поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.01.2010 Җәмгыять

ЧЫККАН ИДЕМ КИЯҮГӘ...

Гаилә – дәүләтнең бер өлеше. Аның үз проблемалары, үз авырлыклары бар. Бу дәүләтне төзегән вакытта яратышып кавышкан парларның берсе генә дә, киләчәктә аерылышырга туры килер, дигән уйны башына китерми. Алда гел бәхет көтәдер төсле, бер-береңә карата булган хөрмәт хисе гомер буена сакланыр кебек. Диләрә дә, балам тугач аерылышырга туры килер, дип уйламый, әлбәттә. Ләкин, шуңа да карамастан, аларның Илсур белән корган тормышы җимерелә. Бүген ире икенче хатын белән яши. Вакыйганы бер яклы гына тасвирламас өчен язмада телгә алынасы геройларның үзләренә сүз бирергә булдык.

Диләрә:

 

– Бер тапкыр кияүгә чыгып караган идем. Ләкин бергә яши алмаячагыбызны өч айдан соң ук аңлап алдым да аерылып кайттым. Ир дигән кеше туйның икенче көнендә үк мине санга сукмый башлады. Мин бит авыл кызы. Югары белемем юк. Характерым йомшак. Акча бирми, өйдән чыгармый, үзе белән беркая да алып бармый.

 

Хәзерге вакытта илдә кырык миллионга якын бала яши. Бу барлык халыкның 26 процентын тәшкил итә. Һәр өченче бала ата-ана өчен бердәнбер. Һәр бишенче бала өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдә тәрбияләнә. Россия гаиләләренең биштән бере тулы түгел.

 

Икенче ирем Илсур белән туганнар таныштырды. Намаз укый, синең кебек гади, дигәч, бәхетемне тагын бер кат сынап карарга булдым. Әмма иртә уңмаган кич уңмый икән ул. Илсур юньсез булып чыкты. Диннән башканы күрми. Бүген бар булган белән генә яшәргә теләде ул. Ә мин матур киләчәк турында хыялландым. Балаларымны җитеш тормышта тәрбиялисем килде. Шул сәбәпле күп тапкыр низагка килдек. Балага узганлыгымны белгәч тә, бер дә табарга теләмәдем. Илсур сүзенә карап кына таптым. Тормышыбыз үзгәрмәсме дип уйладым. Ипи алырга да акчам булмыйча тилмереп утырган көннәрем артты гына. Нормальный ир: "Бер тиенем дә юк", – дип буш кул селкеп кайтырга тиешме инде, йә? Аның белән яшәү яшәү булмады инде. Бер тапкыр театрга да алып бара алмады. Кеше ирләре булдыра бит, нигә ул да булдырмый? Теләге юк, ялкаулыгы көчле. Җитмәсә, хыянәт тә иткән. Аерылышып бер ел да узмады, яңадан никахлашты. Хәзерге хатыны Әлфия бер дә бирешеп тора торганнарга охшамаган. Бәлки Илсур акчаларын да шуңа биреп баргандыр әле. Илсур яңа эшкә күчеп күбрәк акча эшли башлауга, җирбит, алиментка бирде. Миңа күбрәк китәр дип кайгырды, ахрысы. Минем кызым хроник авыру белән учетта тора. Ай саен дәваларга фәлән кадәр акча китә. Үземнең һаман да эшкә урнаша алганым юк. Әти-әни картлар, кызымны карый алмыйлар, авылда бит бакча юк.

 

Илсур:

 

– Әти белән әни миңа 16 яшь тулгач аерылышты. Моны бик авыр кичердем. Дусларым белән берәр җиргә чыгып китеп, эчеп, күңел ачу ягын гына карадым. Эчкәч сугыша торган гадәтем дә бар иде. Әти озак та тормады, башкага өйләнде. Әни, энемне алып, әбиләр белән яши башлады. Мин кайсы якка барырга да белмәдем. Бер көн әни янында кунам, бер көн үги аналарга кайтам, калган көннәрем исә дусларым белән уза.

 

Шулай берсендә катырак сугышып ташлаганмын. Кыйнаган кеше судка бирде. Сигез елга ирегемнән мәхрүм иттеләр. Бары тик төрмәгә эләккәч кенә чын ирекнең нинди бәхет булуына төшендем. Әмма төшенкелеккә бирелмәдем. Минем белән бер камерада утырган Ирек абый булышты. Ул Аллага ышанырга, намаз укырга өйрәтте.

 

Алланың рәхмәте, ел ярымнан соң мине иреккә чыгардылар. Амнистиягә эләктем. Кайтуын әти янына кайттым. Чөнки бу вакытта әни янында инде тормышын көйләп җибәргән энем, аның хатыны, урын өстенә калган дәү әни дә бар иде. Үги ана гел мине өйләндерү ягын карады. "Йә тагын бозылып китәрсең", – дигән булып гел сүз ката башлады бу. Теләгем бик үк көчле булмаса да, ризалаштым. Үз тормышымны көйләп җибәрсәм, яхшырак булыр дип уйладым. Җитмәсә әти дә, өйләнсәң мин сиңа фатирны бүлеп бирәм, аерым яшәрсең, диде.

 

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, алар узган елда гаиләнең таркалуына китерә торган сәбәпләрне ачыклау ниятеннән махсус тикшерү уздырганнар. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты "бер-береңне аңламау, уртак кызыксыну чараларының булмавы" кебек сәбәпне алга чыгарган. Парларның өчтән бере гаепне матди як авырлыкларына сылтаган. Шулай ук аерылышуга китерә торган сәбәпләр исемлеген хыянәт (26,7 процент), эчкечелек (23,4 процент), "туганнарның гаилә эшләренә тыкшынуы" (19,3 процент) кебек күңелсез күренешләр дә тулыландырган.

 

Диләрә бер тапкыр кияүдә булып караса да, баласыз иде. Үги анам уңган дип үтереп мактагач, ул ничектер күзләремә сөйкемле булып күренде. Никах укыттык. Әти сүзендә торды. Өч бүлмәле фатирны ике бер бүлмәлегә алмаштырды. Баштарак әйбәт яшәдек. Әмма тора-бара Диләрә үзгәрә башлады. Ул бит беркайчан да эшләмәгән. Бергә яши башлагач та мин аны кыстамадым. Үз ирегенә куйдым. Иптәш кызларына кунакка йөреп, көне-төне телевизор карап, хәтта ашарга да пешерми иде. Минут саен: "Син юньсез", "Эшең эш түгел", "Кеше ирләре тегеләй, болай..." – дия-дия миннән гаеп эзләде. Әмма мин булдыра алганча тырыша идем. Заводта гына эшләвемә дә карамастан, өстәмә акча табу юлларын эзләдем. Чәшке тун, бриллиант алка алып бирергә җитмәсә дә, ач һәм ялангач яшәмәдек. Тик Диләрә минем тырышлыкларымны күрергә теләмәде. Баштарак аерылышу турында еш уйлангаласам да, ул балага узгач, бу ниятемнән кире кайттым. Танышларымның, синең бала түгел, диюләренә дә карамастан, мин аңа ышандым. Диләрә белән законлы рәвештә язылышырга булдык. Тик баланы табу белән үк Диләрә авылга, әниләре янына кайтып китте һәм туганнары аша аерылышырга теләге барлыгын җиткерде. Быел аерылышканга биш ел. Балага алты яшь тула. Әмма аның әле һаман да эшкә урнашып караганы юк.

 

Әлфия:

 

– Илсур белән танышкан вакытта ул инде хатыныннан аерылган иде. Мин беркайчан да алимент түлисең дип тә, балаң янына барып йөрмә дип тә теңкәсенә тимәдем. Илсурны ничек бар шулай кабул иттем. Чөнки яратуым көчле булды. Андый ир турында гомерем буе хыялландым. Үземнең әти эчкече булгач, гел эчми торган ир белән яшәү турында хыялландым һәм эчми торган кешегә генә кияүгә чыгачакмын дип үз-үземә сүз бирдем. Аллаһы Тәгалә теләкләремне ишетте, Илсур белән таныштырды. Баштарак мин аны нык кызгандым. Аның кияренә нибары бер күлмәге һәм бер чалбары гына бар иде. Алары да тузып беткән. Тиз генә өс-башын яңарттык. Бу үзгәрешләрне күреп торган туганнары мине якын иттеләр. Тиздән балабыз туды. Сабыйны үз бәхете белән туа диләр бит. Тормышыбыз тагын да җайлана башлады. Ирем читтән торып укырга керде. Озакламый әйбәт, акчалы эшкә урнашу мөмкинлеге туды.

 

Безнең әйбәт яшәгәнне ишетеп, белеп торган Диләрә котыра башлады. Көн туган саен, баланы хастаханәгә салырга кирәк, акчам җитми, дигән булып, теләсә нинди сәбәпләр табып, өйгә килеп йөри башлады. Башта моңа артык игътибар бирмәдем. Илсурның акча бирүенә дә карышмадым. Үз баласы бит, карарга тиеш. Әмма мондый килүләр ешайгач, түзмәдем, иремә, хастаханәгә барып, баласын дәвалаучы табиб белән сөйләшергә куштым. Табиб янына икәү бардык. Баланың диагнозы белән кызыксындык. Табиб аның чыннан да учетта торуын әйтте. Әмма биредә аның тулысынча бушлай дәвалануын искәртте.

 

Моңа кадәр ирем 7-8 мең сум алимент түләп килде. Шуның өстенә өстәмә дә биреп барды. Югыйсә безнең дә үз тормышыбыз, үз балабыз бар. Түзмәдем, мин дә алиментка бирдем. Моңа тулы хакым бар. Илсур минем дә ирем, балам да аныкы бит. Әлбәттә инде, Диләрә моңа тыныч кына карый алмады. Танышлары аша белешмәләр җыеп, судка биреп, шул ук юл белән судьяларга чыгып, алименттан тыш өстәмә акча түләтергә дигән карар чыгартуга иреште. Соңгы судтан чыккач, бик канәгать елмаю белән: "Булдыра алмас дип уйладыңмы әллә, гомер буе түләтәчәкмен, теңкәң корыйсыларың алда әле", – дип әйтеп китте.

 

Илсур:

 

– Шунысы кызык. Моңа кадәр мин судта эшләүчеләрне намуслыга санап йөри идем. Барысына да үз көчем белән ирешермен дип өметләндем. Чөнки Диләрә китергән документларда миңа акча түләтерлек бер генә объектив факт та юк иде. Әмма таныш кешеләрең булу теләсә нинди законны да аяк астына салып таптарга булыша икән. Республиканың Югары судына надзор шикаяте язган идек, бер айдан соң җавап килер, диделәр. Инде ярты ел вакыт узды, ләммим. Тик мин язган "надзор"га карата бернинди дә эш кузгатылмау хакындагы җавап кәгазе Диләрәнең кулында инде күптән саргаеп бетте.

 

Бүген рәсми хезмәт хакының 25 проценты күләмендә билгеләнгән алимент акчасы яшәү минимумыннан күпкә ким, һәм ипи белән тозлык кына. Шуның аркасында әнисе белән генә тәрбияләнүче балаларның күпчелеге әкият театрының нәрсә икәнен дә белмичә үсә.

 

Мин саран кеше түгел. Бер генә айда да алимент түләмичә калганым юк. Аллаһы Тәгалә бар, ул ярдәменнән ташламый. Ярый әле хатыным аңлый. Дөрес, бәлки алиментка биреп ялгышкандыр, әмма ул бит хокук бозучы түгел. Ул бит гади хатын-кыз гына. Диләрәнең баланы әбиләре белән калдырып, тегендә-монда күңел ачып йөргәннәрен ишетеп тә, күреп тә торабыз лабаса. Моңа кемнең йөрәге чыдасын?!...

 

Язма геройларының һәркайсы үзенчә хаклы. Аларны гаепләргә дә, акларга да алынмыйбыз. Бу мисал – тормышның бер күренеше генә. Кемгә нинди киңәш бирергә икәнлеге синең ихтыярыңда, укучым.


Сәйдә ГОМӘРОВА әзерләде
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»