• 17.11 Айдар Файзрахманов жырларыннан концерт. Филармония
  • 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 16 Ноябрь Зөфәр Харисов
  • 16 Ноябрь Сергей Когогин
  • 16 Ноябрь Нәфкать Нигъмәтуллин
  • 16 Ноябрь Гафиулла Газиз
  • 16 Ноябрь Кояш Тимбикова (1937-2004)
  • 16 Ноябрь Асия Минһаҗева
  • 17 Ноябрь Рифат Фәттахов
  • 17 Ноябрь Рафил Сәләхетдинов
  • 17 Ноябрь Илфат Абдрахманов
  • 18 Ноябрь Наилә Гәрәева
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720
  • Каен утыны сатыла. Казан һәм аның тирәсендәге районнарга, өегезгә кадәр илтеп бирәбез. +79377774768 Искәндәр.
  • Бигичева урамы 4 йортында Өч бүлмәле фатирның бер бүлмэсе арендага бирелэ. 8 мен. 89872147611

 

 

 
Архив
 

20.09.2017 Милләт

Минтимер Шәймиев: “Бу егетләр тик тормый инде”

“Самара төбәге татарлары: тарихи-этнографик һәм җәмгыяви-икътисади очерклар” (“Татары Самарского края: историко-этнографические и социально-экономические очерки”) дип аталган фәнни җыентыкның басылып чыгуы турында «Бердәмлек» газетасы хәбәр иткән иде инде. Өлкә китапханәсендә аны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.

Чарага йөздән артык кеше - өлкә хө¬күмәте һәм Самара шәһәре Думасы вәкилләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары, архив бел¬геч¬ләре, мәгариф системасы хез¬мәткәрләре, дин әһел¬ләре, мил¬ли-мәдәни җәм¬гыятьләр җ謬тәкчеләре, журналистлар һәм тарих белән кызыксынучылар килгән иде. 

“Татары Самарского края: историко-этнографические и социально-эко¬но¬мические очерки” китабы – Самара краен өйрәнүче күпсанлы галимнәр эше нәтиҗәсе. Басмада илебез һәм чит ил галимнәренең фәнни хезмәте, архив документлары, борынгы карталар һәм схемалар кулланылган. Ул тематик бүлекләрдән тора. Шамил Галимов авторлыгындагы күләмле беренче бүлектә IХ гасырдан башлап XXI гасыргача Идел буе татарларының тарихы күрсәтелгән. Шулай ук тарих фәннәре кандидаты  Дмитрий Сташенковның - Урта гасыр күчмә халыклары тормышына, Алабин музееның археология бүлеге җитәкчесе Анна Кочкинаның - археологик мирасыбызга, өлкә мәгариф министрлыгының әйдәп баручы белгече Дамир Гатинның - милли мәгарифкә, тарих фәннәре докторы Юлия Гусеваның  - җирле ислам традицияләренә, тарих фәннәре докторы, профессор Наилә Таһированың – татар икътисадына һәм Михаил Кржижевскийның Самара крае этнографиясенә багышланган саллы хезмәтләре урнаштырылган, өлкәдәге татар авыллары тарихына да байтак урын бирелгән. 

700 битле сыйфатлы басма эшкуар, Самараның Промышленность районы башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов акчасына эшләнгән һәм бастырылган. Презентация барышында Шамил Галимов аны революциягә кадәр Самара җирендә яшәгән меценатлар белән чагыштырды. Минәхмәт Мидхәт улы бу исемгә бик тә лаек. Ул күп еллар Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә эшләп ки¬лүче милли көрәш секциясенә матди ярдәм күрсәтеп килә, татар бәйрәмнәре дә аңардан башка үтми. Хәзер инде менә тарихыбызны барлау эшенә дә ул үзенең саллы өлешен кертте.
 
- Бу китапны язу идеясе күптән һа¬вада очып йөри иде инде.  Мин өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе булып эшләгән чорда ук бәйрәмнәрдә, төрле милли чараларда халык белән очрашканда: “Самара татарлары тарихы турында китап юк”, - дип әйтүчеләр булды һәм без аны булдыру турыда уйлана башладык.
 
Ниһаять, 2013 елда Шамил Галимов һәм бер төркем башка галимнәр Урта Идел татарлары тарихы өстендә эш¬ли башладылар. Бу эш дүрт ел эчендә саллы гына фәнни хезмәт булып җитеште. Мин редколлегия әгъ-заларына, аның җитәкчесе Шамил Галимовка, татар авылларының һәм районнарның администрация башлык-ларына рәхмәтләремне җиткерәм һәм Самара татарларының тарихы ил тарихында да үзенең лаеклы урынын алыр дип ышанам, - дип сөйләде Минәхмәт Хәлиуллов.
 
Чарада чыгыш ясаган тарих фәннәре докторлары, профессорлар Эдуард Дубман (китапның рецензенты), Юлия Гусева, Наилә Таһирова, Анна Кочкина бу китапны язу процессында катнашудан иҗади ләззәт алулары турында белдерделәр. Ә Шамил Галимовны университетта укыткан профессор Петр Кабытов басманың калын катлам тарихны күтәреп, бихисап кешеләрнең эшен, вакыйгаларны ачып күрсәтүе, экономика, этнография, дин һәм мәгариф өлкәләрендәге казанышларга тиешле бәя бирелүе турында әйтеп үтте. 
 
 
Самара шәһәре Думасы депутаты Игорь Рязанов исә Самара татарлары турындагы басманы күпмилләтле Россия диварындагы ныклы бер кирпеч дип атады, ә "Дуслык" иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкиле, ислам дине тарихы укытучысы Идеал Галәүтдинов биредә кулланылган библиографик белешмә буенча гына да тулаем Россия  тарихын өйрәнергә була, дип белдерде.
 
Шамил Галимовны һәм редакция коллегиясен яңа китап белән котларга Бөтендөнья татар конгрессы шурасы президиумы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев  һәм башкарма комитетның матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә килгәннәр иде. “Теле, шундый калын китап язарлык тарихы, дине булган халык - бәхетле халык”, - дип белдерде Гөлназ ханым тәбрикләү сүзендә. Гомумән, Татарстан “Самара төбәге татарлары” китабын бик җылы кабул итте. Болгарда Ислам академиясе ачылган көннәрдә аның бер данәсе Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевка да тапшырылган. “Самара егетләре тик тормый инде. Афәрин!” - дип әйткән ул һәм китапны укып чыкканнан соң үз фикерен киң җәмәгатьчелеккә җиткерәчәге турында белдергән.
 
Татарстан галимнәреннән ре¬цен¬зияләр килә башлады да инде. Шулай, тарих фән¬нәре докторы, Татарс-тан¬¬ның Фәннәр академиясе әгъ¬за-кор¬рес¬понденты Фаяз Ху¬җин¬ның уңай бәясен ишетү автор өчен бик күңелле булгандыр. Дөрес, ул китапта язылган кайбер фикерләр белән килешеп бетми. Һәр галим тарихны үз күзлегеннән күрергә хокуклы бит. Шулай да аның: ”Самара крае татарлары” китабы – Идел-Урал регионы татарларының тарихын берләштергән беренче фәнни хезмәт һәм уникаль күренеш. Анда татарлар тормышы төрле яклардан яктыртыла һәм зур чорны үз эченә ала”, - дигән сүзләре күпне тора.
 
Бер тында үткән чара Самараның  “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җыр¬чы¬лары, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме һәм күпсанлы конкурслар лауреаты, балалайкачы Әмин Мусинның чыгышы белән үрелеп барды. Ахырда кунакларга милли ризыклардан һәм чәйдән торган фуршет тәкъдим ителде.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 20.09.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты