• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12
  • Казанда бакча участогы сатыла. Җәйге өе, мунчасы, базы бар. Участок сетка бн әйләндереп алынган. Калганы телефон аша. 89503242217
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525

 

 

 
Архив
 

               

03.10.2017 Мәгариф

Татар теле “кухня теле” дәрәҗәсенә төшмәсен өчен нишләргә?

“Милли рухны ныгыту өчен милли мәктәпләр, училищелар, театрлар, туган телдә язылган китаплар кирәк. Ә бездә алар юк. Алардан башка милләтнең киләчәге бармыни?” Атаклы милләтче әдип Гаяз Исхакый үзенең “200 елдан соң инкыйраз” дигән танылган хезмәтендә шулай дип язган иде.

Авторның үзе тарафыннан “хыялый роман” дип бәяләнгән әсәр 1904 елда иҗат ителгән һәм татар халкының милли үзенчәлекләрен, телен югалта барып, әкренләп руслар белән кушылып бетүен тасвирлый. Татар зыялылары чаң суга: Исхакый күрәзәләре чынга ашып бара түгелме?!
 
Чынбарлык шундый: бүген Татарстанда рус һәм татар телләрен укыту мәcьәләсе кис­кен тора. Хәтта митинглар оештыру дәрәҗәсенә килеп җиттек. Шулай да, шөкер, чыгырдан чыкмадык әле, җәмәгатьчелек тә, ата-аналар да, митингларны туктатып, “Россия халыклары телләре турында” законга рус телен башка субъектлардагы дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге бирүче үзгәрешләр кертүне көтәргә булды.
 
Татар теленең, рус теленнән башка барлык телләр кебек үк, совет чорында нык кыерсытылганлыгы билгеле. Урбанизация, татарларның рус телендә югары белем алуы, милли мәктәпләрнең ябылуы шул хәлгә китерде ки, СССР таркалганда респуб­ликабыз башкаласы Казанда нибары бер генә татар гимназиясе калды. 1992 елда вәзгыять бераз үзгәрә башлады. Соңгы 25 елда татар телен саклау һәм үстерү максатларында байтак эш-гамәлләр кылынды. Ике дистә ел эчендә татар телле матбугат базары барлыкка килде, теле-радиоканаллар һәм башкалар ачылды. Алай гына да түгел, татар халкы күмәк яшәгән башка төбәкләрдә милли мәгълүмати-мәдәни эшчән­лек киң җәелде. Ләкин татар теленең үсеш юлында проблемалар да аз түгел. Иң беренче чиратта, мәктәпләрдә телне укыту системасы канәгатьсезлек уята. “Дәреслекләр - коточкыч. Хәтта татар телен белгән кеше дә аларны аңлый алмый. Аларны педагоглар түгел, галимнәр язган шул, - ди Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Рафаэль Хәкимов. – Бүгенге өлкән буын татарлар әйтә: “Без совет елларында татар телен уку бәхетеннән мәхрүм идек, бөтен мәктәпләр русча укытты. Ичмасам, безнең балалар, оныклар татар телен белсен”, - диләр. Ләкин мәктәпне тәмамлаган бала телне барыбер белми, укый алмый, телевизордан нәрсә турында сөйләгәннәрен аңламый”...
 
Моннан тыш, татар телен югары белем өлкәсенә кертергә тырышу да тиешле нәтиҗә бирмәде – төп әдәбият рус телендә кала бирә. Татар телендә укыту азмы-күпме дәрәҗәдә кайбер югары уку йортларының гуманитар һәм юридик факультетларында, Казан консерваториясендә һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында гына гамәлдә. Төп сәбәпләрнең берсе - татар теленең терминологик яктан нык артта калуыдыр. Базар икътисады киң колач җәйгән чорда кулланышка кергән компьютерлаштыру татар телен генә түгел, рус телен дә авыр хәлгә куйды. Бу хәлгә ничек тә җайлашу кирәк иде.
 
Әле утыз ел элек кенә җәмәгать урыннарында татарча сөйләшү кимчелек санала иде. Татарча сөйләшәсең икән, димәк син караңгы авылдан килгән, “русча гына бирелә торган яхшы белем”ең юк. Ул вакытлардан соң хәл бераз үзгәрде кебек. Шәһәр урамнарында да татар теле гадәти күренешкә әверелгәндәй булды. Ләкин яшь буында татар теленә игътибар һаман да юк диярлек. Бүген татарча өлкән буынның бер өлеше һәм милли оешмаларга йөрүче яшьләр генә аралаша. “Яшьләр өчен үткәрелә торган барлык чараларда да безгә, телибезме-теләмибезме, рус теленә күчәргә туры килә, чөнки яшьләр татарча сөйләшә алмый, - ди Мөселман кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. – Бик азлары – авылдан килгәннәре һәм әби-бабалары тәрбиясендә үскәннәре генә үз фикерләрен иркенләп татарча аңлатырга сәләтле”...
 
Чынбарлык вәзгыятьне күзал­лаганнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең: аерым милләтчеләрнең тырышлыгына карамастан, татар теленең кулланышы елдан-ел кими бара. Чөнки Татарстанда татар телендә бер авыз сүз әйтмичә дә рәхәтләнеп яшәргә була. Телнең бөтенләй югалу куркынычы бар. Татар теле югалмасын һәм “кухня теле” дәрәҗәсенә төшмәсен өчен нишләргә соң? Беренче чиратта, аны үз эшчәнлегендә кулланырга теләгән кешеләргә шартлар тудырырга кирәк. Бу шартларны булдыру өчен Татарстанда аз эшләнми кебек – бик күп проектлар кабул ителә, ә 2013 елда 2023 елга кадәр исәпләнгән республика телләрен саклау һәм үстерү буенча махсус программа кабул ителде. Дәүләт хезмәтендә эшләү өчен татар телен белү төп шартларның берсе исәпләнгән, эштә татар телен куллану өчен хезмәт хакына 15% өстәмә кертелгән чак та булды хәтта. Сүз, беренче чиратта, бюджет оешмалары, хезмәт күрсәтү өлкәләре турында бара. Шулай ук балалар бакчаларында татар теленә өйрәтүне гамәлгә кертергә булдылар. Барлык бакчалар да, уен рәвешендә булса да, балага ким дигәндә 160 татар сүзе өйрәтергә тиеш. Тик шунысы да бар бит әле, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Татарстандагы 20 мең балалар бакчасы педагогының 6 меңе татар телен бөтенләй белми. Сүз уңаеннан: Казанда тулысынча татар телендә эшләүче мәктәп, балалар бакчасы, музейлар һәм түгәрәкләрне берләштергән беренче Милли мәгариф үзәге ачылды. Татар мәдәниятен һәм телен пропагандалау буенча Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы актив эш алып бара.
 
Дөрес, татар телен мәктәпләрдә баланың нинди милләттән булуына карамастан мәҗбүриләп укыта башлау республикада яшәүчеләрнең бер өлеше тарафыннан көчләү, кеше ирегенә хилафлык китерү буларак кабул ителде. 2011 елда бу хәтта ризасызлык акцияләре китереп чыгарды. Шулай итеп, социолог Александр Салагаев сүзләре белән әйтсәк, җәмгыятьтә “этнолингвистик каршылык” барлыкка килде. Һәм ул бүгенгә кадәр дәвам итә.
 
Барысы да 2008 елда башланды. Хәтерегездә булса, шул елны бөтен илдә рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) кертелгән иде. Әгәр рус телле ата-аналар моңарчы мәктәпләрдә татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә укытуны тарихи гаделлек буларак кабул иткән булса, бераздан мәҗбүри татар теле өчен сарыф ителгән сәгатьләр рус телен өйрәнү өчен биреләсе сәгатьләрне кыскартырга мәҗбүр итә, дигән фикерне алга сөрә башладылар. Янәсе, Татарстанда балалар русча белемне илнең башка төбәкләренә караганда азрак ала. Әйтик, Санкт-Петербургта рус телен атнасына биш сәгать укытсалар, бездә бу максатка өч кенә сәгать каралган. Башка төбәкләр белән бер дәрәҗәгә чыгу өчен, ата-аналар репетиторлар ялларга мәҗбүр. Рус телле күп кенә ата-аналарның теләге – рус укучыларына татар телен мәҗбүриләп укытуны туктату. Россия Президентына, Россия Мәгариф министрлыгына һәм генераль прокуратурага да мөрәҗәгать иттеләр. Рус халкының өмете - Мәскәүдә. “Ил җитәкчелеге нинди дә булса карарга килер дип көтәбез. Республика югарылыгында көрәшүнең мәгънәсе юк”, - диделәр. Алар “РФ халыклары телләре турында”гы федераль законга төзәтмәләр кертелүне көтте. Алар үзләре тәкъдим иткән төзәтмәләрдә “Россия Федерациясенең дәүләт теле”, “Россия субъектының дәүләт теле”, “туган тел” кебек төшенчәләргә аңлатма бирергә тырыштылар. “Бу төзәтмәләр кабул ителә калса, рус теленә, төп дәүләт теле буларак укытылудан тыш, туган тел статусы өчен өстәмә сәгатьләр дә бирелер иде”, - ди рус җәмәгатьчелеге. Алар фикеренчә, татар телен, икенче дәүләт теле буларак, теләге булган рус балаларына факультатив рәвештә укыту да җитә, ә татарлар үзләре үз туган телләрен теләгән кадәр күләмдә өйрәнсен.
 
“Татарстанның рус телле ата-аналары комитеты” үз теләгенә иреште – республикада башка милләт балаларына да татар телен укытуның ниндидер “проблема” китереп чыгаруын югарыда да ишеттеләр. Бу “комитет” Рәсәй мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева исеменә шикаять язган булган. Әлеге хатта “2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада үткән милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Президент Владимир Путинның шәхси күрсәтмәсен игътибарга алмыйча, Татарстанда мәҗбүриләп татар телен укыту, рус телен исә, милли мәктәпләр өчен төзелгән вариант буенча, кыскартылган күләмдә укыту дәвам итә”, диелә. Үзләренчә, В.В.Путинның “Рус теле – дәүләт теле, милләтара аралашу теле, аны берни белән дә алыштырырга ярамый. Илебез халыклары теле – шулай ук Россия халыклары мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Телләрне өйрәнү – ирекле хокук. Кешегә үз туган теле булмаган телне мәҗбүриләп укытуга да, рус телен укытуның дәрәҗәсен киметүгә дә юл куймаска кирәк. Төбәк башлыкларын шуңа игътибар итәргә чакырам”, - дигән сүзләрен ассызыклаулары.
 
Шул ук вакытта, министр Ольга Васильеваның күптән түгел генә әйткән фикере дә игътибарсыз калмаска тиештер. “Телне көчләп укыту турында сөйләгәндә, һәр очракны аерым карарга кирәк. Бу бик нечкә, четерекле тема. Миңа калса, әгәр син Татарстанда тугансың, шунда яшисең икән, татар телен аралашу дәрәҗәсендә генә булса да белмәү бик үк дөрес түгел. Ә татар теле бик бай”, - диде ул.
 
Россия Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, тиздән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы рус балаларына татар телен укыту күләмен үзгәртәчәк. “Тормыш ачык күрсәткәнчә, рус телле балаларны татарчага бүгенге күләмдә укытуның кирәге юк. Яңа программада 4-9нчы сыйныфларда татар телен укыту сәгатьләрен сизелерлек киметү, өлкән сыйныфларда бөтенләй укытмау күздә тотыла”, - ди ул. Аның сүзләренчә, яңа программа татар телен, грамматиканы тирәнтен үзләштереп тормыйча, аралашу дәрәҗәсендә генә өйрәтүгә юнәлтелгән. Президентның Йошкар-Олада әйткән сүзләре рус милләтчеләре өчен менә дигән җим булды. Алар, аеруча Татарстан белән Башкортстанда, үз балаларына татар яки башкорт телен өйрәтүгә каршы (бу республикаларда моңарчы барлык мәктәп балаларына, дәүләт теле буларак, татар-башкорт телләре мәҗбүри укытылды) төрле акцияләр оештырырга, петиция-хатлар язып, имзалар җыярга кереште. Сүз дә юк, төп аралашу, фикерләү теле дип рус телен исәпләүчеләр саны артканнан-арта бара. Заманында А.С.Пушкин: “Нинди телдә уйлыйсың – син үзең дә шул милләтнеке”, - дигән. “Рус теленең иң зур өстенлеге аның Россия халыклары өчен халыкара аралашу чарасы булуда. Ә татар теле – бары тик шушы милләт вәкилләре арасында аралашуга гына ярый”, - дип әйтүчеләр бар. Кем әйтмешли, гади “обыватель” күзлегеннән караганда, дөрестән дә шулай кебек, ләкин...Шуны онытмаска кирәк: Россия җирлегендә сан буенча икенче баскычта торучы татар халкы үз телендә белем алырга, үз телен сакларга хокуклы да, бурычлы да. Ә рус телле халыкка нәрсә әйтеп була? Татар теленең үз кысасы бар. Бу – Азия базары. Аеруча бүген, Европа белән мөнәсәбәтләр чамадан тыш киеренкеләнгән чорда, Россия көнчыгыш илләре белән элемтәне ныгытырга омтыла. Ә монда нәкъ менә татар теле ныклы таяныч булып тора да инде. Һич арттыру түгел: татар телен беләсең икән, казах, үзбәк, төрекләр белән бернинди кыенлыксыз аңлашырга-аралашырга була. Бу тел - төрки дөньяда иң киң кулланышлысы, иң уңайлысы.
 

Амур ФӘЛАХ
Яңарыш
№ --- | 02.10.2017
Яңарыш печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments