• 17.11 Айдар Файзрахманов жырларыннан концерт. Филармония
  • 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 08.12 Резеда Ганиуллина "Җырлыйм! Биим! Шаккаттырам!". Халыклар дуслыгы йорты. 18:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 17 Ноябрь Рафил Сәләхетдинов
  • 17 Ноябрь Илфат Абдрахманов
  • 17 Ноябрь Рифат Фәттахов
  • 18 Ноябрь Рәшит Заһидуллин
  • 18 Ноябрь Наилә Гәрәева
  • 18 Ноябрь Гөлнара Абаева
  • 18 Ноябрь Исхак-Хан
  • 18 Ноябрь Резидә Хәсәнова
  • 18 Ноябрь Гөлшат Гыймадиева
  • 18 Ноябрь Нурия Беломоина
  • Яхшы хэлдэге норка туны сатыла. 46-48 размер. поперечка. (бик эз киелгэн) 110 менгэ алган идём 55 менгэ сатам Казань. 89083421187
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720
  • Каен утыны сатыла. Казан һәм аның тирәсендәге районнарга, өегезгә кадәр илтеп бирәбез. +79377774768 Искәндәр.

 

 

 
Архив
 

26.09.2017 Җәмгыять

Кияүне күргәч әнинең беренче сүзе: “Бик ябык, ашатырга кирәк!” - булды

Галия балачагыннан кояшка, диңгезгә һәм җиләкле болыннарга гашыйк. Туган йортының тәрәзәсеннән Фин култыгы күренеп тора диярлек. Диңгез үзенең сихри көче, ачылмас серләре белән тарта аны. Яр буенда тынычлык тапкан дулкыннарны сәгатьләр буена күзәтә ул. Кулына каләм алып, бу сихри гүзәллекне рәсемнәрендә дә чагылдыра.

Ләкин туып-үскән Санкт-Петербург шәһәрен кояш нурлары артык иркәләми. Тирә-юнь еш кына томан эчендә эреп югала. Балтыйк диңгезе ягыннан искән җилләр дә салкынча. 
 
Җәйге кояш нурларында рәхәтләнеп коеныр өчен, каникулларын Галия Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче туганнарында үткәрә. Бигрәк тә тау итәкләрендә кызарып пешкән җиләк чорын үз итә. Картәнисе белән чиләк-чиләк җиләк җыеп, кышкылыкка тәмле кайнатма, как әзерлиләр.
 
Җәй тәмен, кояш нурын саклаган күчтәнәчләр Санкт-Петербургка юл тота. Көзге моңсу көннәрдә күңелләрне җылытырлык көчкә ия алар.
 
 
Яңгырларын мул яудырса да, үзенең туган шәһәрен Галия бик ярата! Тирән тарихлы  газиз Питерын бернигә дә алыштырмас иде ул. Әмма мәхәббәт канатлары көчлерәк була, 2015нче елны кызны туган төбәгеннән 4 мең чакрым ераклыкка алып китәләр. Булачак тормыш иптәше белән Португалиядә таныша ул. Язмышы аңа Атлантик океанны, назлы җилләрне бүләк итә. Яшьләр үз нигезләрен Лиссабон шәһәрендә кора.
 
Ләкин оҗмахтай гүзәл диңгез буенда да туган төбәген сагына һәм төшләрендә күрә Галия, күз алдында картәнисе белән бергә йөргән яшел тугайлыклар, кечкенә авыл урамындагы хәтфә үлән, иреннәрендә - җиләк тәме... 
 
Быел җәй Галия Сафина ерак җирләрдән җиләк җыярга дип, Башкортстанга кайтты. Мөмкинлектән файдаланып, аны “Диләфрүз”гә кунакка чакырдык. Бүгенге сәхифәбездә кадерле кунагыбыз безне Португалиягә сәяхәткә алып барыр һәм бу илдә бик популяр аш-су рецептлары белән бүлешер.
 
БЕЛЕШМӘ
Туган көне: 1 октябрь, 1990 ел
Туган җире: Ленинград шәһәре
Гаилә хәле: кияүдә, тормыш иптәше Мигель Афонсо - дизайнер
Яраткан ашы: кыстыбый, бишбармак, там-ян (тай аш-суы)
Яраткан чәчкәсе: гортензия (япон гөле)
Яраткан шөгыле: рәсем төшерү, кабырчык (ракушки) җыю
 
 
- Галия, әңгәмәбез башында: “Кояшны... яратам”, - дидегез. Якыннарыбыз безгә кояштай кирәк, туган җир кояштай бер генә. Сүзебезне туган төбәктән, гаилә турында сөйләшүдән башлыйк әле.
- Санкт-Петербург – искиткеч гүзәл шәһәр. Әмма бездә елына кояшлы 60 көн генә. Шуңа күрә җәйге каникулларымны я Татарстанда, я Башкортстанда картәниләремдә үткәрә идем. Әтием – Башкортстан егете, әнием – Әлмәт кызы. Алар Уфада танышалар. Өйләнешеп, гаилә коргач, Санкт-Петербург шәһәрендә төпләнәләр. Мәхәббәт җимешләре - апам белән мине бик яратып, тәрбияләп үстерделәр. 
Әйе, әти-әни – безнең кояшыбыз. Газиз кешеләребезнең йөрәк җылысына коенып яшибез. Безнең әни йомшак холыклы, әти таләпчән. Бәләкәйрәк чакта әтине сирәгрәк күрә идек, ул һәрвакыт эштә булды. Үсә-үсә, ул безне тормыштагы, эшендәге хәл-вакыйгалар, бизнестагы мисаллар белән тәрбияләде. Сынаулар каршында югалып калмаска, нык булырга өйрәтте. Санкт-Петербургның татар оешмалары оештырган бар чараларга йөртте. Ул татар тарихын яхшы белә, кызыксына. Мин инде әти-әниемә португал телен өйрәнү белән, туган телем - татар телен дә ныклап өйрәнергә сүз бирдем. Бүгенге көнне инглиз телендә иркен аралашам. Чит телне гимназиядә тирәнтен өйрәндем. Аннан Русия президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Русия академиясен тәмамладым. Укыганда, әти-әнинең шәхси оешмасында эшләдем. Аннан үз эшемне дә ачып карадым.
Диңгез буендагы кызу кояш нурларын үз итәм. Балачактан гаиләбез белән бергә диңгез буендагы ялларны көтеп ала идем. Әле дә, буш вакыт булу белән, тормыш иптәшем белән ялыбызны диңгез буенда үткәрәбез. Португалиянең истәлекле урыннарын, крепость, замокларын карарга барабыз. 
 
- Галия, язмыш шаяртуымы, Порту+галия сүзендә Сезнең исемегез дә бар. Үз бәхетегезне бик еракта тапкансыз. Португалия – Европаның иң көнчыгыш дәүләте. Хәтта дөнья чите дияргә мөмкиндер. 
- Әйе, язмышым исемемә дә бәйле булган, күрәсең. Португалия – Атлантик океан буена урнашкан ил. Чигендә бер генә дәүләт – Испания. Ун миллион кеше яши монда. Португаллар - ачык һәм кунакчыл халык. Елына 10 миллионга якын туристны кабул итәләр. 
Минем Мисыр һәм Төркиядә ял иткәнем булды. Инглиз телен камилләштерү максаты белән Англиядә, Швейцариядә булдым. Әти белән эш буенча Германиягә бардым, әни белән – Италиягә. Финляндиядә күп тапкырлар булдым.
2014 елны Америка Кушма Штатларына барырга тиеш идем. Көтелмәгән каршылыклар туды һәм дус кызым белән Португалиягә юл тоттык. Лиссабон шәһәрен бик ошаттым. Ахирәтемә: “Бервакыт баесам, мин монда фатир алачакмын”, дигән идем, шул кичне Мигельне очраттым. Тышкы кыяфәте белән башкаларга охшамаган иде ул. Неформал. Бу мизгелдә ул да мине башкаларга охшатмаган булган. Соңыннан: “Ни өчен минем белән танышырга булдың?” дигән сорауга “Кояш төсендәге сары чәчләреңә игътибар иттем”, диде.
 
- Димәк, зур мәхәббәтегезне очратуыгызда да кояшның тәэсире бар?
- Португалиянең кояш нурлары астында чәчләрем тагын да ныграк саргайган иделәр. (Көлә). 
Мигель бер күрүдән үзенә ышаныч тудырды. Итагатьле, артык йомшак, басынкы холкы белән дә җәлеп итте. Бик тәрбияле гаиләдә үскән. Бердәнбер бала. Әмма туганнары күп, якын аралашып яшиләр. Әтисе сеньор Жозе -  су асты көймәсендә хезмәт итүче, әнисе сеньора Элизабет – проектлар җитәкчесе. Мигель үзе - дизайнер. Манга (япон комикслары) төшерүче оешмада эшли. Аның белән интернет аша аралаша башладык. Аннан минем туган көнгә Санкт-Петербургка килде ул. Үзенчәлекле тартма белән кабырчыклар (ракушки) бүләк итте. Ә мин балачактан кабырчыклар җыярга яратам, шәхси коллекциямдә аларның ниндиләре генә юк.
 
- Булачак кияү егетен әти-әниегез ничек каршы алды?
- Бик яхшы. Әни токмач кисеп, аш пешерде. Винегрет һәм оливье әзерләдек. Португалиядә гомумән салат ясамыйлар. Мичтә бәлеш өлгерде. 
Мигель гәүдәгә ябык һәм аз ашый. Аны күргәч, әнинең беренче сүзе: “Бик ябык, ашатырга кирәк!” - булды. Ул кичне артыгын ашап, Мигель үзен начаррак та хис итте. “Мин бервакытта да бу кадәр ашаганым булмады. Тәлинкәгә бүлгәнне ашап бетмәсәм, әниеңне үпкәләтермен”, - дип курыктым”, - диде ул. 
Әти белән дә тиз уртак тел таптылар. Апам еш кына минем дусларны тәнкыйтьли иде, Мигельне ул да ошатты.
Бер елдан 25 августта – танышкан көнебездә өйләнештек. Туемны замокта үткәрәсем килә иде. Чынлап та мондый мөмкинлек туды. Диңгез буенда урнашкан борынгы крепостьтә балдаклар алыштык. Туй йолалары әллә ни аерылмый диярлек. Бизәлештә тере чәчәкләр күп кулланалар. Тамада чакырмадык. Ике як туганнарга аралашу мөмкинлеге бирдек. 
Көн бик эссе иде. Безнең сөнечкә, яңгыр да явып үтте. Санкт-Петербургта яңгыр көн дә ява. Ә монда бик сирәк күренеш. Португалиядә дә туй көнендә яңгыр яву шулай ук яхшы сынамыш.
 
 
- Мигельнең якыннары Сезне ничек кабул итте?
- Үз туганнарыдай якын итеп. Картәнисе минем португал телен тизрәк өйрәнүемне көтә. “Рәхәтләнеп сөйләшер идем”, - ди. Мигель белән без инглиз телендә аралашабыз. Ул картәнисенә тәрҗемә итә. 
Бүгенге көнне минем яраткан ике шөгылем бар: португал телен өйрәнү һәм рәсем төшерү. Электән рәсем төшерә идем, әмма җитди тотынганым булмады. Мигель бу өлкәдә профессионал, оста. Минем эшләремне уңай бәяли. Ул – минем илһам чыганагым. Кулыма пумала һәм буяулар алырга да ул мәҗбүр итте.
 
- Португалиядә яши башлагач, нинди үзәнчелекләр Сезне гаҗәпләндерде?
- Эш хакы Русия белән чагыштырганда югарырак, әмма Европа белән чагыштырганда азрак. Ил икътисади кризис кичерә. 
Ял көне кибетләр эшләми. Көндезге тәнәфесләр - ике сәгать ярым. Бер генә даруханә тәүлек әйләнәсенә эшли. 
Таныш булмаган кешеләр кул биреп күрешә. Якын аралашканнар биттән ике тапкыр үбеп, бер-берсен сәламли. Ир-атларга килгәндә, гадәттә ата улы яисә картәтиләре белән күрешкәндә, биттән үбү гадәте бар.
Бер җенес вәкилләре законлы никахлаша ала. Әмма тирә-юньдәгеләр аларны хуплап бармый.
Португалия хатын-кызлары ир-егетләр кебек үк футбол ярата. Футбол командаларын һәм футболчыларны яхшы беләләр.
Русия белән чагыштырганда, хатын-кызларга монда түләүле декрет ялы юк диярлек. Яшь аналар дүрт айлык баласын калдырып, эшкә чыга. 
Португаллар бәйрәмнәрне бик ярата. 25 декабрьдә Раштуага җыелалар һәм бар туганнар шунда бүләкләр белән алыша. Ә менә Яңа ел бездә күңеллерәк үтә кебек. Быел Мигельгә чын Яңа ел, чыршы, Кыш бабайны күрсәтергә телим. Ул беренче тапкыр карны да 17 яшендә генә күргән. 
Португалиядә Президент котлавын беркем дә көтми. Андый әйбер гомумән юк. Табынга тәрәч (треска) балыгы, диңгез кысласы (креветка), күркә әзерлиләр. Сәгать телләре уникене сукканда, 12 йөзем ашап, 12 теләк телиләр. Бу гадәтләре миңа бик ошады. Бездә бит бары бер теләк язып, кәгазьне яндырып, шампан шәрабына салалар.
Сигезенче Март бәйрәмендә шулай ук хатын-кызларга чәчкәләр бүләк итәләр. Әмма 8 март ял көне түгел.
25 апрель – Ирек көне, 1 май – Хезмәт көне, 10 июнь – Португалия көне, 5 октябрь – Республика көне, 1 декабрь – Бәйсезлек көне. Дини бәйрәмнәрне зурлап билгелиләр.
 
- Чит ил аш-суын үз иттегезме?
- Португаллар чәй эчмиләр, ә менә кәһүәне бик күп эчәләр. Кичке ашка шәраб эчү гадәти күренеш. Кибеттә бары “пакетик” чәйләр. Мин яраткан тәмле чәйләрне әни посылка белән җибәрә. Аш пешермиләр. Яшелчәдән аш-су кабымлык урынына әзерләнә. Балык ризыклары күп. Әмма мин балыкны бик яратам дип әйтә алмыйм. Диңгез кысласының хакы очсыз. “Паштел де Ната” кексын һәр ашханәдә тәмләргә мөмкин. Аның рецептын укучыларга тәкъдим итәрбез.
Португалиядә ир-егетләр дә аш-су бүлмәсендә кайный. Көнемне өйдә үткәргәндә, әлбәттә, иремнең эштән кайтуына ашарга мин әзерлим. Әмма мондый очракта да ир-ат хатын-кызга йорт хуҗалыгында ярдәм итәргә тырыша, мәсәлән, табак-савытны Мигель юа.
 
- Гадәттә, чит илдә, яисә диңгез буенда яшәүчеләрне бәхетле кешеләр дип уйлыйбыз. Сез бәхетлеме?
- Әлбәттә! Әкияттәге принцымны очраттым. Матур гаиләгә килен булып төштем. Әти-әнием белән бәхетлемен. Туган шәһәрем Питер белән бәхетлемен. Португалияне мин ничек үз итсәм, Мигель Санкт-Петербургны яратты. Киләчәктә Русиядә дә яшәргә ниятлибез. 
Мигельгә безнең ил киңлекләрен күрсәтергә телим. Һәр җирнең үз гүзәллеге. Португалия диңгезе, таулары белән матур. Безнең якларның кабатланмас үз яме бар. Санкт-Петербургтан машина белән Казан аша Башкортстанга кайту ниятебез бар. Картәниемне кияве белән таныштырмакчымын. Фәһимә нәнәем минем бик үзенчәлекле, әмма алдынгы карашлы кеше. Аңа исәнлек телим һәм кайнар сәламнәремне юллыйм.

- Галия! Без Сезгә гаилә иминлеге һәм иҗади уңышлар телибез. Һәр иртәгез кояшлы булсын!
- Рәхмәт! Үз чиратымда “Диләфрүз” укучыларыннан гафу үтенәсем килә. Гаилә архивыннан фотосурәтләребезне тәкъдим итмим. Мине аңларлар дип уйлыйм. 
Һәр гүзәл затка янәшәсендә аның кешесе, аның ярытысы булуын телим. Ике милләт, ике дин, ике ил кешесе кавышырга мөмкин, иң мөһиме – арада мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт булсын!
 
- Ә хәзер гүзәл затларыбызны Португалиянең аш-су бүлмәсенә чакырабыз.
 
ИТ ҺӘМ МИДИЯ БЕЛӘН КАТАПЛАНА
КАТАПЛАНА – аш-су савыты, Португалиядә бу чүлмәктә милли ризыклар әзерләнә. Аларны шулай ук “катаплана” дип атыйлар. Катаплана урынына тирән чүлмәк кулланырга мөмкин.   
 
Кирәк булачак: 500 г сөяксез ит, 2 аш калагы зәйтүн мае, 1 баш вак итеп туралган суган, 250 мл ак шәраб, 250 г кабырчыктагы мидия, 1 бәйләм петрушка.
 
Маринад өчен: 1 сарымсак тырнагы, 1 аш калагы паприка, ярты бал калагы ачы борыч, тәменчә тоз, 150 мл зәйтүн мае.
 
Килегә сарымсак, паприка, ачы борыч, тоз, зәйтүн мае салып, паста барлыкка килгәнче килесап белән төяргә.
Итне зур булмаган кисәкләргә бүлеп, әзер маринадны коярга һәм суыткычта 4-6 сәгать тотарга. Төнгелеккә калдырсагыз, тагын да яхшырак. Вакыты-вакыты белән бутарга онытмагыз.
Катапланада 2 аш калагы май кыздырып, ит һәм маринадны салырга, бутый-бутый, 5 минут тирәсе кызу утта кыздырырга. Сөзгеч ярдәмендә итне алырга һәм тәлинкәгә салып, читкә алып куеп торырга.
Чүлмәккә суган салып, шулай ук кызу утта кыздырырга һәм шәраб коярга. Кайнап чыккач, 5 минут пешерергә. Катапланага итне янә салабыз, яхшылап бутыйбыз һәм мидияләр өстибез. Капкачы белән каплап, 5 минут тирәсе пешерергә. Мидияләрнең кабырчыклары ачылырга тиеш. Ачылмаганнарын алып ташлагыз һәм туралган петрушка өстәп, табынга чыгарыгыз.
 
“ПАШТЕЛ ДЕ НАТА” ДЕСЕРТЫ
 
 
ПАШТЕЛ ДЕ НАТА - Португалиянең иң тәмле камыр ашы. Аның рецептын монахлар беркемгә дә чишмәгән. Бүгенге көнне паштелне Бразилия, Кытай, Сингапур, Таиланд һәм башка илләрдә авыз итәргә мөмкин.
 
Кирәк булачак: 600 г әзер катлы (слоеный) камыр, 500 мл сөт, лимон тышы, дарчин таякчыгы, 60 г он, 500 г шикәр, 250 мл су, 7 йомырка сарысы.
 
Әзер камырның бер өлешен җәеп, рулет ясагыз һәм 1,5 см калынлыктагы кисәкләргә бүлегез дә кекс өчен формаларга салыгыз (савытларны алдан майларга онытмагыз). Ике баш бармак белән формаларны бер якка гына әйләндереп, камырны савыт эчендә җәегез. Савыт төбендәге җәймә калынгы читләренә караганда нечкәрәк булырга тиеш. Формаларны мич табасына куегыз.
Табакка он салып, әзрәк сөт коегыз. Төерләр калдырмый бутагыз. Калган сөтне дарчин таякчыгы һәм лимон тышы белән кайнатыгыз һәм, табактагы онлы сөтне кушып, бутый-бутый, янә кайнатып чыгарыгыз.
Икенче кәстрүлгә шикәр һәм су салып, яхшылап бутагыз һәм утка куегыз. Кайнап чыккач, 3 минут кайнатыгыз һәм, бутый-бутый, сөтле массага кушыгыз да, иләк аша үткәреп, он төерләрен, дарчин һәм лимон тышчасын сөзеп түгегез. Суытылган кремга йомырка сарыларын кушып, яхшылап бутагыз да формаларга салагыз. Әмма тутырып җиткермибез.
“Вак бәлеш”ләребезне мичкә озатырга вакыт. 250 градус кызулыктагы мичтә 17 минут пешерәбез. Камыр һәм кремга алсу төс керсә, десертыбыз әзер. Суынгач, паштелне формаларыннан алыгыз. Әгәр дә бер тапкыр гына кулланыла торган кекс савытлары булса, табынга шул килеш чыгарыгыз.
 
“ПОРТУГЕЗА” ТОМАТ АШЫ
 
 
Кирәк булачак: тавык ите, үз сутында томатлар, сарымсак, кипкән петрушка һәм тимьян, токмач, 1 баш суган, бөртекле борыч.
 
Итне юабыз һәм, салфетка белән киптереп, 2х2 зурлыктагы кисәкләргә бүләбез. Суганны боҗралап турыйбыз.
1 литрдан чак кына күбрәк җылы суга суган белән итне салып, 20 минут пешерәбез. Токмач салып, бутап торып, тагын 8-10 минут кайнатабыз. Вак кына туралган сарымсак, томат, петрушка, тимьян һәм борыч салабыз. Тәменчә тоз һәм борыч өстәп, 3-4 минут пешерәбез.
Ачкылт тәмне бетерер өчен, аз гына шикәр салырга була. Ашны үз җылысында бераз тотып, табынга чыгарырга мөмкин.
 
АШЛАРЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА
Диләфрүз
№ --- | 25.09.2017
Диләфрүз печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты