|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2017 Мәдәният
Ильяс Шәяхмәтов: «Эстрадада тузга-язмаган җырлар күп. Бәлки миңа да керделе-чыктылы такмакларымны сатып акча эшли башларгадыр?»Укучыларыбызга Ильяс Шәяхмәтов таныш егет. Ул иртән йокыдан торып, телевизор кабызучы милләттәшләребезне «Манзара» тапшыруында сәламли, җырлый, спорт белән актив шөгыльләнә. Гомумән, уңган-булган егет! Соңгы вакытларда ниләр майтара, нәрсәләр белән янып яши соң Ильяс? -Ильяс, син яшь булуга карамастан, инде ТНВда эшләп тә, иҗат итеп тә популярлык казанасың. Йолдызлык чиреннән курыкмыйсыңмы?
-Бик яшь түгел лә инде мин. Тиздән чәчләрем агара башламагае дип тә куркам әле. Шаярам. Әлбәттә, “Яңа гасыр”да эшләү минем өчен үзе бер бәхет һәм бик зур тәҗрибә. ТНВ күләмендә мин, чыннан да, яшьтер бәлки. “Манзара”ның кайбер тамашачылары да минем бик яшь күренүемне әйтәләр, бәлки экран шулай күрсәтәдер — кайвакыт үземнең яшьтән яшьрәк тә бирәләр.
Ә сорауга килгәндә, йолдызлык чиреннән куркам, әлбәттә, ләкин шулай да миңа андый чир йокмастыр дип уйлыйм. Минем аерым принципларым бар. Мәсәлән, интернетта социаль челтәрләрдә мин бөтен кешегә дә җавап бирәм, нинди генә сорау булса да, берсен дә җавапсыз калдырмыйм. Хәтта көн саен хәлләремне белешүчеләргә дә “Барысы да яхшы. Ә үзегезнең хәлләр ничек?” дип язмыйча калмыйм. Минем белән кызыксыналар бит, хәлләремне сорыйлар, миңа моның кадерен белергә кирәк. Ә язмый башласалар нишләрсең?! Бер дә күңелле һәм рәхәт булмас ул.
Көнкүрештә дә мин бик гади, хәтта күпмедер дәрәҗәдә беркатлы да. Башыма таҗ менеп кунарлык әле нәрсә эшләдем мин? Һәм хәтта ки берәр югарылыкка ирешсәм дә, берәр зуррак эш майтарсам да, беркайчан да борынымны күтәрмәячәкмен. Таҗы башкаларга булсын.
-Син җырлыйсың, ә шигырьләр язасыңмы? Аларны кайдан укып, табып була?
Җырлыйм, ләкин шигырь сүзләре язмыйм. Гади шигырь (хәер, аны шигырь дип атарга да ярамыйдыр инде) яза алам анысы, аны кем дә яза. Без дусларыбыз белән бер чатыбызда хәтта шигырьләр белән генә аралашабыз. Бик кызык килеп чыга. Мәсәлән:
— Уяндым иртән,
Торасым килми икән.
Нишләргә соң?
— Ятмаска иде бик соң.
Мондыйларны без, әллә ни уйлап тормыйча, бернинди әзерлексез, бер-бер артлы язабыз. Әлбәттә, бу шигырь елатмый да, уйландырмый да, үзәккә дә үтми. Ә андыйларны яза алу өчен Ходайдан сәләт бирелергә тиештер дип уйлыйм. Миннән чыкмастыр. Хәер, алай дисәң, кемдер шундый шигырьләрне сата, кемдер сатып та ала һәм шуннан җырлар да чыга бит әле. Эстрадабызда тузга-язмаган сүзләргә салынган җырлар бик күп. Бәлки миңа да керделе-чыктылы такмакларымны сатып акча эшли башларгадыр, ә? Шаяртам, әлбәттә.
— Әгәр дә алтын балык тотсаң, яки джинны очратсаң, син нәрсә сорар идең?
Мине җыр, моң, табигать илһамландыра. Күп кешене шулайдыр дип уйлыйм. Ләкин болардан тыш, мине инде популярлыкказанган, көче, энергиясе ташып торган кешеләр дә илһамландыра. Мәсәлән, Русиянең танылган эстрада йолдызлары арасында бар андыйлар. Концертларында бер генә сүз әйтәләр — бөтен зал кычкыра, кул чаба башлый, аларга кушылып дәррәү җырлыйлар. Үземне илһамладыручылар исемлегенә тагын “Ютуб”тагы блоггерларны да кертер идем.
Бүген “Ютуб” телевидениене кысрыклый башлады. Берничә ел элек кенә бу нәрсә бөтенләй сизелми дә иде, хәзер исә ул көннән-көн популярлаша. Әлеге блогер егет-кызлар телевидение аша беркайчан да яңгырый алмый торган сүзләр сөйлиләр. Курыкмыйлар. Үзләренең каналларына язылучыларны шулай җыялар. Бик зур хезмәт башкаралар алар. Аларның кыюлыгына һәм эшләренә карап, чыннан да, илһамланып була.
Ә Алтын балыктан һәм Джиннан мин нәрсә сорарга икәнен беләм. Кечкенә чагымнан ук белә идем инде. Беренче итеп, теләкләремнең 3 кенә түгел, ә 1000 булуын теләр идем! Менә аннары башланыр иде…
-«Манзара»ның яңа сезоны башланды. Яңалыкларны ничек кабул итәсең?
-Әйе, яңа сезонны яңача, яңа сулыштан башладык. Яңа студия, яңа сәхифәләр, яңа мөмкинлекләр, яңа кунаклар бездә хәзер. Яңалыкларны, үзгәрешләрне бик яхшы кабул итәм. Бүгенге тизлек, әллә нинди технологияләр, шулай ук көчле конкуренция заманында үзгәрешләрсез һич кенә дә булмый бит. Җәйге яллардан чыккач, яңа студиябезне күреп барыбыз да бик сөендек. Искиткеч матур ул, аннан чыгасы да килми! Хәер, моның шундый икәнен телеэкраннар ашаүзегез дә күрәсездер инде.
-Ильяс, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Сиңа уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|