поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.10.2017 Матбугат

Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами: “Кемнең генә өенә барып кермә, сезнең белән төшкән фото эленеп тора”, - диләр

1 октябрьдә – өлкәннәр көне билгеләнеп үтелде. Ә өлкәннәр кемнәр алар? Әлбәттә, яраткан дәү әни һәм дәү әтиләребез. Шул уңайдан, барлык балаларның кадерле дәү әни белән дәү әтиләренә әйләнгән, “Яңа Гасыр” каналында 15 ел дәвамында “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами белән көзге паркта очрашу оештырдык. Әлбәттә, оныкларын да чакырдык.

Белешмә:
Иркә белән Мәликә – кызлары Гөлчәчәкнең балалары;
Ирхан белән Айлин – уллары Эльнар Яркәевнең балалары.
 
— Оныкларны ничек тәрбиялисез? – дим Әлфинур апа белән Зәйтун абыйга.

Дәү әти:
 
– Үзеңнең балаларга бирмәгән назны, игътибарны оныкларга бирәсең икән ул. “Бала баласы – балдан татлы” диюләре бик дөрес! Аллаһы Тәгаләнең сөеп биргән бүләге алар! Оныгыбыз Иркә быел 3нче сыйныфка китте, аны гимназиягә йөртү минем өстә. Мәктәбе якын булгач, ялларга кадәр бездә тора. Ә кич белән дәресне дәү әнисе белән бергәләп хәзерлиләр. Ирхан – 2нче сыйныфка атлады. Мәликәбезгә өч яшь тулды. Айлинебезгә – 7 ай гына.
 
Дәү әни:
 
– Үземнең әни әйтә иде: “Кызым, укытучыңның күзенә, авызына гына карап утыр. Дәресләреңне мәктәптә аңлап кайтырга тырыш”, – дип. Әнинең әлеге сүзләре күңелгә бик кереп калган. Шуңа да әйбәт укыганмындыр. Хәзер шул әйберне үземнең оныкларыма да сеңдерергә тырышам. Аннан дәү әниләр – баланың сердәше булырга тиеш. Чөнки алар әти-әниләренә әйтергә курыккан әйберне алар белән уртаклаша ала.
 
Дәү әти:
 
– Тагын бер нәрсә бар: без үзебезнең оныкларны башка балалардан аермыйбыз. “Күчтәнәч” тапшыруында катнашырга килгән балалар да безнең оныклар, барысы да күңелгә якын!
 
Урамда таныйлармы сезне?
 
Дәү әни:
 
– Таныйла-ар! Автобусларда торып урын бирәләр. Килеп кочаклыйлар. Бервакыт җырчы Фердинанд Фәтхи Арча районындагы балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә минем белән очрашу уздырды. Бик күп балалар белән фотога төштек. Күпмедер вакыттан соң, Фердинанд әйтә: “Кемнең генә өенә барып кермә, синең белән төшкән фото эленеп тора”, – ди. Мин моңа бик сөенәм. Бу бит балаларның олыларга булган хөрмәтен күрсәтүче күренеш. “Күчтәнәч” тапшыруын да буыннар чылбыры өзелмәсен дигән максат белән ачтык. “Безнең дәү әниләр сездән күреп балаларга игътибарлырак була башлады”, – дип әйтүчеләр күп, димәк юкка эшләмибез!
 
— Оныкларыгыз үзегезне ничек сөендерә?

Дәү әни:
 
– Бәйрәм саен концерт программасы әзерлиләр: биеп, җырлап күңелебезне ачалар. Әле билетларга кадәр саткан булалар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшыралар. Бик кызык инде оныклар белән.
 
Дәү әти:
 
– Бакчадан җыеп кергән җиләгеңне, алып кайткан тәмнүшкәңне “рәхмәт” әйтеп ашап куйсалар, безнең өчен шуннан да сөенечлесе юк инде!
 
 
 
 
 
Сабантуй, Нәзилә ҖӘЛӘЛИЕВА, Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары.

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»