поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2017 Ана теле

Ана теле: Исемең телебез хәзинәсеннәнме?

Исемен кеше үзе кушмый, әмма гомере буе ул аны уенда йөртә. Тәкъдир шулай язган инде: татар баласының исеме аның милләте, халкы тарихының бер бөртеге. Тагын шунысы: исемең ана телебез белән аерылгысыз бәйләнештә. Бүгенге сөйләшүебез дә шул хакта.

    Өйрәнер өчен лингвистик чыганак буларак татар исемнәре олы бер хәзинә ул; Бу категорияне өйрәнүче ономастика фәнебез дә дөньякүләм билгеле. 

   Татарның исем+тел мөнәсәбәтен бик борыңгы заманнардан ук күзәтергә була. Исем сайлаганда тел, сөйләм кануннары мәҗбүри истә тотылган. Иң беренче ул – ана телеңнең аңлаешлы, уңай мәгънәле, әйтергә җайлы сүзе булсын. Уңай мәгънәле дигәндә күз уңында милли рухлы, аһәңле, яшәештә тәрбияви әһәмиятле сүз тотыла. Менә кайберләре: – яшәү мохитенең, табигатьнең кешегә иң файдалы, кадерле, кирәкле нәрсәләре атамасы (Кояш, Ай, Йолдыз, Чулпан, Җиһан); табигатьнең кешегә якын, кадерле күренеш, манзаралары (Нур, Тамчы, Энҗе, Ләйсән); кешенең иҗтимагый дөньясы белән бәйле , милләтне саклау, имин яшәү өчен кирәкле йола-гадәтләр белән бәйле уңай сыйфатлары (Гадел, Ирек, Батыр, Мәргән, Бай); кешенең иминлеген, сәләмәтлеген саклау өчен кирәкле әгъза, сыйфатлары (Бәгырь, Йөрәк, Күз, Каш, Миң. Гүзәл, Иркә, Сылу); кешегә рухый якын җанвар, терлек, кошларның (Арслан, Шоңкар, Лачын, Былбыл, Карлыгач); агач, үлән, чәчәкләрнең (Гөл, Чәчәк, Миләүшә, Роза, Ландыш) атамалары.

   Шушы таләпләр бик борынгыдан үтәлеп киленгән. Тарихи чыганаклардан күрәбез ки, безнең Әтнә төбәге зиратларындагы иң борынгы (16 нчы гасыр) кабер ташларындагы исемнәр дә шуны раслый (Айбикәч, Татлыби, Үлмәс, Чапкын, Чирүче, Чынбулат, Ябынчы һ.б.).
 
    Күрәсез, бер сүз белән төгәллеккә ирешелмәсә, кушма сүзләр ясалган (Таңсылу, Тулганай, Айгөл, Миңлегөл, Гөлҗиһан, Җикмәргән, Биктимер); Бик кулай сүз булганда ул төп исемнең башына да, азагына да өстәлгән (Айсылу, Алтынай, Нурсөя, Газинур, Шаһинур, Әлфинур). Безнең авылда да Нур сүзе белән бәйле әлләничә исем бар иде: Нургаян, Нурҗиһан, Нурания, Нургали. 
 
    Актив кушмалардан тагын: -Җан (Хәкимҗан. Мөхәммәтҗан, Рәхимҗан, ), -Яр (Асыльяр, Мөхәммәтьяр, Ярулла); -Ия (Дания, Сания, Фәния); -Ман (Габдрахман, Госман, Сәлман, Фәйзрахман, Фәтхрахман), -Дар (Айдар, Гыйлемдар, Илдар); Аеруча -Илгә нинди генә тагылмалар кушылмаган. Башында да, азагында да (Илһам, Илнур, Илсөя, Илшат, Илмир, Раил, Рамил).
 
   Бу иҗатта һәр авыл диярлек үзеннән өлеш керткән. Кайберләре – үзенә бер табышмак. Бездә иң борыңгы, атаклы нәселләрдән берсенең исеме: Нурыяздан (фаразлавымча – Нурлыяздатуган); Шәхси үзебезнең токым да – иң борыңгылардан – “Норшай”, фаразлавымча, “Нурлыкояшай”дан кыскартылган.
 
       Кушма исем ясау белән бергә сөйләмдә исемне кыскарту да – татар теле үзенчәлекләреннән. Бүген дә актив кулланыла. Бу күренештә телнең асыл сыйфатлары, аны өйрәнү өчен дә кулай лексик, грамматик мөмкинлекләре ачык чагыла. Ул исем кушуның барлык баскычларында да (мәҗүсилек, ислам дәвере, совет чоры, бүгенге халәт) урын алган. Менә кайбер гомумиләштерүләр: кыскарту аваз, иҗекләрдән башлана (Минһаҗ, Минҗан, Минтимер, Миңнисалар, әлбәттә, Миңледән кыскарган); Кушма исемнәр генә түгел, төп берәмлекләр дә кыскартыла. Минем әни Гафифәне әти дә, башка якыннар да Гаффә диләр иде. Күршеләребез Хәдичә апайны Хәйчә, Газизә әбине Газзә, дидек. Аның кызы Файзә апайның тулы исеме ничек булгандыр? Уңкул күршебез Майкамал әбинең мулла кушкан исеме Маһрукамал булгандыр. Тора-бара, яшенә карап, Маһрикамалга, аннары инде Майкамалга әверелгән. 
 
   Күренә ки, кыскарту барышында аваз, иҗек сүзнең башында (Габдулла – Абдулла, Гадел – Адел), уртасында (Мөхәммәт – Мәмәт, Газизә – Газзә), азагында (гадәттә өстәмә, алынма кушымчалар: -бикә (Гөлли);- җан (Галим, Хәким); -этдин (Камал, Низам, Риза, Сәйфи), -улла (Гали, Галим, Рәхмәт); -ман (Гаптери, Хәбри) кыскартыла.
 
   Кыскартуларга исем ияләренең фикере төрлечә. Менә Чаллыдан өлкән хәбәрче Рәҗәп Әхмәтевнең “Татарстан яшьләре” газетында чыккан язмасыннан: Кайда ничектер, ә безнең Аксубай ягы мишәрләрендә кешегә тугач та мулла кушкан, туу таныклыгына тутырып язылган исемне кыскарту-бозу киң таралган. Кешенең кемлегенә, ниндилегенә, гадәтенә карап авылдашлар биргән кушамат өстәлү бер хәл әле, ләкин әти-әниең яратып биргән исемне бозып, үзгәртеп атаулары кимчелекле хәл дип уйлыйм. Үз исемем Галимҗан матур яңгырашлы, берүзе өч мәгънәгә ия: бөек тә, галим дә, һәммәбезне тере иткән җан да. Менә шул күркәм исемне тоталар да Гали дип кыскартып куялар. Безнең авылдан алты чакрымда гына урнашкан Акбүре авылында Галич дип кенә йөртәләр. Исмәгыйльне Исмай дип кыскарталар. Яисә Исмак дип тәмам бетереп ташлыйлар. Исем бозу, исем кыскарту әле дә дәвам итә. Бу канга сеңгән гадәттер инде. Касыймулланы Касыйм-Касай диләр, Нәсибулланы – Нәсип-Нәсәй, Сибгатулланы – Сибгат-Сибай, Галиулланы – Галюк, Вәлиулланы – Вәлюк, Мөбәрәкҗанны – Мярак, Хөснулланы Хөснюк дип кыскартып атап йөртәләр. Шул уңайдан берничә кызык хәл исемә төште әле. Бер кыздан: “Әтиең кем исемле?” – дип сорыйлар икән. Бу шатырдатып тезеп киткән: “Әти – Галюк, әни – Манюк, үзем – Санюк”. Ягъни, Галиулла, Мөнирә, Сания”. 
 
   Татарда кыскартылган исемнәр гадәттә кушамат буларак та кулланыла. Монысы – татар халкының үзенә бер үзгә күренеше. Телнең кыскарту мөмкинлекләре кушаматларда бик ачык чагыла. Апуш, Мокамай, Габдүшләр нинди кадерле, күңелгә якын исемнәр. Апанай, Зиләйлүк, Мәмлүк нинди мәгънәле тезмәләрдән кыскартылды икән? 
 
   Исем ул – тарихыбызның бер бөртеге дидек. Ислам дине кабул ителеп, мөселманлык гадәтләре урнаша башлаганда исем кушуда да үзгәрешләр була. Әмма ана телен куллану канун, кагыйдәләре әлләни үзгәрми; әйтик, –гарәп теленнән дә исем сыйфатында үзебезнең милләтнең асыл сыйфатлары, яшәешенең уңай мәгънәле берәмлекләре алына (Гали – бөек, күренекле; Шәмсия – кояш: Мәликә, Мәлик – мал иясе); –Ислам дине, мөселманлык белән, дин өчен көрәш белән бәйле вакыйга, урын, шәхес атамалары татарда исем булып китә: (Ислам, Мәдинә, Мөслимә); – Аллаһының Корьәндәге туксан тугыз исеменең күпчелеген татар да кабул итә (Басыйр, Вахит, Вәли, Гани, Газиз, Самат, Җәлил һ.б.); – Пәйгамбәрләрнең күпчелегенең исеме үз ителә: (Мөхәммәт, Муса, Гайса, Даут, Ибраһим, Идрис һ.б.); – Ислам дине рухында барлыкка килгән гарәп, фарсы, төрек мәдәнияте, әдәбияте, сәнгатенең, күренекле әдипләренең, халык авыз иҗаты авторларының, каһарманнарының исеме кушыла (Рөстәм, Таһир, Зөһрә, Шамил). Арада шәркый, төрки халыклар белән бәйле атамалар, шул халык исемнәре дә активлаша (Азамат, Салават, Чыңгыз, Бату).
 
   Бу исемнәргә татар теленең үз хәсияти үзенчәлекләре, кануннары, әлбәттә, йогынты ясамый калмаган. Алар алынма буларак буйсындырылган: – Авазлар яраклашуына (сингармонизм) – гарәпнең калынлы-нечкәле Г,К,Х авазлары татарча йә калын гына (Фатыйх, Кадыйр Рафак), йә нечкә генә (Хәсән, Хөсәен, Ѓәбделмәлик) алынган; – Татарның элек-электән күнегелгән исем компонентлары гарәп сүзләренә йә исемнәренә кушылып, яңа исем ясалган (Нургали, Галинур, Гөлзадә, Гөлшаһидә, Гыйлемдар); Гарәп исеме+исем кушымчасыннан (-етдин, -улла (уллаһ) татар исеме (Низаметдин, Камалетдин, Галиулла, Рәхмәтулла, Сәмигулла); Гарәпнең ике исеме кушмасыннан (Лотфикамал, Галиәсгар, Хаҗиморат) татар исеме ясалган.
 
   Менә исемнәрдә тарихның янә бер дәвере чагылышы. Совет чорында тәрбия чарасы, идеология кыйбласы буларак материалистик, марксизм-ленинизм карашы татар милли тәрбия юнәлешенә, аерым алганда исем кушу йоласына, тәртипләренә дә үзенчәлекле юнәлеш бирә. Исемнең тел берәмлеге буларак эчтәлеге-семантикасы алгы максатка күчә. Шулай да моңарчы мең ел буе сугарылган мөселманлык тәртип-гадәтеннән фәрман биреп кенә арынып булмаган. “Мулла кушкан исем” дигән төшенчә, кагыйдә буларак, гомерлеккә сеңгән. Моңа, әлбәттә, бу рухи кыйбланың да ана теле белән бәйле булуы уңай тәэсир иткән. Мәгънәсе белән милли, бүгенге яшәештән аерылгысыз, нәсел-ыру белән бәйле, әйтелеше татарча исемнәр барыбер кушыла биргән (Нәфисә, Фатыйма, Әминә, Зәйтүнә, Фәрзәнә, Сәлих, Гомәр); Бәйнәлмиләллек (интернационализм) шаукымы татар канындадыр ахыры – халыкара мәгълүм берәмлекләрнең (үзем аралашкан кайбер кеше генә: Марат, Луиза, Эдуард, Марсель, Луара, Урал, Идел, Казбек, Эльбрус, Амур, Сыр-Дәрья, Лена һ.б.) әле дә балаларыбызга кушылуы шуңа дәлилдер; – Кушма исемнәр дәвам итә. Татарның элек-электән килгән исем компонентлары кабатлана, аеруча Нур, Ил, Гөл, Фән, Ай берәмлекләре үзара да, башка берәмлекләр белән дә кушыла (Фәннур, Гөлнур, Гөлшат, Гөлназ, Гөлүсә, Илүсә, Илнур, Айдар, Айназ); – Яңа кушмалар уйлап чыгарыла (Вилнур, Илдус, Илмир, Илмира, Радмир); – Кыскарту дәвам итә. Моны Рәҗәп Әхмәтев тә искәртә. “Совет идеологиясенә фанатларча бирелгән гади халык та, Мөхәммәт, Хөснелгата, Хәерлебанат, Миңлехәдичәләрне онытып, сәвитчә исемнәр куштыра башлады. Күпләр инде чынлап та кыскартылган, бүтәнчә кыскартырлыгы, бозарлыгы калмаган Рим, Вил, Нил, Идия кебек исемнәр белән үсте, яшәде”, ди.
 
   Монда да бу күренешкә карата тискәре караш белән янәшә уңай карашның да булуын искәртергә кирәк. Югыйсә кыскартуга исем ияләренең үзенең уңай карашын ничек аңлатасың. Кыскартылган исемнәрен үзләре таныган иҗатчыларыбыз да бар иде бит. Исмай Шәмсетдинев, Фатих Хөсни, Рахмай Хисмәтулла, Гариф Гобәй, Мин Шабай. Бу бит әти-әни яисә “мулла кушкан” исем түгел иде, алар аңа үзләре килешкән иде. Әллә алар аны әти, бабаларының исеме түгел, псевдоним ягьни кушамат дип кабул иттеләр микән? 
 
   Исем, фамилия әйтелешендә, язылышында аваз, хәреф белән “уйнау” татарның бер чире бугай. Табигый кыскарту белән килешеп тә булсын ди. Башка сәбәпләр дә бар бит: Белә торып сөйләм закончалыкларын бозу: Сүз уртасындагы сузыкларны кыскартуга мисаллар китергән идек инде; Янәшә тартыкларны кыскарту (Хаммат: Хаматов, Хәмәтев, Хәмәтшин; Мөхәммәт: Мөхәмәт, Мөхәмәтшин; Җаббар: Япаров, Япиев); Бүтән сәбәпләр дә очрый. Сәяси яраклашу: Мөхәммәт пәйгамбәр исемен әйтмәскә тырышу (Мокамай, Хәмәт, Метшин, Мәмәт); Башка милләтләргә охшарга тырышу – бигрәк тә татарның үзенә генә хас авазларны әйтмәскә (язмаска) омтылу: Габдулла – Абдулла, Габит – Абит, Галия – Алия;
   Исем кыскаруын кыскара да, ә аһәңлеккә, яңгырашка нинди зарар килә! Ә, Җ. Һ, Ө ,Ү авазларын бүтәнчә әйтү исем, фамилияне тамырдан үзгәртә бит: Җәләлиев – Ялалиев, Илһам – Илхам, Гадел – Ад-ел, Өметбай –Умытбай. Менә безнең саеттагы сүзлекнең шул авазлар кергән исемнәргә күз салсагыз, гарьлектән нишләргә белмәссез! 
 
   Бүгенге исем “вәзгыятенә” ике яклы йогынты бара: хөкүмәт тә (загс оешмалары катнашында) тәэсир итмәкче, дини даирә дә күз уңыннан төшермәскә тырыша. Моның уңай ягы да – мәсьәлә күбрәк халыкның үз ихтыярына юнәлтелә, тискәре ягы да – каршылык, бәхәсләрнең беткәне юк– күзәтелә. Безнеңчә, иң тискәресе шулдыр: исемнең төп асылы – ана теле үзәккә куелмый. Ә бит уйланыр өчен уңай мисаллар да бар. “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Хәзрәт, ни өчен исемеңне алыштырдың? Элек “Илнар” идең, хәзер “Нурулла”? дигән сорауга:– Исемнәрнең төрлесе була. Беренче төр исемнәр хәрам, аларны кушарга ярамый. Бу мәҗүси, ягъни башка диннән кергән, башка диннең тәңреләре белән бәйле исемнәр: Марс..., Диана..., Венера...; Ялгышмас өчен мулладан сорарга була. Интернеттан карарга. Мәгънәләре начар булган исемнәрне балага кушарга ярамый. Авыр мәгънәле исемнәр бар. Шул исемгә “Илнар” да керә. “Нар” – ут дигән сүз “ил уты” яки син ут булып янасың, яки кемнедер яндырасың. Үзең янсаң да. Кешене яндырсаң да ул инде яхшы хәл түгел. Нуруллага алыштырдым, ягъни Аллаһның нуры. Нур инде ул ут түгел.
 
   – Рифат Зарипов улына “Ислам” дип кушкач, ризасызлыгыңны белдергән идең, ә башка мулла бу исемне кушкан. Бу очракта нишләргә? 
– Бу өлкәдә белеме саерак муллалар бар. Исемнең нәрсә аңлатканын белеп бетермиләр... Бу очракта кеше үзе карый. “Ислам” дигән исемне кеше авыр дип кабул итсә, ...ул аны алыштыра ала...”. 
 
   Күрәсез ки, “демократия чорында да” караш төрлечә. Безнеңчә, инде әйткәнебезчә, ана телебезне нечкә тоемлап, аның хәсиятен бөтен барлыгы белән төшенеп, фәнгә таянып эш иткәндә. теләсә нинди катлаулы сорауга да җавап табып була. 
 
                                     Илдар Низамов, 
                          филология фәннәре докторы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»