поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.09.2017 Могҗиза

Өшкерүче Фәхерниса әби: «Күз тигән кешенең күзенә каравым гына була, шулай кычкырта башлый мине»

Балтач районына баргач, очраклы гына, бер ханым белән сөйләшеп торырга туры килде. Оныгына бик еш күз тиюе, шуннан баланың көйсезләнүе, йоклый алмавы турында сөйләгәннән соң, ул: «Ярый әле авылыбызда Фәхерниса әби яши, ул өшкереп биргән тоз-суның файдасын күрәбез», – дип куйды.

Фәхерниса әбинең өе дә ерак түгел икән. Килгәч-килгәч дип, өшкерүче әбинең үзе белән танышып чыгарга булдым. Алдан ук әйтеп куйыйм, әби фотога төшмәде.
 
– Мин багучы да, сихерче дә түгел, кызым, өшкерүче генә, – дип каршы алды ул мине.
 
Күрәсең, бирегә шундый максат белән килүчеләр дә бар икән, дип уйлап бетермәдем, әбием тыныч кына сөйләшкән җиреннән, көтмәгәндә, әллә нинди генә ят тавыш белән кычкырып куйды. Куркып киттем. Моны күреп, Фәхерниса әби елмаеп куйды.
 
– Кисәтмәгәннәр идемени? Күз тигән кешенең күзенә каравым гына була, шулай кычкырта да башлый. Үзем дә сизмәстән, ирексездән, кычкырып куям. Сиңа карап та булмый, кызым, бик каты күз тигән. Әйдә әле, башта өшкереп алыйм сине, – дип, догалар укыды, алдына тоз белән су куеп, аларга да укыды. Өчәр тапкыр бик озаклап укыды да үгет-нәсыйхәтләрен бирде. – Һәр эшне бисмилла әйтеп башларга кирәк. Ислам динендә әти-әни хакы зур, аларны кадерләп, Алланың берлегенә, барлыгына ышанып яшәгез. Күз тиюдән саклану өчен, догалар укырга кирәк. Үзең белән сарымсак яки шырпы хәтле генә сары мәтрүшкә таягы йөртсәң дә була. Үзеңне үзең өшкерсәң дә, хәлең җиңеләя. Догаларны ике кулыңны күтәреп укыйсың да сулышың белән өрәсең. Күзләрең ачык булсын. Сулыш белән барлыкка килгән пар үзеңә кайтсын. Каршыңа тоз, су куеп өшкер. «Фәтихә», «Ихлас», «Аятел-көрси», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре бик көчле. Сабыйларга гел сөбханалла, машалла, Алла биргән дәүләт дип карарга кирәк. Доганың көче зур, өшкерүнең файдасы булмый калмый. Минем белән дә шулай булды бит. Бервакыт егылып, аягымны сындырдым. Сынып кына калмаган, табаным да купкан булган. Шуннан соң бөтенләй хәлем булмады. Улларым карават башына дилбегә бәйләп куйдылар, аңа тотынып кына күтәреләм. Көчкә генә атлап йөрим, чәйнеккә су да сала алмый идем. Улларым дәвалый, өшкерә торган берничә кешегә алып барды. Соңгысы, бөтен догаларны да беләсең бит, нишләп үзеңне үзең өшкермисең, сиңа күз тигән, диде. Күз тияргә мин бит чибәр кеше түгел, дигән идем.
Матурлыкка гына тими, кигән киемеңә дә, эшләгән эшеңә дә, кеше белән аралашуыңа да күз тия, диде. Син Алла бәндәсе, әле башкаларны да сулышың белән дәвалыйсың бар, дип кайтарып җибәрде. Шуннан кайткач, догалар укып, үземне өшкердем. Чынлап та, хәлем уңайланып китте. Балалар бакчасында эшләгәндә, балалар бик еласа, тынычландырыр өчен, догалар укып, башларыннан сыпыра идем. Тынычлана иделәр. Догаларны мин кечкенәдән беләм. Кеше дин тотмаганда да, телемнән дога өзелмәде. Ә аларны апа белән миңа абыстай өйрәтте. Мулланы сөргенгә озатканнар, бала-чагалары булмаган. Абыстай ялгызы калып, букчасын асып, өйдән-өйгә йөргән, бер аягы аксаграк та булган. Әти вафат булган туганыннан калган буш өйгә алып кайтты да аны, апам белән без тәрбияләдек. Шунда ул безгә догалар өйрәтте. Үзеңә сокланып карауларын күрсәң, битеңне юып алырга кирәк. Су белән начар энергия китә, – дип сөйли Фәхерниса әби Хәкимова.
 
Әби ара-тирә ят тавыш белән кычкырып-кычкырып та ала, монысы аның сабый вакытыннан ук килә икән. Ул моның хикмәтен, ягъни күз тигән кешенең күзенә карагач шулай булуын үзе белмәгән дә.
 
– Фермада сыер савучы булып эшләгәндә, карда кырыена күз тигән берәү килеп басса, шулай кычкырырга тотына идем. Минем тавыштан куркып, сыер типкән вакытлар да күп булды. Чиләккә тибеп җибәреп, сөт түгелгән чаклар да калмады. Кешеләрдән дә күп ишетергә туры килде. Балалар бакчасында эшләгәндә, өч айга бер тапкыр медосмотр уза идек, кайбер кабинетка кергәч, табибны күрүгә кычкыра башлыйм. Алар миңа, синдә нервы инде, нервы, дип әйтә иде. Ничек психиатрия хастаханәсенә илтеп япмаганнардыр, – дип көлә Фәхерниса әби.
 
Аның төшләре дә бик еш кына рас килә икән. Дога укыганда кимчелекләре булса да, төшенә кисәтеп керә ди.
– Берьюлы догаларны ашыгып укыган кебек булдым. Шуннан соң төш күрәм: ап-ак чебиләргә җим бирәм. Арада берсенең башы юк. Бер доганы бисмилласыз гына укыганмын, күрәсең. Бисмилла бит ул – һәрнәрсәнең башы. Шуннан соң тиз генә юынып алдым да йөз кат тәсбих тарттым, Ходайдан кичерүен сорадым. Тормышта буласы хәлләрне дә алдан белдертә миңа төш. Төшләрне хәерлегә генә юрарга кирәк, – дип, үгет–нәсыйхәтләр биреп озатып калды мине Фәхерниса әби.
 
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, Балтач районы
Шәһри Казан
№ --- | 28.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»