|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2017 Шоу-бизнес
Җырчы Алсуның әнисе авылда гадәти булмаган мәктәп ачканТанылган җырчы Алсуның әнисе Разыя Сафина Башкортстанның Илеш районы, Уяндык авылында Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбе ачкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Әлеге мәктәптә медицина процедуралары һәм мәдәни программалар каралган. Болардан тыш, йолдызлы җырчының әнисе үзе биредә матурлык, сәламәтлек, хатын-кыз энергетикасы, күңел һәм матди байлык турында лекцияләр укырга җыена. Сүз уңаеннан: Уяндык – Алсуның әтисе эшмәкәр Ралиф Сафинның туган авылы. Биредә Алсу даими рәвештә масштаблы музыкаль бәйрәмнәр уздыра.
--- |
Иң күп укылган
|