра; яше, карты диеп тормый, барчабыз белән дә уртак тел таба ала. Шуның белән дә ул мине үзенә җәлеп иткәндер дә. Күпчелек әбиләр кебек ак яулыгын бәйләп, өстәл артында бал-май белән чәй эчеп, сериаллар карап, килененең һәрбер эшеннән кимчелек табып утыручы әбиләр рәтеннән түгел ул. Кызлар белән беррәттән суын да китерә, керен дә юа, кич белән кем-кемне озатканын да безнең белән бик тәфсилләп сөйләшеп утыра әле ул. Ә иң мөһиме ул ярата белә:тормышын, туган йортын, балаларын.
 
Сез язмышка ышанасызмы ? Нәрсәнең дә булса һичшиксез булачагына? Мәхәббәткә? Әлеге сорауларны берникадәр вакыт алдан биргән булсалар, мин, мөгаен, “юк” диеп җавап биргән булыр идем. Ләкин Мәйсәрә апа белән Гәбдрәшит абый арасында булган хис мине бүген киресенчә җавап бирергә этәрә, чөнки алар гомер көзенә кергәч кенә, “инде бу тормышта без күрмәгәннәр калмагандыр ул” дигәч кенә табышалар.
 
Яшьлегендә ул кияүгә чыга, әмма әнисе кинәт вафат булу сәбәпле, авыру апасын карарга кирәк булганга кабат туган йортына кайтырга мәҗбүр була,. Аны да югалтканнан соң ул ялгызы яшәвен дәвам итә. Тик язмыш дигәне аны сабырлыгы, күңел матурлыгы өчен үзенә тиң насыйп яр белән көтмәгәндә бүләкли.
 
Гәбдрәшит абый белән танышуларында “Акчарлык” газетасы мөһим роль уйнаган. Мәйсәрә апа анда мәкалә язып җибәргән була һәм ул тол ир күзенә чалына. Гәбдрәшит абый танышларынан язманың авторы турында белешкәч, аңа үзе турында хат язып җибәрә. Мәйсәрә апа аптырашта калганнан соң, җавабында тормышын үзгәртергә теләмәве турында белдертә. Тик үҗәт бабайны бу гына туктатмый, бер көнне шулай, ерак араны якын итеп, ул Мәйсәрә апа йортының ишеген шакый. “Үзен-үзе тотышы, авылдашларының аңа булган мөнәсәбәте аша мин аның никадәр яхшы кеше икәнен аңладым” дия иде Гәбрәшит абый. Шулай итеп 65 яшендә ул кабат кияугә чыга. Шул көннән бирле алар яшь парлар да сокланырлык итеп, иңгә-иң куеп тормыш итә башлыйлар . 13 елдан артык гомер бер көн кебек бәхеттә уза да китә. Мәйсәрә апаның күңеле киң булу сәбәпле ул Гәбдрәшит абый белән бер йортта яшәүче улы, килене, ике оныгы белән дә уртак телне җайлы гына табып, тиз арада гаилә әгъзасына әйләнә.
 
Тормыш шулай үз көенә барганда гына, ни кызганыч, быел яз Гәбрәшит абый арабыздан китеп барды. Әлеге ике йөрәкне бәйләп торучы җеп шулай кинәт өзелде. Мәйсәрә апаның ул көннәрдәге күңел халәтен сүзләр белән генә җиткерү бик кыен. Инде тормышымны тамырдан үзгәрттем, тулы бәхеттә яши башладым дигәч кенә, болар барысы да юкка чыга. Тик һәрвакыт булганына шөкер кылып яшәүче әби, язмышына, соңгы мәхәббәтенә чиксез рәхмәтен белдерә.Бүген дә ул бабайсын(ә ул аңа яратып гел шулай дәшә иде) , бергә уздырган иң бәхетле көннәрен сагынып яши. Юк, ул кире үз авылына кайтып киткән диеп уйламагыз, аны анда хәзер гаилә эгъзалары җибәрергә уйламыйлар да. Мәйсәрә апа Наласада яшәвен дәвам итә, аның рухына диеп нигезендә дога кыла һәм барып ирешәчәгенә чын күңелдән ышана…Мәхәббәтнең, “бабай”сының җылылыгын тоеп яшәгәнгә бүген дә аның күзләрендә бәхет очкыннары чагыла…
 

Камилә НАСЫЙБУЛЛИНА
Идел
№ --- | 05.10.2017
Идел печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments