поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.09.2017 Җәмгыять

Азат Зыятдинов вафат

Бүген 24 сентябрь көнне иртән галим, җәмәгать эшлеклесе, публицист, депутат Зыятдинов Азат Шәймулла улы 78 яшендә якты дөньядан китте. Бу турыда "Матбугат.ру"га аның улы Нариман әфәнде хәбәр итте. "Әтиебезне туган җирендә Балтач районы Таузар авылында җирләячәкбез. Бу аның васыяте иде. Казанда хушлашу вакыты һәм урынын әлегә тәгаенлибез", - диде ул.

Соңрак Нариман әфәнде безгә болай дип хәбәр итте: "Хушлашу мәрәсиме иртәгә 25 сентябрь көнне 10:00 сәгатьтә Татарстанның Фәннәр академиясе бинасында узачак". Адесы: Казан, Бауман урамы, 20 йорт.

"Татар Википедиясе" олуг шәхес Азат Зыятдинов турында менә ни дип яза:

1939 елның 20 гыйнварында Таузар авылында туган. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. Рус телен тирәнрәк өйрәнү максаты белән бер ел Кече Лызи җидееллык мәктәбендә укый. 1955 елда Казан технология техникумына укырга керә һәм аны 1959 елда тәмамлый. 1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
 
1962-1968 елларда Казан авиация институтында укый, мөһәндис-электронщик белгечлеге ала. Шушыннан соң аның бөтен тормыш юлы республикабызның яшь химиклар шәһәре Түбән Кама белән бәйле. Монда ул 1968 елда килә. 1968-1969 елларда — «Нефтехим» берләшмәсендә мастер, 1969-1971 елларда — смена начальнигы, 1971-1974 елларда — цех начальнигы урынбасары.
 
1975 елда Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасына керә, аны тәмамлап кандидатлык диссертациясе яклый. 1978-1980 елларда Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенең фәнни идарәсендә өлкән мөһәндис, фәнни-тикшеренү лабораториясе начальнигы була.
 
1991 елда Мәскәүнең М.В.Ломоносов исемендәге махсус химия-технология институты гыйльми советында «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага диссертация яклап техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.
 
Бүгенге көндә галим 150 гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы Аларның төп юнәлеше — нефтехимия, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. Фәнни эшләре Түбән Кама, Салават, Уфа, Пермь, Омск шәһәрләрендәге нефтехимия предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.
 
А.Зыятдинов 1997 елдан Түбән Кама «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелде. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.
 
А.Зыятдинов республикабызның танылган җәмәгать эшлеклесе. Ул — Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясен алган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручыларның берсе, аның җитәкчесе. Галим Түбән Камада татар иҗтимагый үзәге филиалын оештыруда башлап йөрде, хәзер аның рәисе. Милләтпәрвәр җанлы якташыбыз беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары делегаты. 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты булды, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, республикабызның дәүләт символларын хәзерләү һәм кабул итүдә актив катнашты. Милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе буларак халкыбызның милли мәнфәгатьләрен яклау һәм үткәрү юнәлешендә киң күләмле эш алып барды.
 
Якташыбыз актив публицист та. Аның туган телебез, милли мәдәниятебез, халкыбыз язмышына, аның күркәм шәхесләренә багышланган өч дистәдән артык мәкаләсе республикабызның абруйлы газета-журналларында басылды. СССР Профсоюзларының 15-съезды делегаты.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»