|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2017 Криминал
Татарстанда фаҗига: башта пычак белән үтергән, аннан йортка ут төрткәнТикшерүчеләр Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында янгын сүндергәндә табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, 20 августта “Виктория-Заречье” бакчачылык ширкәте йортында янгын сүндергәндә пычак яралары булган 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Йортта җиңел кабынучан сыеклык исе булган. Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Башлангыч мәгълүмат буенча, Дәрвишләр бистәсенең 31 һәм 36 яшьлек ике кешесе спиртлы эчемлек кулланганда кеше үтергән. Әлеге эшкә үзенең катышы барлыгын 36 яшьлек ир-ат танымаган. Ир-ат сак астына алынган, аңа гаепләү белдерелгән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр икенче шикләнелүче кешене эзли.
--- |
Иң күп укылган
|