поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.09.2017 Мәдәният

Зөһрә Вәлиуллина: Рим урамнарында рәхәтләнеп татарча җырлап йөрдем

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале һәм “Татар моңы” конкурсы лауреаты Зөһрә Вәлиуллина күптән түгел генә Италиянең Рим шәһәрендә Италия татарлары өчен үткәрелә торган татар фестивалендә катнашып кайтты.

Римда өченче тапкыр уздырыла торган әлеге татар мәдәнияте бәйрәменТатарстан республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия фән һәм мәдәният үзәге (РЦНК) ярдәме белән “Италия татарлары” берләшмәсе оештырган. 
 
“Минем Римга килеп төшүемдә күңелле сюрпризлардан башланды. Аэропортка мине каршы алырга килгән Зөһрә Ибраевна Мәҗитова кулында Татарстан флагы һәм үземнең афишаны  (Римда басылган афиша!) күргәч нинди хисләр кичергәнемне чамалыйсыздыр. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр.Үз милләте өчен янып-көеп яшәүче искиткеч мөлаем хатын-кыз гына түгел, мәгариф, фән, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән күпкырлы талант иясе ул Зөһрә Ибраевна. Шунда яшәүче татарларда милли хисне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү буенча да искиткеч зур эшләр башкара.
 
 
Татар мәдәнияте белән таныштыру бик уйланып, югары дәрәҗәдә эшләнгән иде. “Россия фән һәм мәдәният үзәге” кунакларына милли киемнәребезне күрсәттеләр, милли ризыкларыбыз белән сыйладылар. “Татар халкының этнографик мозаикасы” бәйгесендә җиңгән татар фотографларының иҗат җимешләре белән бизәлгән фойе да кунакларны үзенә тартып торды бугай. Милли бизәкләр! Милли музыка! Кайда бит әле – Италиянед Рим шәһәрендә!”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Зөһрә.
 
“Фестивальгә килүчеләрнең бик күп булуы сөендерде. Зал шыгрым тулы булып, күп кешегә хәтта урын да җитмәде әле.
 
Бәйрәм чарасында Италиядәге Россия вәкиллегеннән Данис Бәширов, «Италия татарлары» («Татарки в Италии») берләшмәсе президенты Зөһрә Мәҗитова, Венера Абдулхаликова, Италия җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле шәһәрләрдә яшәгән якташларыбыз катнашты.
 
 
Әлеге матур чарада С.Сәйдәшев исемендәге һәм күптөрле халыкара бәйгеләр лауреаты, Венеция опера театры солисты Рәфис Хөснетдинов һәм Милан шәһәреннән килгән концертмейстер Светлана Хусейнова бик матур чыгыш ясады. Мин үзем «Ак калфак», «Ай, былбылым», «Мин сине шундый сагындым», «Каз канаты», «Сандугач-күгәрчен», «Гармун алыйк әле, дускай», «Ак чәчәкләр» дигән җырларны башкардым. Татарстаннан килеп чит илдә яшәүче җыр-моңга сусаган милләттәшләребезгә татар җырларын башкару минем өчен әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Бу искиткеч зур җаваплылык та, горурлык та икән. Милләтем белән горурлану хисләре тагын да артты. Мин җырлыйм, миңа Италиядәге татарларыбыз кушылып җырлый, ә күзләрендә яшь. Кайбер җырларымны кабат-кабат җырлаттылар. Мин хәтта Рим урамнарында да татар халык җырлары җырлап йөрдем. 
 
 
Милләттәшләремнең шундый җылы каршы алуы, якын туганнары кебек кабул итүе сөендерде. Бергәләшеп шәһәрнең матур җирләрен карап йөрдек. Мин аларг Татарстаныбыздагы яңалыклар, Казаныбыз турында сөйләдем, үзләрен дә кунакка чакырдым.
 
Татар милләте җир шарының нинди генә җирендә яшәсә дә, үзенең телен, динен онытмый. Алайгына да түгел, татар милләте үсешенә үзләреннән булдыра алганча өлеш кертергә тырышалар. Мин моны үз күзләрем белән күреп, инанып кайттым”.

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»