• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

02.10.2017 Әдәбият

Рәкит Аллабирде: «Әсәрләремдә татарларның башкортлар белән дус яшәгәннәрен чагылдырам»

Татарстан китап нәшриятында язучы, шагыйрь Рәкит Аллабирденең (Әбделманов) “Сулыш” дип исемләнгән китабы басылып чыкты. Автор язучылык сәләте кайчан килгәнен, халыкның дүрт сәгать буенча алкышлап, күп итеп хатлар яудырганы турында сөйләп үтте.

Китапның тиражы – 2000 данә, ул киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. “Сулыш” китабы авторның туган ягына, газиз халкына булган мәхәббәте, тугрылык, дуслык, сөю хисләре белән сугарылган. Аны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.
 
– Мин мәктәптә укыган вакытларда ук шигырьләр яза идем. Сыйныфташлар белән язган текстларны сәхнәләштергәнем хәтердә. Армиядән соң Яр Чаллы шәһәрендә эшкә урнаштым, һәлакәткә юлыктым, бер аягымны югалттым. Чын-чынлап иҗат итү әнә шул вакыйгадан соң башланды. Бу егерменче йөзнең туксанынчы еллар башы иде. Тора-бара Чаллы язучылары белән аралаша башладым, шулар арасыннан Хәниф Хөснуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Фаяз Дунайны атап үтәр идем. Беренче китабым 1996 елда чыкты. “Аллабирде” дип аталган ул җыентыкта туган авылыма багышланган хикәяләр һәм поэмалар урын алды. Аннан соң, “Ләйсән” әдәби берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә тордым. Язучылар союзына керергә дип миңа шул вакытта ук тәкъдим иткәннәр иде, әмма вакытым булмады. Чөнки “Идел-Урал” хәйрия фондын оештырып җибәрдем. Хәзерге көндә дә әлеге фонд белән чит илләргә, республика буенча һәм чит районнарга дуслык сәяхәтләре оештырам. Соңгы җиде елда “Яңарыш” фонды белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз. Әйтик, быел 45 районда булырга туры килде. Авыл халкы белән аралашып, концертлар куеп йөрдек, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары белән бергәләшеп ярышлар үткәрдек. Язуга килгәндә, бүгенгә минем җиде китабым бар. Икенче һәм өченче китапларым шигъри форматта булды: “Влюбленные души”, “Хыял атым” дип атала. “Җаным тама” исемле китабым күбрәк хәйрия эшләренә багышланды. Әтәч елы темасына караган, “Әтәч елы” дигән шигырьләр, җырлар җыентыгы дөнья күрде.
 
“Сулыш” китабыма килгәндә, монда туган як, авыл табигате, авыл кешеләре, мәктәп, балачак сурәтләнгән. Бигрәк тә туган ягым – Башкортостан халкы бик хуплап каршы алды. Укытучы апалар елап та алдылар, чөнки мәктәп хәзер инде юк. “Китабыңны укып чыккач, тагын бер кат мәктәпне искә төшердек, – диделәр.
 
Җәй көне Башкортостан якларына, авылыма Сабан туена кайтып килдем, шул вакыйгадан соң, хисләнеп, 150 куплетлы шигырь яздым! Шул кадәр тәэсирләндем ки, 150дән дә артып китә иде, “бу юлга җитәр, озынга китәр, куеп торам каләмемне”, – дидем. “Яшьлегем тугае” дигән исем белән чыгардым.
 
Туган авылымда иҗади кичә дә булып узды. Анда минем шигырьләремне сөйләделәр, җырларым да яңгырады. Бөтен район халкы минем иҗатымны югары дәрәҗәдә зурлап, таралмыйча, дүрт сәгать буе алкышлады! Башкортостанның район газетасы аптырап язып чыкты инде моның турында. Үзебезнең авылда балаларның шигърият китабын чыгардым. 15ләп бала, татары да, башкорты да, шигырьләр язган. Татарларныкын татар телендә, ә башкортларның башкорт телендә булды. Һәрбер шигырь язган балага сәхнәдә китапларны тапшырдым, үзләренең әсәрләрен җыентыкта күреп шатланганнарын күрсәгез!
 
Кайбер шагыйрьләр әйтәләр бит: “Минем шигырьләрем татар-башкорт халыклары дуслыгына багышланган”, — дип. Татар-башкорт дуслыгы… Моны бөтенесе күреп тора, шулай булгач, хакимиятнең дә мөнәсәбәте уңай иде, башкортлар да, татарлар да зур итеп каршы алды. Үзегез беләсез, башкорт шовинистлары татарны яманлый, татар шовинистлары башкортны яманлый… Ә мин татар-башкортны бергә куштым, аларны дуслаштырдым, шуның өчен бу хупланды да. Шуңа күрә мин әсәрләремдә күбрәк татар авыллары башкорт авыллары белән бергәләшеп дус-тату булып яшәгәннәрен чагылдырам. Алар яшиләр һәм яшәячәкләр дә! Хәзерге көндә тел турында нәрсәләр барганын белеп торасыз. Дәреслекләрне нинди телдә язарга баш ваталар. Миңа калса, татарлар татар телендә, ә башкортлар башкорт телендә язсын. Һәркем үзе өчен матур гына эшләп барырга тиеш. Шулай булса, безнең телебез бервакытта да югалмас.
 
Сүз уңаеннан, мине Язучылар союзына тәкъдим иттеләр.
 
- Сезнең китапларны укып чыккан кешеләрнең Сезгә хатлар язганы бармы?
 
- Хатлар язу гынамы соң! Китапларны халык бик сорый, бөтен авыл, район кешеләре, зур галимнәр, язучылар шалтырата. Уфадан бер мөхтәрәм укытучы: “Мондый зур үрләргә менгәнең өчен без шундый горурланабыз!”, — диде. Мин: “Апа, укучы бервакытта да укытучыдан югары менә алмый, чөнки укучының дәрәҗәсе үскән саен, мөгаллимнең дәрәҗәсе тагын да үсә бара”, — дидем. Абзый-апалар шалтыратып, булган хәл-вакыйгаларны сөйләп бирәләр. Хәзер күбесенчә “зур кешеләр”не мактап яза башладылар бит, ә мин киресенчә, гади авыл тормышы турында бәян итәм. Шуның өчен дә, бәлки, халык мине яратадыр. Мамадыш язучысы – Рафаэль Газизов шалтыратты, әле беркөнне Клара апа Булатова шалтырата, ул да китабымны тулысынча укып чыккан. Чаллының мөхтәрәм язучылары берәм-берәм күтәрелеп, минем шигърият, проза турында бик матур фикерләр әйтте.
 
- Әсәрләр, гадәттә, ниндидер бер вакыйгадан соң языла. Кешеләр хикәядәге геройларга охшаш булуы турында әйткәне булдымы?
 
- Әлбәттә! “Каян беләсең син аны?” – диләр алар. Шуны әйтәсем килә: Язучылар союзында 400ләп язучы бар. Шул 400 язучы төбәге турында язып, туган ягына кайтып, очрашулар үткәрсә һәм газета-журналларга яздырса, тагын әллә нинди зур эшләр башкарырга була!

- Сезгә заказ буенча шигырь язарга кушканнары бармы?
 
- Заказ буенча шигырь язмыйм. Әгәр дә мин үзем теләп берәр кешегә шигырь язам икән, бик көчле тәэсир итә ул кешегә. Дүрт-биш кешегә шигырь язганым булгандыр. Кеше кулына каләм алса, Габдулла Тукай турында яза башлый бит, ә мин дөнья, кеше турында язарга омтылдым. Мин узган елны беренче тапкыр Кырлайда булып кайттым, шуннан соң гына “Кушагач” дигән шигырь туды. Кырлайда, Тукай торган йорт артында кушагач үсеп утыра, аны Тукай яшәгән чорда утыртканнар дигән гыйбарә дә бар. Г.Тукай яшәгән җирләрне күрдем, шул мохиттә булдым. Шуның өчен дә тәгаен бу урыннарны белмичә торып, шигырь яза алмадым. Үзең тоеп караганда гына шигырь матур килеп чыга.
 
- Сезнең әле бихисап шигырьләрегезгә көйләр дә язылган икән. Нинди композиторлар белән эшлисез? Шигырь кирәк дип мөрәҗәгать итәләрме?
 
- Минем күп кенә җырларыма танылган композитор Ринат Гобәйдуллин көйләр иҗат итте. Шулай ук, Нәгыйм Шәйхи, Гөлфия Җиһан, Рубис абый Зариповны да әйтеп үтәр идем. Равил Галиев һәм башка артистлар минем берничә җырымны башкара. “Менә минем җырларым бар бит әле”, дип үзем җырчыларга барып, ялынып йөргәнем юк.
 
- Шигырьләр үзеннән-үзе туамы?
 
- Миңа шигырь язарга газиз тормыш иптәшем – Гөлчирә ярдәм итә. Ул әле берничә китабымның мөхәррире дә. Бергә иҗат иткәндә генә шигырь барып чыга, чөнки кешедә бераз ялкаулык та булырга мөмкин. Гөлчирә белән бүгенге көндә дә бергәләп иҗат итәбез!
 
- Китаплар чыгару зур чыгымнар таләп итә. Бу мәсьәләдә ярдәм итүче бармы?
 
- Татарстан Язучылар союзына рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар минем китапны укып, нәшриятка бастырырга тәкъдим иттеләр. Шәхсән Ленар Шәех китабымны укыды, Илсөяр Кадыйрова редакторым булды, алар һәрберсе тырышып эшләделәр, рәхмәт! Беренче китапта вакыйга аяксыз калганым турында тукталып кала, икенче һәм өченче китапларны да чыгарырбыз дип уйлыйм. Аллабирса, вакыйганың дәвамын язып бетерергә телим. Халык инде бу әсәрнең дәвамы кая дип сорый башлады.
 
- Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
 
- Алла теләсә, “Сулыш” әсәре өстендә эшләячәкмен һәм, әлбәттә, шигърият. Шигърият минем өчен иң зур урында тора. Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим кебек язучылар: “Проза шигърият аһәңе белән язылса, чынлап та, ямь өстәлә икән, матур килеп чыккан”, — диделәр. Шигърият өстендә эшлисем бар әле, камилләштерергә исәбем бар, чөнки мин шигырьне җиңел яза алмыйм. Кемдер әйтә бит: “Күктән төшә дә, язам да куям”, — дип. Минем алай булмый, кабат-кабат утырып эшләгәндә генә шигырь матурая бара. Матураеп беткәннән соң гына, мин аны халыкка чыгырам. Кайда гына булсам да, шигырьләремне яттан сөйлим. Хәйрия эшләрен алга таба да алып барырга ниятем бар.
 
Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов 1960 елның 22 мартында Башкортстан Республикасының Күмертау районы Аллабирде авылында туган. 1983 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши. 1996 елдан бирле Чаллы язучылар берлеге оешмасы каршында оешкан “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә йөри. Рәкит Җәүдәт улының хикәяләр һәм тарихи эсселәр тупланган “Аллабирде” исеме астында беренче китабы 1996 елда дөнья күрде. Шәһәр инвалидлар оешмасы җитәкчесе. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши.
 

---
Addnt.ru
№ --- | 02.10.2017
Addnt.ru печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments