поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.09.2017 Язмыш

Алтмыш сигез яшендә газиз әнисен кабат күрә ул...

Шулай берчак, автовокзалда сүз иярә сүз китеп, очраклы танышлардан бик гыйбрәтле, могҗизага тиң вакыйганы ишеттем.

Бу хәлнең башы 1921 елларга барып тоташа. Илдә ачлык вакыты. Кычыткан да үсмәгән бик каты корылык хөкем сөрә. Ире кинәт үлеп киткәч, Миңлекамал берсеннән-берсе кечерәк өч баласы белән ялгыз башы торып кала. Ни чарасы да калмагач, балаларын ияртеп, Удмуртия якларына чыгып китә ул.
 
Тамак адәм баласын кайларда гына йөртми. Тик чит җирдә озак яши алмый Миңлекамал, кире туган авылына кайтырга була. Юлда бик нык ачыгалар. Миңлекамал балаларын пристань янында калдырып, тиз генә бер авылга барып ризык теләнеп килергә була. Сабыйларын ияртсә озак, аннан соң бик нык алҗыйлар да. “Шушында гына утырып торыгыз, мин хәзер ризык табып килергә тырышам, аннары сезне пароходка утыртып алып кайтырмын”, - ди ана. Йөгерә-йөгерә якындагы авылга китеп бара. 
 
Әниләренең пароходта кайтабыз, дигән сүзе хәтерләренә кереп калган балаларның. Өчесе дә шунда әниләрен эзләп керәләр дә, китеп баралар. Ярты ипи кыстырып, тирләп-пешеп килеп җиткән Миңлекамал өч баласының берсен дә тапмый... Балаларын югалтуны бик авыр кичерә ул. Чактан гына акылдан язмый кала. Авышып сөйләшә башлый, кырларга чыгып, ике кызы белән улын чакырып йөри.
 
Шул вакытта авылда бер ирнең хатыны авырып үлеп китә. Дүрт баласы белән тол калган бу кеше Миңлекамалны үзенә алып кайта. Шул балалар белән юанып, яңа тормыш башлап, акрынлап кына рәткә килә Миңлекамал. Балаларга бик әйбәт әни була. Ун ел яшәгәч, ире үлә. Миңлекамал дүрт үги баласын да лаеклы итеп тәрбияләп үстерә. Балалары берсеннән-берсе акыллы, тәртипле булалар. 
 
...Миңлекамалның өч сабые утырган пароход Костромага килеп туктый. Иң олысы - Минзәлифә - әниләре булмагач, еларга тотына. Энесе белән сеңлесен читтә калдырып, әнисен эзләп карый. Аны милиционерлар күреп алалар да, балалар йортына озаталар. Минзәлифә аны-моны аңлата алмый, үзе д кечкенә була. 
 
Балалар йортында Минзәлифә өчен кыямәткә тиң көннәр башлана. Кызчык бер генә русча сүз дә белми. Бары тик үзенең исемен генә әйтеп аңлата ала. Балалар арасында да, тәрбияче апаларыннан да берсе дә татар булмый.
 
Минзәлифә әнисен бик нык юксына, аны сагынып төннәр буе елап чыга торган була. Бөтенләй чит-ят кешеләр арасында үзен ким хис итә, рәхәтләнеп сөйләшергә аны аңлаучы кеше дә табылмый бит. 
 
Үсә төшкәч, Минзәлифәгә бәхет елмая. Костромада берәүләрнең җиденче баласы суга батып үлгән була. Шул ата-ана очраклы рәвештә генә Минзәлифәне күреп, кызны үзләренең вафат балаларына охшаталар. Шуңа да аны кызлыкка алалар. 
 
Бу вакытка Минзәлифә инде галәмә ткенә рус телен үзләштергән була. Рус мохитендә тәрбияләнгәч, үсә-үсә бөтенләй туган телен оныта. Үги әти-әнисе, аны чиркәүгә алып барып, исемен Манифа дип үзгәртәләр. 
 
Буй җиткергәч, Манифа совхозга савымчы булып урнаша. Сылу кызга ферма мөдире Андрейның күзе төшә. Озакка сузмый егет, уңган-булган Манифаны хатынлыкка ала. Аларның дүрт уллары туа. Манифа да чын бәхеткә ирешә. 
 
Тормышлары ал да гөл генә барса да, хатынның йөрәгендә бер уй, борчу: әнисен, сеңлесе белән энесен табасы килә, гел шулар турында уйлый. Шулай кунак ашы вакытында бер күркәм татар гаиләсе белән танышып китәләр. Гаиләләре белән дуслашып яши башлый.
 
Бер эчкерсез аралашу барышында Манифа үзенең тормыш юлын сөйләп бирә. Гаилә башлыгы Фирзаян шунда ук: “Безнең районда Миңлекамал исемле хатынның өч баласы югалган иде бит, син шуның кызы түгел микән?” - дип абайлап ала. Манифа бу сүзләрне ишеткәч бик сөенә, Фирзаянның сүзләре хак булса иде, дипшатлык яшьләрен агыза. 
 
Икенче көнне үк, Манифа-Минзәлифәнең фотосурәтен салып, Фирзаян үзене ңтуганнарына хат язып сала.  
 
Авылдагы карендәшләре, хатны алубелән, Миңлекамал янына баралар. Карчык фотосурәтне күрүгә үк үз кызының чалымнарын таный. Инде алар Фирзаяннарга хат юллыйлар. Миңлекамалны тәрбияләүче төпчек үги улы Минзәлифәләрне гаиләсе белән үзләренә кунакка чакыра.
Озакламый, Минзәлифә ире белән туган авылына кайтып төшә. Алтмыш сигез яшендә газиз әнисен кабат күрә хатын. Миңлекамал да бу сөенечтән нишләргә дә белми. “Газиз балаларымны күрмичә үле пкитәрмен дип курыккан идем бит”, - дип сыктый карчык. Гомер көзендә Минзәлифәсен булса да күреп кала ул. 
 
Кызы белән кияве татарча белмәгәч, рәхәтләнеп авыз тутырып сөйләшә дә алмыйлар. Миңлекамалның улы белән килене аша аралашалар. Тагын ике бертуганының язмышын белмәү генә йөрәкләрен өзә... 
 
Минзәлифәләр Костромага китеп бер ай узгач, Миңлекамал вафат була. 

Р. КАМАЛОВА
Себерке
№ --- | 28.09.2017
Себерке печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»