поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2010 Мәгариф

СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ....

Һәр елның билгеле бер исем астында узуы гадәткә кереп бара. Узган ел Спорт һәм яшьләр елы буларак, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап узса, быелгысы президент Дмитрий Медведев Указы нигезендә иң белем һәм тәрбия биргән, мәгърифәт нуры тараткан һөнәр иясе – Укытучы елы буларак игълан ителде. Шунлыктан соңгы елларда дәрәҗәсе кими башлаган һөнәргә игътибар артыр, аның кысаларында узган чаралар, башкарылган эшләр укытучыларның тормышын яхшыртырга, мәктәптә белем бирү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәр дигән өмет уяна.

Марат ЛОТФУЛЛИН, ТР Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре:

 

– Бездә укучының белем дәрәҗәсен мөгаллим хезмәте белән билгеләү бар. Бик үк дөрес әйбер түгел бу. Укучының белеме укытучыдан гына түгел, ә үзенең сәләтеннән, тырышлыгыннан да тора.

 

Педагогның хезмәтен түбән бәяләү – иң зур ялгышлык. Әлбәттә, күп түләсәң, яхшырак эшли башлаячаклар дип әйтү дөрес түгел. Шулай да, яхшы белем бирерлек көчле укытучылар мәктәпкә эшкә бармый, чөнки бу һөнәр белән тормышны җайлап булмый. Белем биргән очракта да мөгаллимнәр бар көчен куеп эшләми, бу юнәлештә үсәргә теләми. Елдан-ел “3” легә укыганнар педагогика институтларына укырга керә, аннары ярты-йорты белеме белән мәктәпкә эшкә килә, балаларны укытырга керешә, шуңа күрә укытучыларның интеллект дәрәҗәсе түбәнәя бара.

 

Әйе, педагогик сәләте булырга мөмкин ул кешенең, ләкин белемсез икән, талант кына файдасыз. Үзең белмәгәнне кешегә өйрәтеп булмый. Балаларыбызны көчле мөгаллимнәр укытсын өчен, аларның хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Эш хакы зур булса, сәләтле кешеләр педагогика өлкәсенә килер иде. 2010 ны Укытучы елы дип игълан итү мәсьәләне хәл итүдә принципиаль үзгәрешләр кертә алмаячак дип уйлыйм.

 

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры:

 

– Укытучының хезмәт хакы түбән булу белән беррәттән, өстәмә методик китаплар, күргәзмә әсбаплар җитмәү, балаларның уку белән кызыксынмавы зур проблема булып тора. Дәреслекләр басыла, ләкин еш кына мәктәпнең авыр матди хәле аркасында аны сатып алырга акча булмый. Электрон әсбапларга килсәк, белем йортларының заманча җиһазланмавына килеп терәләбез. Татар теленә кызыксыну уятыр өчен дә балаларга сыйфатлы, кызыклы китаплар, компьютер программалары юк.

 

Укытучы елы дип игълан итү мөгаллим һөнәренә игътибарны юнәлтер өчен кирәк дип уйлыйм. Соңгы вакытта мөгаллим көлке объектына әйләнеп бетте. Элек аның турында шундый матур һәм мәгънәле кинофильмнар бар иде, ә хәзер аны мыскыллы рәвештә күрсәтәләр. Бәлки, җәмгыятьнең аңа карата карашы үзгәрер. 2010 елда, бәлки, кирәкле сүзләр әйтелеп, мәсьәләне хәл итәрлек гамәлләр тормышка ашар. Хөкүмәт мәктәпнең, укытучының матди проблемасын чишүгә нидер эшләр дип өметләнәсе килә.

 

Бүген югары категорияле мөгаллимнең уртача хезмәт хакы – 6-7 мең сум. Күбрәк алыр өчен аңа өстәмә дәресләр бирергә туры килә, шул рәвешле эшчәнлек нәтиҗәлелеге кими, укытып арый, үз өстендә эшләргә хәле калмый. Балаларны кызыксындыру өчен, һәрвакыт фантазияне эшкә җигәргә, аларның ихтирамын яуларга кирәк. Укучылар алдында матур киенгән, энергиясе ташып торган, харизмалы укытучы басып торырга тиеш. Мөгаллимгә дә эшләү өчен мотивация кирәк.

 

Галишан НУРИӘХМӘТ, ТИҮ рәисе:

 

– Мәгариф өлкәсендә төп проблема – ул туган телне кысрыклау. Милли-төбәк компонентын алып ташлагач, БДИны бары тик урысча гына бирергә дигән закон чыккач, татар мәктәпләре ничек яшәргә тиеш соң? Казанда соңгы елларда оптимизация дип татар мәктәпләре ябылды. Районнарда да шул ук хәл. Татар дип саналган мәктәпләрдә дә татарча укыту калмады диярлек.

 

Укытучы елы дип игълан итеп, купшы сүзләр сөйләү урынына конкрет гамәлләр эшләнсен иде. Казанда татар мәктәпләре бар дип хисап тоталар, ләкин аларның нинди хәлдә булуын берсе дә күрергә теләми. Татар балалары иске, шыксыз биналарда белем ала. Башкалада бассейнлы, яңа технологияләр нигезендә укыткан заманча белем учаклары төзеделәр, ләкин анда бер генә дә татар сыйныфын оештырырга теләмәделәр. Укытучы елына сылтап, ичмасам бер элиталы татар мәктәбе ачуга ирешә алсак иде без!

 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, журналист:

 

– Укытучының беренче проблемасы – кәгазь боткасы. Аның эшендә документация артык күп. Иҗади эшләргә мөмкинлеге, вакыты юк, кәгазьләре генә дөрес тутырылган булсын. Шуңа да балалар белән уртак тел таба алмаса, кәгазь “укыта” белгәнгә өстенлек бирелгән очраклар шактый еш күренеш.

 

Икенчесе – түләү. Бүген мәктәп яшь белгечкә түбән хезмәт хакы түли, андый акчага бүтән эш урыны табылмаган яки үз эшенең фанатигы булганнар гына бара. Урамда игълан таратып йөрүчеләр дә мәктәптәге укытучыларга караганда күбрәк алганда кем генә мөгаллим булып барсын?

 

Өченче проблема шушы икесеннән килеп чыга торгандыр. Җәмгыятьтә укытучы профессиясенә хөрмәт белән карау көннән-көн кими. Бу аеруча шәһәр мәктәпләрендә күренә. Еш кына бай ата-аналар укытучыларга өстән карап сөйләшә, нәтиҗәдә аларның балалары да үзләрен дөнья кендеге итеп тота. Мөгаллимнәр – иң ярлы катламнарның берсе, ә шул ук вакытта мәгариф җәмгыятьтә иң ришвәтчел өлкәләрнең берсе итеп кабул ителә. Шушы шартларда мәктәптә укытучы булып эшләү бик авыр хезмәт дип уйлыйм.


Роза НУРГАЛИЕВА, Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 2 | 15.01.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»