поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2010 Бәйрәм

КИТ ИНДЕ СИН, КЫШ БАБАЙ!

Яңа ел исе декабрь башында ук сизелде: балалар бакчасында Кыш бабай өчен 200әр сум акча җыйдылар.

Төркемдә 30лап бала икәнлеген искә алсак, Лапландиядән үк булмаса да, Великий Устюгтан чын Кыш бабай китерәләр булса кирәк, дип уйлап куйдым. Пар ат җиктереп, кыңгырау чыңлатып… Берничә көннән Сәлимәнең утренникта Куян булачагын әйттеләр. Кар бөртеге генә булса да яраган булыр иде, анысына матур күлмәкне туган көненә бүләк иттеләр – кызым кунакларның берсеннән «тыйнак кына» шундый бүләк сораган булган. Әмма куян икән куян. Уенчыклар кибетендә куян костюмы – 550 сум. Ал төстә булса да шуны алдым инде, агын эзләп йөрергә вакыт юк. Хореография училищесындагы «Нәни аккошлар»ның (училищеда 5-6 яшьлек балалар өчен якшәмбе төркеме бар – шунда йөрибез) һәм музыка мәктәбендәге «зур җырчылар»ның (музыка мәктәбендә әзерлек төркеменә дә йөрибез) әти-әниләре 150шәр сум акча җыйдык – чамалап тотсак, укытучыларга бүләккә дә, балаларыбызга киндер-сюрпризга да җитәр дип уйлаштык. Әмма үткән еллар тәҗрибәсе буенча бу чыгасы акчаларның әле «баласы» икәнен сизәм, халык әйтмешли, «алда булыр анасы», чөнки кызым инде бүләкле Кыш бабай киләсе көнне саный башлады.

 

Кемгә ничектер, минем өчен Яңа ел – балалар бәйрәме. Инде бишенче ел – кызым туганнан бирле шулай. Шуңа күрә бәйрәмне кызымның күңеле булырлык итеп оештырырга тырышам. Арытса да, кесәгә сукса да…

 

Яңа ел җитәргә атна-ун көн кала пианино артындагы озын тартма эчендә ел буе «йоклаган» ясалма чыршыны «уяттык» та былтыргы уенчыкларны элеп куйдык. Былтыр алынган кыйммәтле гирлянданың кызыл һәм сары төсләре янмый башлаган икән, зәңгәр һәм яшелләре генә яна. Мин инде Сәлимә елый башласа, яңаны аласы булырмы дисәм, Аллага шөкер, кызым вакланып тормады. Бер караганда, ясалма чыршы файдалырак инде, ел саен яңаны алып акча туздырасы юк, ылысы да коелмый. Әмма яныннан үткән саен үзен тагын пианино артына урнаштырасы барлыгы искә төшә дә, шул чыршы бизәүне уйлап тапкан кешегә ачу килә.

 

Быел телевизор Сәлимәне Кыш бабайга хат язарга өйрәткән. Язган да тәрәзә төбенә куйган балакаем. Сюрприз ясый, янәсе, хатны миңа күрсәтмәгән. Үзе көн саен тәрәзә төбенә килә дә карый, килә дә карый – ә хат ята икән. Сәлимә: «Кыш бабай мине яратмый», – дип елагач, хатны чыршы төбенә куярга икәнлеген аңлаттым. Ниһаять, «югалды» хат – «Кыш бабай» алды. «Дидмарозпадаримнезимлянечкуприхадибстрее» дип язган кызым. Аның болай язуының ояты миңа инде – укыйм-язам дип артымнан йөргән бала белән шөгыльләнергә вакыт табалмыйм. Үзлегеннән өйрәнүенең нәтиҗәсе шул! Биш яше яңа тулган бала сүзләрне аерып язарга кирәклеген белмәсә дә, хатны берничәне язып буласын белгән, ике көннән карасам, чыршы төбендә тагын бер «сәнгать әсәре» ята. Анысы кыскарак: «Дедмарозпадаримнекрыля» дип язылган. Шул канатлары белән өченче ел «Кыш бабай»ны интектерә бит инде ул. Табарсың Яңа ел алдыннан канатлар! «Фәрештә канатлары»н төнге клубта бию өчен студентлар алып бетерә», – ди кибетчеләр, калмый ди ул балаларга. Супермаркеттан 42 сумга катырылган клубника һәм 150 сумга күбәләк канатлары алып, 31 декабрь көнне кызымның бакчадан кайтышына чыршы төбенә куйдым да чиста намус белән бәйрәмне каршыладым. И сөенде балакаем! Ә сеңелем зарлана: аның 10 яшьлек олы малае, көз көне генә телефон алып бирүләренә карамастан, яңа телефон сорап, Кыш бабайга хат язган, ди. Шуннан әтиләре ачуланып, балаларга Кыш бабай юклыгы турында лекция укыган, ди. Минем кыз хәйләкәррәк, андый ялгышлык эшләмәс, чамасын белгәндә Кыш бабайга ышану файдалы икәнлеген аңлаячак ул һәм тагын 15 ел ышанып яшәргә дә риза булачак. Кыш бабай дигәннән бер мәзәк: «Дөньяның асты өскә әйләнгән заман: балалар Кыш бабайдан компьютер сорыйлар, ди, ә ата-аналары – начальникларын катырып куюны».

 

Ярар, Яңа ел минимумы, ягъни мәҗбүри өлеше үтәлде. Инде өстәмә күңел ачу чараларын чамалап карыйк. Урамдагы җимерек йорт диварларындагы афишаларны караштыргалап йөрсәң, Казан шәһәренең һәр театрыннан башлап, «Корстон», «Пирамида» кебек зур күңел ачу үзәкләренә кадәр, барысы да балаларга Яңа ел тамашасы тәкъдим итә. Акчаң белән вакытың гына җитсен! Заманча күңел ачу үзәкләрендә тамашаны кем куйганын һәм ул тамашаларда кем уйнаганын белмим, шуңа күрә балама бәйрәм ясау өчен үзем белгән һәм ышанган залларны сайладым. Әйтик, Камал, Качалов театрлары, курчак театры, опера һәм балет театры, ТЮЗ, филармония, цирк…

 

Мәртәбәле Камал театрыннан башлыйк. Биредә барысы да шәп уйланылган: театрга килгән бала әти-әнисе яки әби-бабае белән «Кар иле Патшабикәсе» әкиятен карый, әкият башланганчы һәм соңыннан күчмә зоопаркны – елан, куян, фазан, диңгез дуңгызы һәм ташбакалар белән тараканнарны тамаша кылырга мөмкин. Әлбәттә, программада чыршы тирәли әйлән-бәйлән дә бар. Ә әйләнмәүчеләр өчен залда – мультфильм, фойеда – батут, буфет тирәсендә рәсем ясау мөмкинлеге тудырылган. Иң мөһиме, чыннан да бу иң мөһиме – Кыш бабайның үзенә шигырь сөйләргә мөмкин. Чын микрофонга! Бала өчен тамаша карау гына түгел, ә үзенең тамашага катнашуы кызык бит. Кыш бабай үзе тыңлый аның шигырен!

 

«Акча убыры» булса да, цирк та ошады. Тәнәфестә шалтыравыклар һәм ялтыравыклар сатып «утыртучылар» булмаса, циркка ешрак йөрелер иде ул. Шулар бетерә бөтен цирк ямен: аңлыймыни бала синең фәлән сумга билет алганыңны, тәнәфестә берәр ялтыравык яки шалтыравык алып тоттырмасаң, авызын турсайтып кайтып китәчәк. Мин дә шоколад алып бирмәгән өчен «халык дошманы»на әверелдем.

 

Курчак театрының яңа спектаклен – «Кот-проказник»ны да рәхәтләнеп карадык, икебезгә дә ошады, хәтта буфет та искә төшмәде. Әйлән-бәйләндә заман геройлары иде. Минем кызым кайсыдыр мультфильмның тискәре героен «одна бабушка» дип, ак барсны «мышонок» дип, ә Бэтменны «чучело» дип атады. Күрәсең, ул геройлар «телевизор кортлары» булып җитешкән зуррак балалар өчендер.

 

Зур концертлар залында консерваториянең Опера студиясе «Золушка» әкиятен күрсәтте. Кызым әкиятнең эчтәлеген аңлап бетермәде. Гаҗәп түгел, минемчә, «Золушка» зурлар әкияте. Принцесса булып тумаган һәр хатын-кызның эчендә Золушка яши һәм ул үз балы турында хыяллана. Ә Сәлимәнең әле үзенең принцесса икәнлегенә ышанган чагы. Аңа әле Фея ярдәме кирәкми, теләкләрен үтәргә әнисе бар. Ә менә әнисенә Феяның ярдәме ярап куяр иде…

 

Филармониянең концертлар залындагы тамашадан кызым белән бергә үзем дә чын-чынлап ләззәт алып кайттым: рәхәтләнеп Шутиков оркестрын тыңладым, Аленушка белән Дуняша маҗараларын карадым. Рус әкиятләренә нигезләнсә дә, музыкаль тамаша искиткеч иде. «Дуняша белән явыз Үги ананы нишләтик?» – дип сорады соңыннан әкиятче. «Үтерергә! Асарга!» – дип кычкырды залдагы балалар. Йа Аллам, илебезнең якты киләчәге…

 

Кызым берничә бәйрәмдә булганнан соң, чыршы тирәли әйлән-бәйләннән баш тартты: «Баруын барам, әмма хоровод әйләнмим», – диде ул. Менә сиңа мә! Мин аңа бәйрәм бүләк итү өчен чатыр чабам, ә ул?! Хәер, аны аңларга да була. Чөнки чыршы тирәли әйләнүче балалар күп җыела, җитмәсә, шул түгәрәккә ата-аналар да тыгылыша, янәсе, балаларын саклыйлар. Әле кайберләре балаларын уртага махсус кертеп җибәрә. Ә үзе башка балаларны этә-төртә керә дә баласын фотога төшерә башлый. «Карагыз! – дип фотоларны кунакларга күрсәтәчәк ул. – Бу фотода минем улым Кыш бабай янында басып тора, монда ул Кар кызы белән җитәкләшкән, монысында аны (нәкъ менә минем улымны, ә аның күршесендәге кызны түгел) Шүрәле кытыклады…» Кыскасы, минем кызым андый болгавыр әйлән-бәйләнгә катнашмый башлады.

 

Миңа калса, ул хоровод дигәннәре совет заманының бер истәлегедер. Совет илендә бөтенебез бертөрле һәм бөтенебез бердәм идек – кулларны тотышып, бер түгәрәк булып әйләнү табигый иде. Ә бүгенге балаларның «без» түгел, «мин» буласы килә. Шуңа күрә чыршы тирәсенә бары тик булачак артистлар, топ-модельләр, олигархлар, президентлар җыелган. Ә булачак артист белән президентка, һичшиксез, аерым игътибар сорала.

 

Каникулларның яртысы да үтмәде, көннәр суытып җибәрде. Планда Опера һәм балет театрындагы «Щелкунчик» спектакле иде. Бәлки көннең суытуы минем файдагадыр, акчам янга калыр дип уйладым да: «Әйдә, кызчыгым, телевизордан «Папины дочки»ны карыйк», – дип, диванга сузылып яттым. «Арзангарак төшә» дисәм, хәер, яңа елдан электр энергиясе дә кыйммәтләнгәндер инде…

 

Бар, кайтып кит инде, Кыш бабай, тамашаларның чиге юк, иң яхшысы – кызымны балалар бакчасына илтим.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ 4 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»