|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2017 Шоу-бизнес
Альбина Кармышева чит ил дуслары белән Бауман урамында клип төшергән (ВИДЕО)Бу көннәрдә Казандагы рестораннарның берсендә җырчы Альбина Кармышеваның “Теләкләрем сезгә” исемле клибының презентациясе булып узды. Аны котларга иҗатын яратып өлгергән тамашачылары, дуслары, туганнары бирегә җыелган иде. “Теләкләрем сезгә” җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова язса, көен Альбина үзе иҗат иткән. Шунысы кызык: Альбина Кармышева Саранск шәһәреннән Казанга күченеп килгән бердәнбер татар җырчысы. Әнисе Галина рус милләтеннән булса, әтисе Асым – татар. Ике телдә дә иркен сөйләшә ала. Казанда музыка факультетында Миңгол абый Галиев классында укыган була. Татарча аралаша алуы белән бик горурлана. 8 ел диярлек туган ягы – Мордовиядә татар концертлары оештырып килә. Концерт эшләреннән кала, Хәйриячелек белән шөгыльләнә. Казандагы онкология белән авыручы балаларга бик еш бушка концерт бирә алуы белән горурлана. Балалар да аның килүен зарыгып көтеп алалар.
- Берничә көн эчендә “Теләкләрем сезгә” клибым 53 000 карау җыйды. Презентация көнне минем белән бергә булган тамашачыма, дусларыма, туганнарыма рәхмәтләремне белдерәм. Клип Бауман урамында төшерелде.
Соңгы вакытта татар телен популяштыру алга бара. Әлеге клип милләтебезне кайбер элементларда күрсәтеп, аны саклап калуда үз өлешен кертә дип саныйм. Клипта чит ил дусларым да катнашты. Француз милләтендәге Адам татар халык җырын матур итеп җырлый ала. Клипта Адамның йөргән кызы Санта татар халык киеменнән биеде. Барысын да сөйләмим, клипны карагач күрерсез, - диде Альбина Кармышева.
Әйдәгез бергәләп клипны карыйбыз.
--- |
Иң күп укылган
|