• 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 07.02-08.02 "Юлдашның туган көне". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Яшь бэрэнле сарыклар сатыла. Тел.89196856255
  • Ике булмэле фатир сдавать итэм. Бэхетле янында. Яшэу очен барлык момкинлеклэр бар. Фатир чиста ремонттан сон. тел.89274206799
  • Казан Яңа Савин районы, Ибрагимова, Волгоградский 22 урамында урнашкан 3 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Мэскэу базары Якын. Метро якын. Автобус тукталышлары якын. Тел. 89534848999
  • Мунча хэм сауна очен ташлар сатабыз. Оптовикларга ташламалар бар 89625485476 Лэйсэн.Казан.
  • Яна капчыклар сатабыз. Ак хэм яшел тостэ. Оптовикларга ташлама ясыйбыз. 89625485476 Лэйсэн.
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бәясе аена 10 мең. Тел: 89274406462
  • Роторная 11адресы буенча булмә сатыла, шкаф-купе, диван калдырабыз, 89518954298
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир озак вакыт өчен татар гаиләсенә яки татар кызларына арендага бирелә. Уңайлы урында, яхшы күршеләр. 89872974229 (фатир хуҗасы)
  • Казанда Московский район тирэсендэ снимать итэргэ бер булмэ кирэк иде тиз арада егет кешегэ 5-8 мен тирэсенэ. шал. пож 89393968403

 

 
Архив
 
 
27.09.2017 Мәдәният

Камал театры яңа 112-нче сезонын ача

6 октябрьдә 19.00 сәгатьтә легендар "Зәнгәр шәл" спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 112-нче сезонын ачып җибәрә, ә 7 һәм 8 октябрьдә узган сезоннын премьерасы - И.Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле тәкъдим ителәчәк. Яңа сезонда Камал театры тамашачыларын Зур һәм Кече сәхнәдә берничә премьера көтә.

Зур сәхнәдә өстенлек татар классик әсәрләренә бирелә. Кече сәхнәгә театр яшь режиссерларны замана драматурглары әсәрләрен куярга чакыра.
 
Яңа сезонның беренче премьерасы - Кече сәхнәдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышында, Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" бер актлы пьесасы. Пьеса Норвегия-Кытай-Россия илләренең уртак проекты, ул кешеләрннең һәм халыкларның мәҗбүри күчеп китү һәм миграция темасына багышланган.
 
7 ноябрь - Камал театры өчен үзенчәлекле дата. Татар сәхнәесенң бөек реформаторы Марсель Сәлимҗановның туган көне. 2002 елдан Фәрит Бикчәнтәев инициативасы буенча әлеге истәлекле көнне премьера белән билгеләп үтү традициясе барлыкка килде. Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле театр өчен нәкъ менә шундый, символик әсәр. Әлеге пьесаны иҗат итәргә яшь режиссер Илгиз Зәйниев алынды. Әлеге әсәрне ул шигъри театр чаралары аша күрсәтә, анда көнкүреш һәм тарихи конкретика юк, ләкин безнең күз алдында иллюзияле, өрәкле, образлар, метафоралар һәм серләр тулы дөнья туа. Спектакльдә труппаның зур өлеше катнаша, а баш рольләр татар яшьләренең кумирлары Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллинага бирелгән.
 
Декабрьдә татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевнең Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Әтәч менгән читәнгә" әсәре сәхнәләштерелә. Баш рольдә -  күп еллар дәвамында иҗади эзләнүләрдән соң театрга кире әйләнеп кайткан Рамил Төхвәтуллин.
 
Февральдә Фәрит Бикчәнтәев 2000-нче еллар башы хиты -  Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява..." комедиясен яңартып куячак. Ә апрельдә татар режиссурасының балкып килүч йолдызы Айдар Җаббаров (Камал театрында ул "Ленсовет" һәм "Современник" театрларында спектакльләр куйган арада иҗат итә) Гаяз Исхаки әсәрләре буенча куелган "Тормышмы бу?" спектаклен иҗат итәчәк.
 
112-нче сезонда шулай ук Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артисткалары Люция Хәмитова, Илсөя Төхвәтуллинаның юбилей кичәләре көтелә.
 
Юбилей чараларыннан башка Камал театрының яңа сезонында Татарстанның Кама елгасы аръягы - Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренә традицион гастрольләр каралган. 9-14 декабрьдә Камал театры янәдән "Һөнәр" татар яшь режиссура фестивлен үткәрә.  Декабрьдә "Яңа татар пьесасы - 2017" конкурсы җиңүчеләре исемнәре билгеләнә. 2018 елның май ахырында Төрки халыкдарның V "Нәүрүз" Халыкара театраль уку-укыту форумы узачак.

---
Камал театры
№ --- | 27.09.2017
Камал театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты