поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.09.2017 Сәясәт

Татарстан Президенты Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Үзбәкстанда татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Чара Алишев Навои исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

Очрашуда Үзбәкстан мәдәният министры Бәхтияр Сәйфуллаев, Россия Илчесе Владимир Тюрденев, Татарстан Премьер-министры урынбасары, «Милли шура»  рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Презиңденты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе  Ринат Закиров, Татарстан министрлыклары вәкилләре катнашты.
 
Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Үзбәкстан башкаласында 100 меңнән артык татар яши, ә илдә гомумән 280 меңләп татар яши.
 
Ул билгеләгәнчә, милли мәдәни үзәк 1990 елдан бирле эшли һәм Үзбәкстандагы милли мәдәни үзәкләрнең иң активы дип санала.

«Без төрле бәйрәмнәр уздырабыз, чараларга яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Ил җитәкчелеге белән аңлашып яшибез. Үзбәкстанда татарларга үз мәдәниятларын, гореф-гадәтләрен саклау өчен бөтен уңай шартлар бар», — диде Ришат Нәбиуллин.
 
Аның сүзләренчә, татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итәргә әзер. Аерым алганда, республикага авыл хуҗалыгы продукциясен китереп була.
 
«Бездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүх өчен бик әйбәт климат. Елына 11 ай сезон дәвам итә. Шулай ук безнең продукция — дөньядагы иң яхшыларыннан», — дип ассызыклады ул.
 
Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстаннан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне Татарстанга китереп, республика агросәнәгать парклары мәйданында сату мөмкинлеген карарга йөкләде.
 
Татарстан Президенты бары сәүдә белән генә хезмәттәшлекне чикләмәскә өндәде. «Туристлар килсен, мәгарифтә элемтәләрне үстерергә кирәк. ИТ өлкәдә хезмәттәшлек итеп була», — диде Рөстәм Миңнеханов.
 
Шулай ук татарлар Татарстан Президентыннан Үзбәкстанда татар театрлары һәм милли ансамбльләре гастрольләрен оештыруны сорадылар.
 
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Үзбәктсанда татар диаспорасы дөньяда иң күп санлыларның берсе. Ул татар җәмәгатьчелегенә туган телне, гадәтләрне сакалуга игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде.
 
«Бу бик олы миссия. Без тарихыбызны истә тотарга тиеш, үз гореф-гадәтләребезне сакаларга. Әмма бу кеше теләгенә бәйле. Шуңа да бу эштә, беренче чиратта, без сезгә ышанабыз», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
 
ТР Президенты Үзбәктсан җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
 
Шуннан татар халкы мәдәниятын һәм традицияәрен саклауга керткән өлешләре өчен Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
 

---
Addnt.ru
№ --- | 24.09.2017
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»