|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2010 Экология
ҖЫЛЫМЫ, САЛКЫНМЫ!?Коръән-Кәримнең беренче «Фатиха» сүрәсе беренче аятеннән үк «рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне», дип башланып китә дә «чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһы Тәгаләгә тиешле», дип дәвам иттерелә. Өченче аятьтә «Аллаһы Тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, кяферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк», дип әйтелә. Күптән түгел БМО Дания башкаласы Копенгагенда климат конференциясе үткәрде. Анда 193 илдән делегатлар катнашып, Җирнең җылынуын туктату турында киңәшләштеләр. Әмма табигатьне саклау мәсьәләсен хәл итәргә җыелган дистәләрчә мең кеше арасында Коръән-Кәримдәге аятьләрне белүче булмаган бугай. Бу Изге Китапның төп басмасы гарәп телендә булса да, аның тәфсирләре дистәләгән милләт телендә дөнья күргән һәм күрә югыйсә. Ул ислам динен тотучылар өчен генә түгел, чын хакыйкатьне аңларга теләгән галимнәр өчен дә зур әһәмияткә ия чыганак булып тора, хәтта динсезләренә дә.
Копенгагендагы зур җыен табигатьне җылытырга яки суытырга сәләтсез, көчсез булуыбызны раслады. Чөнки адәм баласы – ул берәүме, унаумы, ун меңме, Аллаһ бар иткән галәмнең, шул исәптән Җир-Анабызның яшәешенә уңай үзгәреш кертә алмый, киресенчә, зыян итү өстендә эшли. Кеше китергән зарарны санап бетерү дә мөмкин түгел. Юк ителгән урманнар, пычратылган елгалар, күлләр, диңгезләр, атом бомбасы, галәм киңлекләренә юлланган ракеталар...
Аллаһы Тәгалә Җирне бар иткән дә, кояшын, аен, йолдызларын кабызган һәм Җиргә адәм балаларын җибәргән. Яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Син, адәм баласы, яшә, рәхәт күр, дигән Иҗатчыбыз. Тора-бара кеше үзен дөнья тоткасы итеп саный башлаган да табигатьне үзгәртергә керешкән. Әлбәттә, начар эшләре белән, «зур» уйлап табулары аша.
Галимнәр Айда кеше йөрде дип тә әйтәләр, Айны шартлатып та карадылар, әмма Айга да, башка планеталарга да кеше хуҗа түгел. Ул Аллаһыныкы. Чөнки әле бер генә кешенең дә галәм ясый алганы юк һәм булмаячак та. Кодрәт иясе бары бер генә, ул безне якты дөньяга бар итүчебез. Әгәр ул кешене Айга яки башка планетага урнаштырырга ният кылган булса, без Җирдә түгел, шунда яшәр идек.
Кеше Җирдәге гүзәллеккә, байлыкка, нигъмәткә сөенеп, шөкер кылып яшисе урынга, шул Җирдән алынган байлыкны һавага очыра да, үзенең гомер итә торган нигезен, халкын, илен, Җирен хәерчелеккә төшерә. Матди хәерчелек белән рухи хәерчелек үрелеп бара. Иң аянычы – ачышлар ясаган булып, үзебезнең табигать алдында көчсез булуын танымаска тырыша. Еш кына ул «галимлек» Җир-Анага, анда гомер итүчеләргә бәла булып кайта.
Табигать җылына дип чаң кагу һәм шуны төп мәсьәлә итеп күтәрү конференцияне әллә ничек бер мәгънәсез җыенга әйләндерде. Табигатьне яклыйбыз дип урамга чыгучылар да, ягъни «яшелләр» дә, залда утыручылар да зур нәтиҗәгә ирешә алмадылар. Бисмилласыз башланган эш сүздән, бәхәстән, урамдагы кычкырулардан һәм шамакайланудан ерак китә алмады.
Адәм сөйләр, тәкъдир көләр, дигән әйтем бар безнең халыкта. Зур залны тутырып сөйләшкән, ягъни җылынуны туктатырга ният кылган кешеләргә Аллаһы Тәгалә үзенең кодрәтен ачык итеп күрсәтте. Бик каты итеп суытты да, бар дөньяны карга күмеп китте. Кышның нәрсә икәнен белми торган җирләрдә дә кар көртләре барлыкка килде, юлларда хәрәкәт тукталды, самолетлар һавага күтәрелми калды. Европа илләрендә суыктан туңып үлүчеләр дә булды.
Менә шуннан соң галимнәрне һәм барлык мәхлукларны тәрбия кылучының бары тик бер генә зат булуына ихластан ышанмый мөмкин түгел. Ул Үзе бар иткән, Үзе саклый һәм Үзе сыный да.
Җир-Анабызга исә бары тик хөрмәт, игътибар һәм аны ярату кирәк.
Сәрмәдия СӨЛӘЙМАН |
Иң күп укылган
|