|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2017 Мәдәният
Ваһапов фестивале Финляндиягә юл ала30 сентябрь көнне Хельсинкида Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы концерты үтәчәк. Бу юлы Финляндия татарлары алдында Ваһапов фестиваленең яшь лауреатлары Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов чыгыш ясый. Аларга исә күренекле музыкант, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев ярдәм итә. Иҗади делегацияне продюсер Рифат Фәттахов җитәкли.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Ваһапов фестиваленең кайгыртучылар Советы рәисе Разил Вәлиев. Күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе белән аерым очрашу да каралган.
--- |
Иң күп укылган
|