|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2017 Матбугат
Бу мәгънәсезлекнең эфирда кабатлануына кем юл куя?“Болгар радиосы”ннан берәү Габдулла Тукайның “Халык зур ул” дип башланган мәгълүм сүзләрен укып чыга да, “хак сүзләр” дип әйтеп куя. Реклама вакытында гел кабатлаталар моны. Үзен бөек шагыйрьнең канатлыга әверелгән сүзләрен хак дип раслый яки кире кага алырлык бөектән дә бөек дип хис итүче кем икән ул? Шул мәгънәсезлекнең эфирда кабатлануына юл куючысы кем икән тагын? ТНВ каналы төрле тапшырулар арасында күп балалы гаиләләрне матур гына күрсәтеп ала. Бер үк сюжетны артык күп кабатлаулары тешкә тигәләсә дә, ярыйсы инде бу. Шундый сюжетларның берсендә гаиләнең әниләреннән: “Ходай җан биргәнгә җүн бирермен дип әйткән”, – дип әйттерелә. Аны да әледән-әле кабатлап күрсәтәләр. Ходай кайда, кемгә әйтте икән ул сүзләрне? Әгәр Аллаһ сүзләрен татарча әйтеп бирергә телисең икән, иң элек Коръәннән (Аның сүзләрен алырга бүтән бернинди чыганагыбыз юк) гарәпчәсен әйтергә тиешсеңдер бит. Бармы бу сүзләр изге китапта? Шуны белмәгән килеш Аллаһ фәлән дип әйткән, төгән дип әйткән дип кемнедер телеэфирга чыгару, өстәвенә, әледән-әле кабатлау – ярый торган эшме? “Җан” белән “җүн” татар телендә охшаш сүзләр анысы, “Ходай җан биргәнгә җүн бирер” дип өметләнә татар. Бу телне безгә Аллаһ биргән-бирүен, әмма Аның кайдадыр, кем беләндер татарча сөйләшүен, татар телендә теге яки бу сүз әйтүен белдереп чыккан кеше юк иде бугай әле. Аллаһны гел хәтердә тотып, исемен еш кабатлау кирәкле гамәлдер дә бит, кемнеңдер үз сүзен Аныкы дип белдерүе кирәкме менә?
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.
--- |
Иң күп укылган
|