|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2017 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев: "Концерт үткәрү өчен минимум 2-3 миллион кирәк"Татар эстрадасының "Григорий Лепсы" Фирдүс Тямаев акча мәсьәләсенең үз тормышында бик зур урын алып торуын сөйләгән. Сыйфатлы җырлар яздыру, концертлар үткәрү, костюмнар әзерләү - бик зур чыгымнар таләп итә, ди ул. «БИЗНЕС Online»га биргән зур әңгәмәсендә җырчы күп кенә сорауларга җавап биргән.
— Бүген сезнең белән интевьюга килер алдыннан гына да өч тавыш яздыру студиясендә 50 мең акча калдырдым, кесәдә 2 мең бар. Халыкка сыйфатлы товар тәкъдим итәр өчен акча күп китә. Бу аңлашыла да, үзебезгә кире кайтсын өчен тырышмый хәлем юк. Моңа мин җаваплы. 14 гаилә ашатам - төркемемдә шулкадәр кеше эшли.
— Мин халык арасыннан чыккан егет, профессионал җырчы да түгел, ә автор-башкаручы. "Үзебезнең калхуз малае" диюләренә дә үпкәләмим, чөнки бу дөрестән дә шулай. Халык мине үз егете дип саный икән, мин - бәхетле, - дип белдергән Фидүс Тямаев.
--- |
Иң күп укылган
|