|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2017 Шоу-бизнес
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә: әниемнең дә, минем дә төшебезгә керми...25 сентябрь көнне Хәния Фәрхи истәлегенә концерт оештырылды. Әлеге кичәгә мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина нәкъ Хәния апа образында килгән. Хәния Фәрхинең стилисты Рамилә Гайнетдинова легендар җырчының “прическа”сын аның сеңлесенә кабатлап ясаган. Акчарлак басмасы Фирүзә ханым белән элемтәгә кергән.
– Барлык кешеләрнең дә диярлек төшләренә керә. Әмма әниемнең дә, минем дә төшебезгә бер тапкыр да кермәде. Хәзрәт: “Сездән риза ул, шуңа керми”, – ди. Уйламаган, сагынмаган бер генә секунд та юк . Концертта кигән күлмәкләрен дә кочып йоклап карыйм, югыйсә. Вакытсыз киткәненә акыл ышанса да, йөрәгем ышанмый,- дип уртаклашкан ул.
--- |
Иң күп укылган
|