поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.10.2017 Мәдәният

Радик Рахматуллин: “Беренче җырым Хәния Фәрхи репертуарыннан иде” (ВИДЕО)

Радик Рахматуллин җырларын Татарстан һәм Башкортстан радио һәм телевидениясендә ишетергә һәм күрергә мөмкин. Төньякта яшәсә дә, тыңлаучылар белән элемтәне интернет аша ныгыткан башкаручы Башкортстанның Октябрьский музыкаль көллиятендә белем алып, иҗат белән профессиональ шөгыльләнә.

Таджикстанда туып, заманында гаиләсе белән  Башкортстанга күченеп кайткан Радик Рахматуллин еракта булса да күңелендә туган ягын, якыннарын йөртә.

— “Катайым” җырын авылыгызга махсус багышлап яздырдыгызмы? Әлеге идея ничекбарлыккакилде?

— Римма Кучумова сүзләренә, Илдус Дәүләнов көенә иҗат ителгән “Катайым” җыры минем туган авылыма багышланган. Ерак һәм салкын Төньякта яшәп, мин туып-үскән якларымны сагынам һәм юксынам, шуңа да әлеге җыр күңелемә бик якын.
 

— Мәгънәле җырлардан торган репертуар белән кайларда чыгыш ясыйсыз?
 
— Иң истә калган чыгышымның берсе шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың иҗат кичәсендә булды. Тыңлаучылар яратып өлгергән җырларымның авторы ул. Мин аны чиксез хөрмәт итәм. Музыкаль көллиятне тәмамлагач, дус музыкантлар белән танылган артистлар килмәгән күп кенә ерак төбәкләрдә концертлар һәм иҗат кичәләре оештыра идек. 2000 нчеелдан солист-вокалист буларак Октябрьский, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә чыгыш ясадым.
 
— Иҗат — ул төп эшегезме? Ничек бу өлкәгә кереп киттегез?
 
— Бүгенгекөндә мин Яңа Уренгой шәһәренең «Магистраль» мәдәни үзәгендә музыкаль-техник бүлекне җитәклим. Төбәкара күп кенә конкурсларда чыгыш ясап, дипломант һәм лауреат исемнәренә лаек булдым. Ә беренче чыгышым Бакалы авылы мәдәният йорты сәхнәсендә тугыз яшемдә  8 нче март бәйрәменә багышланган концертта булды. Ул чакта мин Хәния Фәрхи репертуарыннан «Еллар уза –гасырлар да уза» җырын башкарган идем. Шул көннән алып үз тормышымны җырдан башка күз алдына да китермим.

— Җырлар сезнең репертуарга ничек килеп керә? “Үзем төзегән бәхет” җырына ничек юлыктыгыз?
 
— Репертуарымда төрле тематикадагы җырлар бар. Мәхәббәт, табигатебез матурлыгын һәм, әлбәттә, тормышка, әти-әниләргә, дусларга карата ярату һәм хөрмәт хисләрен үз җырларымда чагылдырырга тырышам. “Үзем төзегән бәхет” җыры да 2014 нче елда туганымның улы дөньяга килгәч иҗат ителде. Бу шатлыклы вакыйга турында Лилия Сәләхетдинова белән уртаклашкач, ул җырга шунда ук сүзләр язып бирде. Көен һәм аранжировкасын Илдус Дәүләнов эшләде. 2015 нче елда клип та төшердек.
 

— Танылу, популяр булу өчен артистларга сәләт кенә түгел, финанс ярдәм дә кирәк. Яшь артистларга сәхнәгә чыгу авырмы?
 
— Билгеле, финанс таянычың булмыйча танылып китү авыр. Җырлар эшләтү, ротация түгәрәк кенә бәягә төшә. Яшь артистларга бу яктан авыррак. Әмма минем репертуардагы күпчелек җырлар минималь финанс чыгымнар һәм якыннарымның максималь ярдәме һәм җылы сүзе белән эшләнеп чыкты. Тормышым бит иҗат белән бәйләнгән. Мин эшли торган оешмада без бәйрәмнәр һәм төрле эчтәлектәге концерт программалары, фестивальләр оештыру белән шөгыльләнәбез.
 
— Һәрбер артист тамашачыга үз сольный программасын тәкъдим итәргә тырыша. Сезнең нинди планнар?
 
— Алда зур планнар тора: репертуарны тагын да баету, клиплар төшерү, үз концерт программасын төзүне максат итеп куйдым. Җырлау ягыннан үземне тагын да камилләштереп, конкурс-фестивальләрдә җиңү яуларга ниятлим. Шәхси тормышка килгәндә, гаиләмне дә төзисе килә.  
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


---
Gong-TV
№ --- | 01.10.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»