|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2010 Җәмгыять
БУЙДАКЛАР ЙӨРИ КАРТАЕПБылтыр республикада 14 мең 700гә якын гаилә таркалган. Аерылышучыларның яртысы диярлек – яшь гаиләләр. Шунысы да бар, соңгы биш елда Татарстанда тәүге тапкыр пар балдакларын салырга теләүчеләр кимегән. Хәер, бу аңлашыла да. Кияү һәм кәләшләрнең күбесе “акыл кергәч” кенә өйләнешә башлаган. Статистика мәгълүматларына караганда, республикада гаилә корырга теләүче ир-атларның уртача яше 30га, ә хатын-кызларныкы 24кә җиткән.
Министрлар Кабинеты каршындагы Гражданлык актларын теркәү идарәсенең киңәйтелгән утырышын күңелле хәбәрдән башладылар. Былтыр республикада 29 мең 392 гаилә учагы кабынган. Алдагы еллар белән чагыштырганда, өйләнешүчеләр саны кимемәгән. Эре шәһәрләрдә исә киресенчә кияү-кәләшләр саны арткан. Гаилә төзергә теләүчеләрне кризис та куркытмаган. Туган балалар саны да соңгы 17 елда теркәлгән күрсәткечләрне уздырган. Былтыр 47 меңнән артык сабый якты дөньяга килгән. Нарасыйларның яртысы – гаиләнең беренче шатлыгы, ә өчтән бере – икенче бала. Былтыр дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый үстерүчеләр 2 процентка арткан. Туган балаларның һәр алтынчысы тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Узган ел ир балаларга ешрак Әмир, ә кызларга исә Дарья дип кушканнар. Болардан тыш, иң кәттә исемнәр дип Тимур, Кирилл, Никита, Данил, Анастасия, Азалия, Алина һәм Полина санала.
Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр республика ЗАГСларына гаиләне таркатырга дип килүчеләр 1 меңгә кимрәк. Барлыгы 14 мең 669 пар аерылышкан. Мондый карарга килүче гаиләләрнең 40 проценты, күп дигәндә, 5 ел бергә яшәгән. Арада паспортка мөһер сукканның икенче көнендә үк ЗАГСка әйләнеп кайтучылар да бар.
...Булат кәләшен туй мәҗлесе вакытында ташлап чыгып китә. Алар кабат аерылышырга дип ЗАГСка килгәч кенә очрашалар. Яңа гына егерменең теге ягына чыккан югары уку йорты студентларының, өйләнешәбез, дигән карарын ике як әти-әни дә теләр-теләмәс кенә кабул итә. Әмма балаларга каршы килүче булмый. Зурлап никах үткәрәләр. Туйга әзерлек башлангач та бөтен чыгымнар әти-әниләр җилкәсенә төшә. Җилбәзәк егет туй өчен әллә ни борчылмый. Аңа ничек булса, шулай ярый. Кыз ягы исә барын да җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә чыгымнары да кодаларныкыннан артып китә. Туй вакытында тамадага түләр өчен акча юклыгы ачыклана. Егет ягы моңа артык пошынмый. Кызның әнисе исә тиешле сумманы яшь парларга дип җыелган “акча янчыгы”ннан алып бирергә уйлый. Моны күреп алган кияү тартманы эләктерә дә мәҗлестән чыгып кача. Шуннан юкка да чыга... Паспорттагы ире икенче көнне дә әйләнеп кайтмагач, Дилә аерылышу турында гариза тапшыра. Булатны ике көн узгач, иптәшләреннән эзләп табалар. Бу вакытта егетләр җыелган акчага машина сатып алырга җыена...
...Республиканың ЗАГС идарәсе белгечләре аерылышуга китергән сәбәпләрне өйрәнгән. Былтыр аерылышкан парлар арасында үткәргән сораштырудан күренгәнчә, күпчелек очракта гаиләләр ир һәм хатын арасында аңлашылмаучанлык туу аркасында таркалган. Икенче урында – матди кыенлыклар. Аерылышырга килгән парларның өчтән бере шулай дип җавап биргән. Акча ягы күбрәк яшьләрне борчый икән. Хыянәт итү – өченче, ә эчкечелек дүртенче баскычта. Беренче бишлеккә туганнарның гаилә эшенә тыкшынуы да кергән. Әлеге аерылышучылар 20 процентны тәшкил итә икән. Мондый хаталардан котылу өченме, соңгы вакытта гаилә корырга теләүчеләр ашыкмый башлаган. Бу бигрәк тә ир-атларга кагыла. ЗАГСка килүче кияүләрнең күбесенә 25-34 яшь икән. Кәләшләр исә нигездә 18-24 яшьтә парлаша. Нәтиҗәсе күз алдында, ди белгечләр. Паспортларына “кара” мөһер суктыручылар кимегән. Тик белгечләр икенче нәрсә турында борчыла: сайлана торгач, буйдаклар ярык тагарак янында утырып калмагае.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|