поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2017 Мәгариф

Мин “әни” булсам да, әтисе - “папа”

Әни, мине татар сыйныфына яз! Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек улым бүген шулай ди. Аллаһы боерса, киләсе елга беренче сыйныфка барачакбыз. Ә улымның теләге бер: “Теләсә кайсы мәктәпкә бармыйм. Бары татар сыйныфында гына белем алам, мин бит татар малае”, - ди ул. Бүгенге көндә кайсы мәктәпкә бару турында уйлыйбыз.

Улым тугач, аның татар телендә камил сөйләшүен, гореф-гадәтләребез белән кызыксынуын тели идем. Мин - авыл кызы, шуңа да улым белән татарча сөйләшәм. Ә ирем шәһәрдә туып-үскән, татарча аңласа да, күбрәк рус телендә аралаша. Шулай итеп, гаиләдә ике телдә дә аралашу гадәти күренешкә әверелде. Баланы бакчага биргәндә, русча аңламас инде, дип бик борчыл­ган идек. Беренче тәрбиячебез татар булгач, авырлыклар тумады. Тик улыбыз рус мохитенә тиз өйрәнде, без әкренләп “мама” белән “папа”га әйләндек. Минем аның белән татарча сөйләшергә тырышуым да, татар китапларын укуым да, татар мультфильмнары каравыбыз да, тәрбияче белән туган телдә шигырьләр өйрәтеп каравыбыз да никтер нәтиҗәле булмады. Кечкенәдән үк салкын тиеп еш авыргач, игътибарыбыз аңа милли тәрбия бирүгә түгел, ә күбрәк сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелде. Улымның әкренләп татар мохитеннән читләшүенә бик борчылдым.
 
Күңелне тырнап торган мәсьәләнең чишелеше узган елны табылды. Телефоннан кем беләндер татарча сөйләшкәнне ишеткән улым: “Әни, ник син татарча беләсең, ә мин юк?” - дип сорап куйды. “Мин бит синең белән татарча сөйләшәм, әкренләп өйрәнербез”, - дидем, көтелмәгән бу сорауга аптырап. Берничә көн бу сөйләшү хакында уйланып йөргәннән соң, 107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Рафик кызына мөрәҗәгать итеп, безне үз бакчаларына алуларын үтендем. Бәхетебезгә, мондый мөмкинлек туды. Дөрес, үзем татар дөньясында кайнап, туган телдә ныклап аралаша алмаган баланы татар төркеменә алып барганда тәрбиячеләрдән оялдым. Шулай да азрак булса да татар телен аңлар, күбрәк сүзләр белер, гореф-гадәтләрне өйрәнер дигән өмет белән август аенда яңа бакчага киттек. “Таныш түгел балалар, яңа тәрбиячеләр арасында улым кыенсыныр, кәефе дә булмас”, - дигән уй белән кичтән аны алырга килдем. Каршыма йөгереп килгән баламның беренче сүзе: “Әни, ник син мине бу бакчага башта ук бирмәдең? Монда бит татарча өйрәтәләр икән”, - дип әйтүе булды. Өч көннән ул бакчада узган шәһәркүләм семинарда татарча чатнатып шигырь сөйләп бирде. Ә бер атнадан улым миңа туган телебездә “Әни!” дип эндәшә башлады. Шул вакытта мин бирегә килеп дөрес эшләвебезне аңладым. Тәрбиячеләр, бакча хезмәткәрләре беренче көнне үк балада телебезгә карата мәхәббәтне уен, җыр-бию аркылы уята алдылар. Әлбәттә, без бу эшне өйдә дә дәвам иттек. Бакчага йөри башлагач, улым татар әдәбияты белән дә ныклап таныша башлады. Беркөнне өйгә кайт­кач: “Әни, фашистлар Муса Җәлилне үтергәннәр. Бик кызганыч. Ул шундый матур шигырьләр язган”, - дип әйтеп куйды. Муса Җәлилнең берничә шигырен укып, тәрбиячеләр биргән мәгълүматны өйдә ныгытып куйдык. Габдулла Тукай иҗатын да бик ярата, аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләренең эчтәлеген яхшы белә. Төркемдәге башка балалар белән берлектә төрле милли чараларда, бакчадагы бәйрәмнәрдә, семинарларда катнашуы, туган телдә чыгыш ясаулары да эзсез югалмый. Шушы көннәрдә гармун сатып алуыбызны сорады. Өйгә кайтып гармунны кулына алу белән: “Бу гармун татарча көйләр генә чыгарырга тиеш”, - диюенә бик сөендем. Гомумән, улымда милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән горурлану хисе бик зур бүген. Кая гына барсак та, үзенең татар икәнен әйтеп, искәртеп куя. Яраткан уеныбыз да – русча сүзләрне татарчага тәрҗемә итү. Ә гаиләбездә иң еш бирелә торган сорау: “Әни, моның татарчасы ничек?” Татарча яхшы аңлый, рус телендә эндәшсәң дә, туган телебездә җавап кайтарырга тырыша.
 
Ләкин болар барысы да милли тәрбиянең башы гына. Мин “әни” булсам да, әтисе - “папа”. Ни өчен шулай дәшкәнен үзеннән сорагач: “Син минем белән татарча сөйләшәсең, димәк, син - әни. Әти русча сөйләшкәч “әти” булмый инде, “папа” була”, - дип җавап бирде. Бүген тормыш иптәшем үзе дә “әти” сүзен ишетү өчен татар телен өйрәнә. Милли бакча улыбызны гына түгел, әнә шулай безне дә тәрбияли.
 
Барлык ата-аналар да балаларына туган телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтүгә җитди карасыннар иде. Безнең яшьтәге ата-аналарга эндәшеп: “Балаларны кечкенә чагында тәрбияләүдә үз хаталарыбызны төзәтергә соң түгел әле”, - дип әйтәсем килә. Халкыбыз тарихына, туган телгә, динебезгә карата мәхәббәт орлыклары бакча яшендә үк салынса, бала милли җанлы, үз халкының горурланырлык улы, кызы булып җитлегә ала. Анда милли үзаң формалаша. Баланың бар яктан да камилләшкән шәхес булып үсүен теләгән ата-ана сабыена милли тәрбия бирүдән куркырга тиеш түгел. Кызганыч, улы яки кызы татар төркеменә йөргән ата-аналар арасында да, балаларын татар сыйныфына бирергә теләмәүчеләр шактый. Бу 3-4 ел дәвамында балага милли тәрбия бирү өчен чын күңелдән тырышкан тәрбиячеләрнең, педагогларның хезмәтен, сабыйның туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә карата барлыкка килгән мәхәббәтен аяк астына салып таптау белән бертигез дип саныйм мин. Милли сыйныфка бирергә мөмкинлек бар икән, аны кулдан ычкындырырга һич ярамый. Балаларыбызны руслаштырып бетерү - милләтнең тамырына балта белән чабуга тиң. Күпләр татар телен өйрәнү бала өчен авыр, артык йөк, диләр. Моның алай түгеллеген үз үрнәгебездә дәлилләдем кебек. Ике телне өйрәнә башлаган улым һәрьяктан да тырыша башлады. Төрле милли чараларда катнашуы аның холкын ныгытты, кыенсыну, артык оялу кебек сыйфатлар әкренләп юкка чыкты. Милли сыйныфта белем алучы күп кенә укучыларның ата-аналары да бу сүзләрнең дөреслеген раслый. Балада милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә теләгән ата-ана өчен шәһәребездә татар ансамбльләре дә эшли (“Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле үзе генә ни тора!), милли чаралар да еш уза. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен, Аллага шөкер, мөмкинлекләр бар һәм алар бик күп. Яшь ата-аналар аларны күрсеннәр һәм милли тәрбиянең бала өчен бары файдага гына икәнлеген аңласыннар иде. Ә әлеге юнәлештә бик зур хезмәт куючы 107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахмановага, татар теле белгече Ләйсирә Юсуповага, безнең төркем тәрбиячеләре – Гүзәл Шәеховага, Ландыш Латыйповага һәм барлык коллективка бик зур рәхмәтле мин.

Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш
№ --- | 25.09.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»