• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

22.09.2017 Тарих

Бер язмыш тарихы...

1921 - 1922 еллардагы ач¬лык афәте Похвистнево районының Гали авылын да урап үтмәгән. Һәр гаиләдә диярлек авыр югалтулар булган. Ачтан үлгәннәрнең мәетләре хәтта урамда яткан, кешеләрнең кабер казырлык та хәлләре булмый. Тау буенда зур чокыр казып, мәетләрне шунда ыргытканнар. Әбием Гайнехәят бу турыда елый-елый сөйли иде.

Аның ул чордагы тормыш, авылдашлары турындагы ха¬ти¬рәләреннән Гаян (исеме үз¬гәр¬телде) исемле хатынның я第-мы¬шы аеруча хәтеремдә кал¬ган.

...Гаянның әти-әнисе дә, ике сабые да ачтан вафат булалар. Үзе дә хәлсезләнеп, урынга яткач, ире ташлап чыгып китә. Бер көнне Гаян барлык көчен җыеп, йортка чыга. Көзге салкын һава аның сүнеп барган җанына сулыш өргәндәй була. Кайгыдан, ачлыктан шешенгән хатын әкрен генә атлап йортыннан чыгып китә. Кайда барганын үзе дә аңламагандыр инде ул. Күрше авылга барып җиткәч, бер өйнең ишеген шакый, икенчесенекен – тик ачучы гына булмый. Бәлки анда да җан ияләре калмаган булгандыр инде. Менә хатын бер бәләкәй генә йортның тәрәзәсендә ут януын күреп ала һәм шунда таба атлый. Тик Гаянның ишек шакырлык хәле дә калмаган була, ул аңын югалтып егыла. 

Күпме яткандыр, берәү аның күз кабакларын ачып караганга хатын аңына килә. “Аллаһыга шөкер, исән икән”, - дигән ир-ат тавышы ишетелә. Йорт хуҗасы хатынны күтәреп ала да өйгә алып керә. 
 
Өй җылы, почмакта ике сарык бәрәне печән чүпләп йөри. Учактагы кызыл күмерләр өс¬тендә чүмечтә су кайнап утыра. Мичтә тәмле исләр чыгарып, нәрсәдер пешә. 
 
Хуҗа урта яшьләрдәге ир булып чыга. Ул кунагын сәкегә утырта да: “Кызым, хәзер чәй эчәрбез, хәл керер үзеңә. Әнә, аш та пешеп килә”, - дип мич янына ашыга. Бераздан ул китек савытка салган ашны кунак алдына китереп куя. Яшел төстәге шулпа эчендә ниндидер үлән һәм бер-ике кисәк бәрәңге йөзеп йөри. Бу боламык ул чакта Гаянга иң тәмле аш булып тоелгандыр, мөгаен. Ул үзендә кабат тормыш чаткылары кабынганын сизгәндәй була, хуҗага тормышын, башыннан үткәннәрен сөйләп бирә. Ир дә аңа үзе турында сөйли. Аның исеме Исмәгыйль икән, хатынын, ике баласын җирләгән. Гаян ирнең ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый йокыга китә.
 
Мичтә чатыр-чотыр утын ян¬ган тавышка күзен ачып җи¬бәрсә, Исмәгыйль абыйсы өйдә күренми. “Ул кайтканчы чыгып китәргә кирәк, яхшы түгел ич”, - дип уйларга да өлгерми, хуҗа кайтып керә.
 
- Кая җыендың, кызым? Туганнарым да юк дигән идең, бугай. Кышны миндә генә чык. Теләсәң, аннан китәрсең. Миңа да иптәш булырсың. Кышка ашарга ризыгым бар, Аллаһы кушса, ачка үлмәбез. 
 
Хатын ризалаша. Чынлап та, кая барсын соң ул? Шулай икәү яши башлыйлар болар. Гаян ашарга пешерә, Исмәгыйль йорт эшләре белән мәшгуль. Кыш үткәнче алар бер-берсенә инде тәмам ияләшәләр. Яз җитә, шаулап гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра... 
 
Бервакыт Исмәгыйль кыюсыз гына Гаянга сүз куша.
 
- Кызым, син риза булсаң, бергә гаилә корып яшик. Мин синнән 20 яшькә олы, риза булмасаң да, үпкәм юк, кызым урынына булырсың, - ди ул. Гаян ризалаша һәм язның бер матур көнендә авылда калган бердәнбер бабайдан алар никах укыталар. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - бер кызлары белән бер уллары туа. Сыер алып җибәрәләр, бакчаларында яшелчәләр үстерәләр.
 
Шулай тернәкләнеп кенә килгәндә Гаянның ире бик каты авырый башлый. Инде ниш¬ләр¬гә? Хатын әнисенең үләннәр белән дәвалаганын исе¬нә төшерә. Ул да шулай Исмәгыйльне дә¬валый башлый һәм алты ай дигәндә аны аякка бастыра. Тик кайгы ялгыз йөрми ди¬ләр бит. Гаилә тормышы рәт¬ләнде дигәндә генә, Гаян үзе бә¬хетсезлеккә очрый. Сыер савырга чыккач, аны үгез сөзә һәм бик каты яралый. Ул вакытта хастаханәләр дә булмый бит, хатын гарипләнеп, аяклары йөрми торган булып кала. Исмәгыйленең ихлас ярдәме аркасында гына аның яшәү рухы сүнми.
 
Балалары үсеп җитә, кызлары үз тормышларын кора. Ә менә малайлары өйләнергә өлгерми - сугыш башлана. Аны фронтка алалар һәм ул хә¬бәрсез югала. Әти-әнисе аны күп еллар көтсә дә, аларга башкача күрешергә насыйп булмый шул инде. 
 
80 яшендә Исмәгыйль аб¬зый вафат була. Ә Гаян апа, кызы тәрбиясенә күчеп, ирен¬нән соң тагын 8 ел яши әле. Тик кызганыч ки, хәбәрсез югалган улы кайтканда ул да бакыйлыкка күчкән була инде. Тоткында исәнлеген югалткан, гарипләнгән егетнең дә гомере озын булмый, туган нигезендә ике елга якын гына яшәп,  мәңгелеккә китеп бара. Гаян апа белән Исмәгыйль абзыйның нәсел дәвамчысы булып, кызлары гына кала... 
 
Менә шундый гыйбрәтле язмыш турында сөйләгән иде миңа әбием. Әйе, безнең татар халкы сабыр да, түземле дә, туг¬рылыклы да булган шул. Хәзер без бу сыйфатларны югалтып барабыз, телевизордан кайсы гына каналны ачсак та, үтереш, кыйнаш, алдашу, мал бүлешү, әшәкелекнең иге-чиге юк төсле. Аллаһым, безне афәтләрдән, ачлыктан саклый күрсен иде.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 22.09.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments