• 17.01 "Кәҗүл читек" спектакле. Кариев театры. 13.00
  • 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 16 Гыйнвар Гөлназ Солтанова
  • 16 Гыйнвар Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889)
  • 16 Гыйнвар Мөнир Вафин
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Татар гаиләсенә Совет районында (Строительная фирма Тектоник тукталышы) 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Трамвай һәм автобус тукталышы йорт янында гына, янәшәдә мәчет, мөселман балалар бакчасы, Пятерочка, Мегастрой кибетләре. Т.: 89272437185
  • Казан шэхэре малые дербышкида ике этажлы ой сатыла.(участок мунча) бэясе 4000000. Собственник. Документлар эзер. Барлык сораулар буенча телефонга шалтыратыгыз 89625557187
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казан шәһәре Мавлютова урамында (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, холодильник бар. Бәясе аена 10 мең. Мэтрога 5 минут юл. Тел: 89274406462
  • Җиңел машина тәгәрмәчләрендә йөк ат арбалары сатыла, алмашу мөмкинлеге дә каралган. Фотографиесен телефонга җибәрә алабыз. Телефон +79534087690
  • Оренбургский тракт 140г урнашкан ор яна йортта яна жиhазлары белэн 1 булмэле фатирны озак вакытка арендагы бирэм. Бэясе 14 мен+коммун. 89274095375
  • Яр Чаллыда тулай торакта булмэ сатыла 13кв м. Бэясе килешучэ.89503149538
  • Казань ак губкина урамында совет районы зур балконлы булме сатыла 18 кв. 89509469991
  • актанышта газель сатыла яки 2баш угезгэ алыштырыла.89600883971.89534870674.
  • Р.Зорге 57/29 йортында 2 булмэле квартираны озын срокка сдавать итэм.Барлык унайлыклар да бар.собственник. 21мен. Т.89046623197

 

 
Архив
 
 
25.09.2017 Язмыш

Әти нинди була?

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы мәҗлестә бик тә гаҗәеп кеше, тормышында күпне күргән, күпне кичергән, ләкин шул авырлыклардан сынмаган, сыгылмаган бүгенге ак әбиләребезнең берсе – Җәүһәрия абыйстай Бщхтиева белән очрашырга насыйп булды.

Элек¬ке елларда аның ире Габидулла хәзрәт авыл мәчетләренең бер¬сендә имам булып торган. Хәзер менә ул үзе Мәчәләй авы¬лы¬ның танылган абыстае инде. Аның әйтүенчә, гомумән, аның иренең ата-бабалары бар¬сы да имамнар нәселеннән булганнар. 

Җәүһәрия Гатаулла кы¬зы¬ның балачак еллары дәһшәтле сугыш чорына ту¬ры килә. Аңа яшьли колхозда эшләргә, ачлыкны да, хәер¬че¬лекне дә күрергә, күп югалту¬ларны да кичерергә насыйп булган.

- Әнием Шәмсеруй Әһли¬улла кызы Аитова 1910 елда дөньяга килгән, - дип сөйләп китте Җәүһәрия апа. - Ә мин әтиемне ныклап хәтерләмим дә инде. Аны, Гатаулла Рәх¬мәт улы Аитовны, әле сугыш¬ның башында, 1941 елда ук, фронтка озатканнар.
 
Аның турында бер генә кә¬газь дә, документ та сак¬лан¬маган. Янгын чыгып, барсы да янып беткән. Ә үзе сугыштан кайтмаган.
Сугыш тәмамлангач, баш¬ка¬ларның әтиләре кайта башлады һәм без, беребездән беребез кечерәк өч бала, олырак абыем, апам һәм мин, әтилеләргә көнләшеп, моңаеп карап тора идек.
 
Абыемны шәһәргә укырга һәм эшләргә дип ФЗУга алып киттеләр. Миннән бик азга гына олырак Гамбәр апам (ул 1938 елда туган) һәм мин әнием белән берүзебез генә калдык. Безне күршеләребез ятим сарык бәтиләре белән чагыштыралар иде.
 
Мәктәптә укырга вакыт җиткәч, мине әни күтәреп алып бара, чөнки аягыма кияргә бер¬нәрсә дә юк иде.
 
Мин кайчакларда берүзем генә калганда, Аллаһыга ялварып: “Йә Раббым, бөтен тирә күрше балаларының әтиләре сугыштан кайтты, ә менә безнеке кайтмады. Нигә соң бу болай икән? Кайтар, Раббым, әтиебезне!” - дип сорый идем.
 
Гамбәр апам да кайвакыт урамнан йөгереп керә дә әниемнән: “Әти нинди була соң ул, әнием? Шул турыда сөйлә әле”, - дип үтенә иде.
Әнием нәрсә әйтсен соң инде?! Бу чакта аның күзләре яшь белән тулган була иде. 
 
Әни бераз тынып тора да: “Әтиегез бик матур кеше иде. Башында - фуражка, өстендә - костюм-чалбар”, - дип әйтеп куя.
 
Бервакыт хатыны үлгән бер абзыйга әнине кияүгә чыгарга димләргә килделәр. Галиулла абыебыз барсын да кырт кисеп: “Әни, син беркемгә дә кияүгә бармыйсың, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен һәм беркайчан да ташламаячакмын”, - дип әйтеп салмасынмы.
 
Мин үзем кияүгә чыккач кына, әтиемнең нинди булуын белдем. Кайнатам Ногман Кәлимулла улы Бәхтиев бик яхшы кеше иде шул. Шуңа әти¬ем дә аңа охшаган булгандыр, дип уйлыйм.
 
Мин кияүгә чыгу белән колхозда эшли башладым - тавык¬лар да карадым, бозаулар да, сыер саварга да туры килде.
 
Колхозыбыз гел алдынгылардан булды. Әле дә исемдә, без күчмә Кызыл Байракны ни¬чәмә еллар үзебездән башкаларга бирмәдек.
Бүген дә әнә яңартылган шул күмәк хуҗалыгыбыз (аны хәзер “Восток” дип атап йөр¬тәләр) Ринат Искәндәров дигән бик тә шәп авылдашыбыз җи¬тәкчелегендә яңадан ныклап аягына басып килә. Шулай була гына күрсен иде инде.
 
Безнең өлкә “Ак калфак” оешмасыннан булуыбызны, минем “Бердәмлек” газетасына эшләгән эшләребез турында еш кына язып торуымны да белгәч (ул газетаны өенә алып, даими укып бара икән), Җәүһәрия апа бик тә шатланды.
 
- Безнең әниләр колхозда гөрләтеп эшләп торган заманда ук - 1956 елларда, “Ак калфак” оешмасы бар иде, - дип тагын сөйләп китте ул. 
 
Әниләр:
Хәмдиянең ак калфагы,
Яңа каралган чагы.
Хәмдиягә сүз әйтмәгез,
Зиһене таралган чагы, - дип җырлый торган иделәр. Әниемә шул чакларда 66 яшь тирәсе булгандыр. Димәк, “Ак калфак” оешмасы элекке заманнарда ук булып, хәзер менә безгә яңадан кайтты, - дип шат-лыгын белдерде Җәүһәрия апа.
 
Аннан соң без аның белән “Ак калфак” җырын бергәләп җырладык. Абыстаебыз Габдулла Тукайның күп шигырьләрен дә яттан белә икән. Шуларны шатланып безгә дә сөйләп бирде.
 
- Сезнең изге эшләрегезне менә биредә утырган балалар барсы да ишетеп, күреп торалар. Безгә бу турыда шул яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша да, башка мәгълүмат чаралары аркылы да аларга түкми-чәчми җиткерергә кирәк. Яшь чагында әби-бабасы сөйләгән сүзләр генә баланың исендә яхшы саклана, - диде Җәүһәрия апа сүзен тәмамлап. 
 
Хак, вакытлы әйтелгән сүз¬ләр иде болар. Аның әй¬түенчә, балаларыбызга һәм оныкларыбызга башкача беркайчан да “Әти нинди була?” дип сорарга язмасын иде.
 
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

 

---
Бердәмлек
№ --- | 25.09.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты