• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 20 Май Илназ Минвәлиев
  • 20 Май Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918)
  • 20 Май Рашат Әмирханов (1939-2000)
  • 20 Май Сәмига Сәүбанова
  • 20 Май Айдар Хафизов
  • 21 Май Галия Кайбицкая (1905-1993)
  • 21 Май Альбина Апанаева
  • 21 Май Айгөл Шәвәлиева
  • 21 Май Фәрит Бикчәнтәев
  • 21 Май Ринат Суфиев (1939-2007)
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.
  • Җырлы-уенлы бәйрәмнәр алып барам Розалия 8965 61 92 777
  • Эре һәм симәнә бәрәңге сатыла.т. 89503175183.
  • Грампластинкалар сатам. 78 оборотлы. Патефон өчен. Татар һәм башкорт җырчыларыныкы: Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флёра Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Усман Әлмиев, Мәгәфүр Хисмәтуллин һ.б. һ.б. Кыйммәт сорамыйм. Тел.: 8 9872961125
  • Раус Гареев урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирга кеше кертәбез. Гаилә булса – әйбәтрәк. тел. 89172743769
  • Берәрегездә урын алып тора торган, тотылган диван булса шалтыратыгыз, килеп алып китәбез. Казан. 89274406960
  • Продаю детское автокресло от 0 до 13 кг. Цена 1000 руб. тел 89270410562 тел 89509470040

 

 

 
Архив
 

               

05.10.2017 Җәмгыять

Җиде яшьлек балага акча эшләү уе кайдан килгән?

Быел Черек күлдә узган «Печән базары» фестиваленә чыккач, урман чәчәкләреннән кечкенә-кечкенә букетлар ясап, шуны сатып йөрүче малайны күргәч, кырыеннан тыныч кына узып китә алмадым. Чып-чын эшмәкәр булыр бу дип куйдым.

Бөтенләй кечкенә, җиде яшьлек бу балага акча эшләү дигән уй каян килгән? Юкса бу яшьтә әле еламыйча ашый да алмый бит күп кенә бала-чага. Баксаң, Сашаны мондый эшкә дәү әнисе Эльмира Гобәйдуллина дәртләндергән булып чыкты. Балык тотарга ярата икән малай, ә аның кебек дүрт яшеннән су буеннан кайтып кермәгән балыкчыга кармак кирәк тә кирәк инде. Ул көннең-көнендә йә төпкә эләгеп кала, йә өзелеп, балык белән бергә китеп бара.
 
Күренеп тора, әби кешенең үзе тапкан малның кадерлерәк булуын аңлатасы килгән оныгына. Урманга терәлеп диярлек яшиләр икән. Шуңа да болын чәчәкләренә тукталганнар. Чәчәкне оныгы белән бергә җыйганнар, бергәләп сортларга аерганнар, аннан бик тәмләп кенә, кечкенә ун букет ясаганнар. Шул арада Эльмира ханым оныгы яшендә чагында үзенең дә алыш-биреш белән йөргән вакытларын искә төшереп ала. Үзе үстергән редискаларны кибет янына алып чыгып сатканы булган аның да.
 
– Ул чагында да түтәл ясаудан башлап, утау, су сибүләрнең барысын да бабам үземә йөкләгән иде. Редиска өлгергәч, 15 сумнан сатарга кушты. Мин биш сумнан сатып тиз генә әйләнеп кайттым да бабама акчамны суздым. Бабай аны чутлап та тормады. «Күпме бар – барысы да үзеңә. Үз хезмәтең!» – диде... Инде менә без дә эшебезнең иң кызык җиренә җиттек. Чәчәкләр сатылып бетте. Кайсысын – 5, кайсысын 20 сумга бирдек. Акча гына саныйсы калды. Ничек кенә булмасын, кармакка җитәргә тиеш, – диде Эльмира ханым, оныгына биргән сабактан канәгать калып.

Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.10.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments