• 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Рәдиф Җамалетдинов
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 28 Октябрь Шәүкәт Биктимеров (1928-2012)
  • Буаз тана сатыла тел 89874079583 Актаныш районы Табанлыкул авылы
  • Актаныш. Жалюзи рулонные шторы 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Тэртипле, тыныч татар кызларына озак вакытка общ булмэ арендага бирэм. 12кв.м. ост, метро якын. куршелэр тэртиплелэр. 5,5+кв.плата 89272469637
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла. Ленин проспектында. Яхшы ремонт. 8 (927) 042-10-88
  • Казан шэхэре, Даурская урамында 18 кв м. булмэ сдавать ителэ. Жихазлар бар. Горки парк янында. Бэясе 8500. 89274430192.
  • Угез ите сатыла (алгы бот) 280 сумнан Казанга китереп биру момкинлеге дэ бар 89506660021
  • Ботлата тана ите сатыла. Апас районы. 89083421187
  • Ике билет сатам Лэйсэн Гимаева хэм Булат Байрамов концертына. 600 сум. Казан. (27.10.18) 89083421187
  • Сдается комната 12.4ка.м. с частичной мебелью. холодильником. пластиковые окна. по ул.братья касимовых д22/7. Плата 7 тысяч.р. 89173960491

 

 

 
Архив
 

27.09.2017 Язмыш

Балаларымны мәче сөяр, иремне сөяркәләр назлар өчен тәрбия кылганмын

- Тату-дус, мәхәббәт ялкыннары сирпеп торган гаилә идек без өйләнешкән елларда, - дип әйтеп куйды Илнара янәшәсендә утырган, инде күптәннән күрмәгән яшьлек дустына.

- Төзелештә көне буе аяк өсте торып, мастерок болгап, кирпеч куеп, эштән соң да калып ике сәгать артыгын эшләп, өйгә кайтканнан соң, өс киемнәремне салып элгәчтен, “Әзрәк кенә ял итим, башым да авырткан шикелле, аннары торып чәй эчәрмен” - дип, дивандагы мендәрчеккә башымны куеп, йокымсырап китәм дигәндә генә, унберенче сыйныфта укучы малаем Рәмис кайтып керде. Исәнме юк, саумы юк, сумкасын почмакка тотып атты да, түрдәге диванда йоклап яткан, гаиләбезнең “горурлыгы” булган, зур кара мәче янына ашыкты. 
 
- Әни, мәче ашаганмы ул, нишләптер эче бәләкәй шикелле тоела? Кая “Вискас”ы,  биреп карыйм әле, бәлки ачтыр ул? Менә, сыйпагач та күзләрен ачмый, әкерен генә фырылдый. Ач инде ул, ач. Ашамаган.
Улым, мәчене сыпырырудан туктап, мәче өчен махсус ясалган аерым бүлмәдән ризыгын алып килеп, савыты белән диванга куйды.
Мин тыныч кына:
- Балакаем, нигә савытны диванга куясың, нигә бүлмәсенә алып барып ашатмыйсың?
- Әни-и-и, тавышлама инде, мәчене куркытасың бит. Ашатып кына карыйм.
Рәмис, мәчене борыны белән “вискас”ка тыгып, төрткәләп күпме генә ашатырга тырышса да, мәче, тук булгач, канәгатьсезлек белдереп мырлады да,  яңадан диванга җәелеп ятты. 
 
Ишектән атылып-бәрелеп Казан университетының өченче курсында укучы кызым Ләйсинә кайтып керде. Иртәгә ял, бүген кыскартылган уку көне булгач, кайтып та җиткән.   “Әни, ни хәлең бар, атна буе ничек тордыгыз, чирләмәдегезме, әти кая?” - дип хәл белешү юк, аркага аса торган сумкасын  йокы бүлмәсенең ишегенә томырган иде, китаплар белән шыплап тутырылган сумка үз авырлыгы белән ишекне бәреп ачып, диванга таба очты. Сумка узасы юлдан өч мәртәбәгә озынрак, прихожий белән мәче яткан диван арасын кызым ике секундка алданрак үтеп мәчегә ташланды.
 
- И-и-их! Песи-пескәем! Сагыныплар беттем үзеңне. Көчкә атна ахырын җиткердем. Кая бер үбим әле-е-е үзеңне-е!? Рәмис, нәрсә торасың күсәк шикелле катып? Бар сумкамнан “Роял канин”ны алып кил! Казаннан алып кайттым бит ризыкның кыйбатлысын! Ә бу “вискас”ыңны  түгеп, савытын юып китер! 
 
Мине - әниләрен - уйлап бирүче дә юк. Хәзер инде икәүләшеп мәчене көчләп ашатырга азапланалар. Тук мәче нишләп ашасын, әле ашаган гына булгандыр, бүлмәсенең ишеге һәрчак ачык, ашау салынган бит. 
Телевизордан мәче ризыгының нинди дә булса төренең рекламасын күрсәтсәләр, икенче көнне үк: “Кайсыбыз алдан өлгерә” дигәндәй, йә аталары, йә үзләре, кадала-бетә чабып, шуны алып кайталар...
 
Көчләп тә ашата алмагач, кызым елый ук башлады: 
- Әни, ветврач чакыртыйк, чирли ул, әнә күзе дә йомык, - дип сытылырга тотынды.
- Кызым, нишләп чирләсен, йоклый гына ул, - дигәннәремне колагына да элмәде.
 Ләйсинәнең елау тавышына ишектән әтиләренең кайтып керүен дә ишетмәгәнбез: 
- Нәрсә улашасыз, ни булды инде тагын? Нишләттегез мәчене? Китегез хәзер үк яныннан! 
- Әнә, кызың мәчегә скорый чакыртыйк дип тинтерәтә.
- Кая борылып торыгыз әле, мин аңа яңа төр ашамлыклар, “Бозита”, “Хиллс”, алып кайттым, - диде дә ары-бире йөреп, “сөйкемле сөякне”, ашатыр өчен мәшәкатьләнә башлады. 
 
Мәчеләрен өчәүләшеп күтәреп, “кая үзем”, “мин күтәрәм”, “син соңыннан да өлгерерсең” дип, һәрберсе үзенә тарта-йолкый, мырауҗанның аппартаментына кереп киттеләр. Төгәл беләм, бик озакка! Мин әллә бар, әллә юк! Мин юк! Инде баш авыртуым онытылган, хәл кергән, тик минем ихтыярдан тыш, ирексездән-мәҗбүриләп күзләремә яшь кенә тулган.
 
Иркәли-сөя, өчәүләшеп, бәләкәйдән үстерделәр песиләрен. Кызым укуына киткәч, әле дә атна буе малай белән атасы мәче бүлешә алмыйча тарткалашалар... Аптырагач, инде мәчеләрен бүлеп тә бирдем: Рәмис мәктәптән кайткач уйнатыр, әтиләре эштән кайткач, малай дәрес әзерләргә утырганда. Мәчесе белән йокларга да ятар. 
 
- Детсад, билләһи! Берегезгә унҗиде яшь, икенчегезгә кырык тулды, оят кирәк әзрәк! - дигәнемә эндәшми калуны кирәк дип санадылар бугай ул вакытта.  
 
Мәче белән уйнау чираты үзенә эләкмәгәндә, йә атасы, йә Рәмис компьютерга барып ябышалар. Мәчедән аерып алып булмаган кебек, 21 гасыр зәхмәт тартмасыннан да шулай ук кубарып алып булмый аларны. Һәр атна саен, Ләйсинә кайткач, өчәүләшеп чыр-чу киләләр.
 
Кухняга чыгып, чәй пешереп, өстәл әзерләдем дә, үзләрен табынга чакырдым. Мәчеләрен күтәреп, йөгерешеп чыктылар. Утырыштык тезелешеп, дүртәүләп. Бишенчебез - мәчегә урын түрдән үк. Аны аерым урындыкка утыртып куйдылар да, чәй эчәбез. Мәче белән әңгәмә корып җибәрделәр. Тегесе дә, бастырып куйган зур тәһарәт комганы кыяфәтен алып, арт санына утырып, кем сөйли шул якка башын боргалап, күзләренә туры карап, сүзләрен хуплагандай игътибар биреп тыңлый. Мәче адресына нинди генә мактау сүзләре ишетмәдем мин. Ирем Рависның бу кадәрле дә матур тасвирлау сәләтен белә идем, тормыш итә башлагач, шул матур, ягымлы сүзләрне миңа да борчак урынына сипте, тора-бара аз-маз гына, ямаулык өчен генә “кошчыгым син минем” дигәли башлады, соңгы елларда аларын да ишеткәнем юк иде инде. Әйтерсең лә урындыкта, каршыбызда, мәче түгел, хан кызы иттереп сурәтләде инде менә ул аны... Ахырда, чамадан тыш хискә бирелеп, ялгыш артыгын, хатын-кызларга гына әйтелә торган ягымлы сүзләр ычкындырды.  
 
Сөйләнеп чәй эчә торгач, кәнфит бетеп киткән икән. Апасының алдыннан Рәмис, инде тешләнеп ашала башлаган кәнфитен алды. Тегесе үпкәләп: 
- Менә бүтән кайтмам да, - дип энесен куркытырга тотынды. Үзләре бик дуслар балаларым, күрешми торсалар сагынышып бетәләр. 
Әче коймак камыры кебек баядан бирле кайнап, нишләргә белмичә, җай чыкканын көтеп җиткерә алмыйча утырган идем, ниһаять:
- Әһә, кәнфит кирәк булдымы? Бетеп китте мени? Һәрберегездә акча бар! Нигә алып кайтмадыгыз? Мәчегезгә төрледән-төрле тәм-том ташыйсыз, берегездән-берегез уздыра-уздыра, аталы-балалы. Минем дә торт ашыйсым килә! Минем хәзер мәче кадәрле дә кадерем юкмы? Кайтасыз да шул мәче янына йөгерәсез, кайтасыз да мәче сыйларга-иркәләргә тотынасыз. Сыйлый-сыйлый сарык кадәр булды бит инде мәчегез. Әйдә, эт тә алып җибәрегез! “Әни, ни хәлең бар” дип сораучыгыз юк. Оятсызлар сез!  Эндәшмәгән саен башыма менә барасыз. Нәрсә дип, авызымнан өзеп, сезне ашаттым?! Ә син, әтисе, мондый матур сүзләрне каян өйрәндең? Күптән оныткан идең бит! Сөяркәң өйрәттеме? Нигә миңа ул сихри сүзләреңнең берсен генә дә әйткәнең юк? Бу татлы сүзләреңне мәчегә түгел, миңа атап әйтсәң, сөенечемнән алдыңа килеп тезләнеп, аякларыңны үбеп, күптән хуштан язып егылган кеше идем инде. Ә син сөяркәңне күзаллап, мәче белән буталып-саташып утырасың.
 
Өчәүләшеп мәче дип өтәләнәсез, тартышасыз, йолкышасыз. Ә мине уйга алучы да, санга сугучы да юк. Элегрәк яраттың, күтәреп кенә йөрттең дә, хәзер сөяркәң барлыкка килгәч, күрешми торган минутларыгызда аның образын мәчедә гәүдәләндерәсеңме!? Ә мин, укылып, китап киштәсенә алып куелган китап кебек кенәме? Йоклаганда саташып исемен кычкырасың: “Хафизә... Ташлама мине”, дип ыңгырашасың. Кайбер төннәрдә өйдә дә кунмыйсың: “Күрше республикага груз белән командировкага җибәрделәр”, дип, колакка пешүе җитмәгән токмач эләсең. Телефоныңнан шылтыратсаң, телең аңкавыңа ябышып калмаган булгандыр бит... Сөяркәләр шундый инде алар, дөньяңны оныттыралар, томанда йөздерәләр, телдән дә яздыралар... Әйе-е, җибәргәннәр ди сине командировкага, иске, җимерек, таралырга торган калтырча МАЗың белән. Күрдем инде, күрсәттеләр сөяркәңне. Минем шикелле зифа, чибәр булса ярар иде. Кәмәшеңнең кыяфәте Нократ яры буендагы чишмәгә урнаштырылган өч йөз литрлы самавырдан ким дә түгел, артык та түгел, игезәк туганнар диярсең. Йә, ни-нәрсәсенә кызыктың инде шуның? Нәрсә-ә-ә? Аның белән дуслар гына дисеңме? Әйе, бөтен йөремсәк ирләр дә шулай “Без дуслар гына” дип аклана. Дуслар гына, имеш!? Бер оешмада эшлисез икән. Тик һич аңлый алмыйм, башыма сыймый, кайсы җирләренә генә кызыктың икән шул симез өрәкнең?
 
Мин, хурланып, күз яшьләремә тыгылып, йокым килмәсә дә, ичмасам, шуның хыянәтчел чыраен күрми торыйм дигән уй белән, йокы бүлмәсенә кереп ятып, кимсенүле-рәнҗешле хисләргә чумдым. Нәрсә җитми бу ирләргә? Кырык яшь тулгач ирләрнең миендә сәер үзгәрешләр башлана дип әйтәләр бит. Шул очрактыр инде бу. Хатыннар да хыянәт итә анысы, тик бу минем очрак түгел. Урын-җирдә икәү генә ятсак та, без бер-беребездән ерак, гүя арабызга өченче булып теге, апара мичкәседәй, килбәтсез, юан сөяркәсе кереп яткан да, мине Равистан этәрә.
Ни балаларны дөрес итеп тәрбияли алмадым, ни иремне сөяркәгә табынудан тотып кала алмадым. Югыйсә, иремә дә, балаларыма да ягымлы, һәрвакыт ачык чырай, кадер-хөрмәт кенә күрсәтеп яшәдем бит. Кайда булды икән ялгышларым? Ниндирәк тәрбия кирәк икән соң хәзер гаиләдә? Әллә заманасы шулайга китте микәнни соң?
 
Балаларымны мәче сөяр өчен үстергәнмендер инде, иремне исә сөяркәләрне назлар өчен тәрбия кылганмындыр ахрысы?!                           
Ике битем буйлап кимсенүдән туган күз яшьләрем акты да акты...
 
Тәүфыйк ЧУРЕКЕЕВ, Мамадыш районы.

---
Себерке
№ --- | 26.09.2017
Себерке печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments