• 17.01 "Кәҗүл читек" спектакле. Кариев театры. 13.00
  • 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов
  • 18 Гыйнвар Камал III (1899-1968)
  • 18 Гыйнвар Эльмира Сираҗи
  • 18 Гыйнвар Фән Вәлиәхмәтов
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Казан Совет районы Ак. Губкина урамында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр ТӨЗИМ. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Татар гаиләсенә Совет районында (Строительная фирма Тектоник тукталышы) 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Трамвай һәм автобус тукталышы йорт янында гына, янәшәдә мәчет, мөселман балалар бакчасы, Пятерочка, Мегастрой кибетләре. Т.: 89272437185
  • Казан шэхэре малые дербышкида ике этажлы ой сатыла.(участок мунча) бэясе 4000000. Собственник. Документлар эзер. Барлык сораулар буенча телефонга шалтыратыгыз 89625557187
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казан шәһәре Мавлютова урамында (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, холодильник бар. Бәясе аена 10 мең. Мэтрога 5 минут юл. Тел: 89274406462
  • Җиңел машина тәгәрмәчләрендә йөк ат арбалары сатыла, алмашу мөмкинлеге дә каралган. Фотографиесен телефонга җибәрә алабыз. Телефон +79534087690
  • Оренбургский тракт 140г урнашкан ор яна йортта яна жиhазлары белэн 1 булмэле фатирны озак вакытка арендагы бирэм. Бэясе 14 мен+коммун. 89274095375
  • Яр Чаллыда тулай торакта булмэ сатыла 13кв м. Бэясе килешучэ.89503149538
  • Казань ак губкина урамында совет районы зур балконлы булме сатыла 18 кв. 89509469991

 

 
Архив
 
 
21.09.2017 Язмыш

"Без әтиебез кебек кара чәчле, ә энебез Әгъләметдин ник сары чәчле икән?”

Харис абый сугыштан гарипләнеп кайтты. Өендә өлкән әти-әнисе, ике баласы белән хатыны бар иде. Әтиләренең сугыштан исән-сау кайтуына иң нык сөенүчеләр әнә шул ике улы булгандыр, мөгаен. Ачлык, ялангачлык, җиргә сеңеп бетә язган, салам түбәле кечкенә генә өй, җимерек каралты-кура, ябык сыер. Кирәктән күп нәрсә юк.

Харис абый бар көченә эшли алмый, сугыш яралары үзен сиздереп тора. 
 
Аптыраганнан, сугыштан сау-сәламәт кайтып, амбар мөдире булып эшли башлаган Хәким янына сугыла ул. Ничек тә аз гына булса да икмәкле булып булмасмы, дигән уй иде фронтовикның башында. Кәнсәләргә керүдән файда юк, рәис булып торучы - сугышка бармаган чулак Гәйнетдин - үзенең кансызлыгы, әшәкелеге белән сугыш вакытында карт-корыларның, хатын-кызларның канын эчкән, җелегенә үткән кеше иде. Ә Хәким белән Харис нәрсә бәрабәренә сөйләшкәндер, анысы билгесез. Тик бер төндә, хатынына кечкенә генә капчык тоттырып, амбарга җибәрә ул.
 
Берәр сәгатьтән Мәрьям ике чиләк чамасы ашлык күтәреп кайтып керә. Капчыгын ишек төбенә куя да, сәкегә капланып, илереп-илереп еларга тотына. Уллары әниләренең ни өчен бу кадәр елавын аңламасалар да, олылар сәбәбен чамалый ул чакта...
 
Азракка гына булса да тамаклары туя, бераз күңелләре күтәрелеп китә. Ә менә Мәрьям күңелсез йөрде. Берничә айдан, төнлә амбарга бару тагын кабатланды. Харис нәрсә эшләргә дә белмәде. 
 
Кинәттән, сугышта алган яралары ачылып, аны хастаханәгә салдылар. Берәр ай чамасы изаланып ятканнан соң, ир бакыйлыкка күчте. 
Мәрьям көннән-көн тулылана барды. Вакыты җиткәч, нәкъ амбар мөдире Хәким кебек сап-сары малай алып кайтты. Тормыш дәвам итте. Бу вакытта инде кайнана-кайната мәрхүм иде. 
 
Мәрьямнең олы уллары кул арасына керә башлады. Әле ул вакытта берсенең дә башына "Без әтиебез кебек кара чәчле, ә энебез Әгъләметдин ник сары чәчле икән?” дигән уй кермәде. Үсә барган саен, өлкәнрәкләрнең үртәүләре җаннарына тия башлады. Аптырагач, әниләреннән дә сорап карадылар, тик җавап кына ишетмәделәр. 
 
Тормыш үз җаена барды. Ике елдан Мәрьям нәкъ Әгъләметдин кебек сап-сары чәчле кыз бала алып кайтты. Инде бу вакытларда олы малайлар нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башлады. Әмма әшәкеләнеп, әниләренең күңеленә кагылмадылар. Энеләре Әгьләметдингә, сеңелләре Гүзәлгә үзләренчә тискәре мөгамәләдә булдылар: чынлап торып какмадылар, шул ук вакытта якын итеп аралашмадылар да. Араларында ниндидер упкын бар иде. 
 
Олысы аның кадәр үк түгел, икенче малай җаен туры китереп энесен дә, сеңлесен дә мыскыллады, әшәке сүзләр әйтте. 
 
Гүзәл алтынчы сыйныфта укыганда, әниләре дә вафат булды. Әгъләметдин сигезенчене тәмамлагач, туганнары ярдәме белән шәһәрдәге ташчылар әзерли торган училищега укырга керде. Тулай торакта яшәде. Шул китүеннән авылга кайтырга юл ябылды аңа. Иң олы абыйсы: “Безнең өйдә эзең дә булмасын, үз көнеңне үзең күр”, - дигән карар чыгарды. Гүзәлгә дә тискәре караш артканнан-арта барды. Бу йортта аңа урын тарайды. Ул да туганнарына барып сыенырга мәҗбүр булды. 
 
Әгъләметдин, укуын тәмамлап, юллама буенча бер оешмага эшкә урнашты. Җитәкчелек, аның хәленә кереп, барактан бүлмә бирде. Укыганда ук дуслашып йөргән Җәмиләгә өйләнеп, бергә шунда гомер итә башладылар. Тора-бара фатирлы булдылар. 
 
Мәктәпне уңышлы тәмамлаган Гүзәл, укытучы һөнәрен үзләштереп, шулай ук юллама белән, бер мәктәптә укыта башлады. Хезмәттәше - физик тәрбия укытучысына кияүгә чыкты. Абыйсы Әгъләметдин белән яхшы мөнәсәбәттә булып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. 
 
Авылдагы бертуганнарының олысы, энесе белән зәһәр киленнең зәһәр теленә чыдый алмыйча (имеш, йорт-җир төпчек малайныкы булырга тиеш), Казахстанга китеп төпләнде. Әнә шул икенче малай бөтен туганнарын таратып, тузгытып бетерде.
 
Әгъләметдин һәм Гүзәл, елга бер булса да, иң өлкән абыйлары белән очрашу җаен табып тордылар. Хәзер олы яшьтә инде алар - лаеклы ялда гомер кичерәләр. Һәркайсының башында бер сорау бөтерелә: ни өчен туганнар дус-тату булып гомер итә алмадылар?! Әгъләметдин белән Гүзәлнең сары чәчле булуы гына сәбәп микән моңа? Язмыш тарафыннан кыерсытылган бу кешеләрнең гаебе нидә? 
 
Гомәр бабагыз.
 

---
Себерке
№ --- | 21.09.2017
Себерке печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты