поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.09.2017 Медицина

“Яралган һәр бала яшәргә тиеш!”

Егерме-утыз ел элек йөкле хатын-кыз туачак баласының җенесен белмәгән. Ә бүген инде, яралгыга сигез атна булганда ук, барысы да күренә: сабыйның сәламәтлеге, җенесе, нәселе һ.б. УЗИга ни дәрәҗәдә ышанырга ярый? Карында яткан бала өчен аның зыяны юкмы?

Татарстанның атказанган табибы, Төбәкара клиник диагностика үзәгенең (МКДЦ) УЗИ бүлеге җитәкчесе Камил Йосыпв белән шул хакта сөйләштек. 

— Камил әфәнде, сез — республикада танылган табиб. Булачак аналар өчәр ай алдан сезгә язылып куя. Моның сере нидә? 

— Димәк, яраталар. (Көлә. Камил әфәнде фәлсәфи карашлы, җор телле табиб — Р.Р.). Авырып караганнар минем белән килешер: СССР хастаханәләре халык өчен төзелмәгән, төрмә кебек: урамга чыгарга ярамый, кысан бүлмәләрдә әллә ничә кеше ята. Бала тудыру йортларында да шулай ук. Дөрес, хәзер хәлләр яхшы якка үзгәрә башлады кебек. Ни дисәң дә, хастаханәләр караңгылыктан арына. Төбәкара клиник диагностика үзә-гебез күбрәк ял итү урынын хәтерләтә. Миңа калса, нәкъ менә шуңа кызыгып килә¬ләр. Еш кына: “Кеше түгел, эшнең ни рәвешле оештырылуы мөһим!” — дим. Әлбәттә, йөкле хатын-кызга яхшы мөнәсәбәт кирәк. Алар монда йөз төрле сорау бирә. Барысын бәйнә-бәйнә аңлатасың, кирәк чакта әрләп тә, шаяртып та аласың. 
 
— Сезне Татарстанда йөкле хатын-кызларга ультратавышлы рентген ясаган беренче табиб, диләр. 
 
— Әйе, андый хәл булды. Тик замана көнләп түгел, сәгатьләп алга бара. Мин, мәсәлән, Германия, Исландия, Дания, Италия һәм башка илләр белән гел элемтәдә торам. Һәрчак юлда, командировкада. Чит ил табиблары — безгә, без аларга барабыз. Бу өлкәдә яңа җиһазлар уйлап табыла, шулар белән танышабыз. Ана карынындагы баланы тикшерүнең яңа ысулларын өйрәнә¬без. Мисал өчен, медицинаның соңгы могҗизасы безгә дә килеп җитте: яралгыга сигез атна дигәндә, ДНК анализы алырга мөмкин. Монда туачак сабый турында бөтен төгәл мәгълүмат була: нәселенә кадәр. 
 
— Яралгыдан ДНК анализы алучылар бармы? 
 
— Әйе, тормышта төрле хәлләр бар. Ата да, туачак бала үзенекеме икән, дип шикләнергә мөмкин, нәселдән килгән авырулар булган очраклар да еш күзәтелә. 
 
— УЗИга ни дәрәҗәдә ышанырга ярый? 
 
— Бер табиб та йөз процент төгәл әйтә алмый. Шулай да УЗИ 83-97 процент дөрес нәтиҗә күрсәтә. Бу төрле сәбәпләргә бәйле: ана карынында су күпме, яралгы ничек ята һ.б. Шуны онытмаска кирәк: һәр организм үзенчәлекле. 
 
— УЗИның максаты ни¬дә? 
 
— Карында яткан баланың сәламәтлеген тикшерү. Әгәр ниндидер кимчелекләр бар икән, моны алдан белеп тору, әзерләнү. Тууга өчәр операция ясалган сабыйлар да була. 
 
— Камил әфәнде, УЗИ нәтиҗәләре һәрвакыт ях¬шы булмаска да мөмкин. Яралгыда кимчелекләр бар икән, нишлисез? 
 
— Ата-анага әйтми торам. Беренче эш итеп, неврологны чакырам. Башта УЗИ нәтиҗәләрен җентекләп өйрәнәбез. Туачак сабыйның чыннан да сәламәт булмаячагы ачыкланса, яман хәбәрне ата-анага невролог җиткерә. УЗИ ясаган табиб яки акушер-гинекологның андый хокукы юк, чөнки алар бу өлкәдә белгеч түгел. 
 
— Туачак баланың авыру икәне билгеле булса, ата-анага нинди киңәш бирәсез? 
 
— Яралган һәр сабый дөнь¬яга туарга тиеш, дип саныйм. Хәтта табиблар авыру дип уйлаган бала да сә¬ламәт булырга мөмкин. Бу уңайдан мисал китерәм. Күптән түгел республикада атаклы балалар неврологы Марат Ибәтуллин шалтыратты: “Казандагы югары уку йортында белем алучы егетнең баш мие кабырчыгында тирән эз бар, ә үзе сау-сәламәт”, — ди. Медицинада бу зур кимчелек санала. Мондый кешеләр, гадәттә, акылга зәгыйфь була. Ә егет мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Могҗиза бит! Иң гаҗәбе: егерме яшенә кадәр бернидән зарланмаган. Башы авыртып, МРТ узарга баргач, табиблар шундый күренешкә тап булган. Егет бездә дә тикшеренү үтте. Күп укыганга башына көч килгән. Дәвалану курслары узды. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлар дип уйлыйм. Һәр очрак төрлечә була. Әгәр яралгы чагында ул балага УЗИ ясалса, баш миендәге кимчелеге күренер иде. Әнисе нинди карар кабул иткән булыр иде — билгесез... 
Карындагы сабыйның сәламәтлегендә шик туган очракта, ата-ана моны уртага салып сөйләшергә тиеш. Андый вакытта авыру бала үстерүче гаиләләрне ярдәмгә чакырам. Булачак ата-ана үзләрен нәрсә көтүен белергә, аңларга тиеш. Алар моңа әзерме? 
 
— УЗИ белән рентген ничек аерыла? Нурланыш ягыннан кайсы зыянлырак? 
 
— Нурланыш ягыннан, әлбәттә, рентген куркынычрак. Ләкин төгәллек буенча УЗИ аннан калыша. Мисал өчен, тишек чиләккә су салып, аны өскә күтәрсәң, су акканы күренә (әлеге чагыштыру рентгенга туры килә). Чиләкне суга төшерсәң, тишек икәне күренми (монысы УЗИдагы кебек). 
Әйе, ультратавышлы рентген елдан-ел камилләшә. Мисал өчен, соңгы елларда ЭКО нәтиҗәсендә бишәр игезәк яралган очраклар бар. Хатын-кызга моның ка¬дәр баланы күтәрү бик авыр. Хәтта игезәк булган очракта да, яралгылар ана карынында тиешенчә үсә алмый. Ә монда дүрт-биш бала! Күп ата-ана яралгының икесен, өчесен калдыра. Медицина калганнарына зыян китермичә генә, шу¬лай эшләргә мөмкинлек бирә. 
Ә УЗИның зыянына килгәндә, борчылырга сәбәп юк. Көне буе компьютер алдында утырудан зарарсызрак. 
 
— “Ничә тапкыр УЗИ ясыйлар, барыбер авыру балалар туа”, — ди¬гән сүз¬ләр ишетергә туры килә... 
 
— Килешәм. Әмма бала сәламәтлеге медицинадан гына тормый. Иң төп сәбәпләр — нәселдәнлек, экология, яшәү рәвеше. Яралгының кайчан ничек үсеш аласын да белеп булмый бит. Шуңа күрә бала тумыйча, бернинди гарантия юк. 
УЗИның вакытын үзгәр¬тер идем. Беренчесе — 14-16, икенчесе 22-25 атнада булса яхшырак, дип уйлыйм. Чөнки бу чорда яралгыдагы нормадан тайпылышлар күбрәк күренә. Хәзер УЗИның вакытын күчерү турында сөйләшү бара. 
 
— Йөкле хатын-кызлар УЗИны өч тапкыр (11-14, 18-20 һәм 32 атнада) уза? Аның үзенчәлекләре хакында сөйләсәгез иде. 
 
— Беренче УЗИның максаты — яралгының (бу сүзне яратмыйм, кечкенә кеше дип сөйләшәм) нерв системасын тикшерү. Хромосомалар нор¬мадамы? Шуңа күрә беренче УЗИ бик мөһим санала. 18-20 атнада йөрәк формалаша. Икенче УЗИда, нерв системасыннан кала, йөрәк¬нең камераларын да карыйбыз. Әлеге ике әгъза бер-берсенә нык бәйле. Йөрәкне тикшерү аеруча четерекле, андагы шау, зәгыйфьлек кебек авырулар ана карынында ук сизелә. Ләкин боларга бүген проблема итеп карамыйлар. Дөрестән дә, медицина алга китте. Бала тугач ук, йөрәккә төрле операцияләр ясарга мөмкин. Иң әһәмиятлесе — бу мөһим әгъза дөрес формалашкан булсын. 
Өченче УЗИда барлык әгъзаларны тикшерәбез. Бу чорда кечкенә кеше формалашып бетә. Ана карынында су күләмен, баланың нинди халәттә ятуын карыйбыз. 
 
— Йөкле хатын-кызларга нинди киңәш бирәсез? 
 
— Иң мөһиме — күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга! Дөрес тукланып, яхшы кәеф белән йөрергә. Начар уйларга урын калмасын. Йөклелек чир түгел ул, ә хатын-кызның гүзәл, җаваплы бер чоры гына. 

 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 29.09.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»