• 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 25 Сентябрь Марат Гатин
  • 25 Сентябрь Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004)
  • 26 Сентябрь Мидхәт Миншин (1936-2009)
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 28 Сентябрь Габдулла Сәгыйтов (1909-1943)
  • 28 Сентябрь Рәшит Зәкиев
  • Актаныш. Никах киеме, костюм (чалбар, итэк, пиджак), тонге кулмэк сатыла. 89625646471
  • Актаныш. Эре бэрэнге сатыла. Корыда алынган. 89625704993
  • Актаныш. Сатыла печэн кибе 4ц. (люцерна + кастёр). Янгыр тимэде. 89625704993
  • Актаныш. Продается миксер электрический новый. 89625646471
  • Аметьево, Магаданская урамында 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Чиста, бик якты, жылы фатир. Яшэу очен ботен мебель, кер юу машинасы, холодильник, микроволновка бар. Аметьево метростанциясенэ 5 минутлык юл. 2 нче автобус 10 минут саен йори, Центр аша бара. Т.89274386927. Ватсап аша фотолар жибэрэ алам.
  • Апас районы Каратун станциясендэ кулай бэядэн 1 булмэле квартира сатыла .Тел 89673645355
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137

 

 

 
Архив
 

20.09.2017 Мәдәният

Бүген Георгий Ибушевның ЧЫН туган көне

Бүген Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның ЧЫН туган көне. Аңа – 60 яшь. Таныклыгында туган көне 20 октябрь дип билгеләнгән. Нигә бер ай аерма белән “туган”лыгының сәбәбе... Бәрәңге алган вакыт булып, мөгаен, Мефодий дәдәй улына таныклык алырга Авыл Советына бер ай соңрак төшкән. Төшкән көнең язып куйганнар, бетте-китте.

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториенең моңлы тавышлы олпат җырчысы. Дөньяны бөтен нечкәлеге белән сиземләүче шагыйрь дә ул. Шигырьләрендә, матбугатта әледән-әле чыгып торган мәкаләләрендә җан чисталыгына, рухи байлык, гүзәллеккә, матурлыкка мәдхия җырлый.  

– Георгий абый, Сез филармониядә, яшь җырчылар арасында  әйдаман, аларның икенче әтиләре сыман. 
– Әйе, мин эшләгән Лекторий бүлегендә күбесенчә яшьләр эшли. Аларга кирәк чакта киңәшләремне бирәм, бигрәк тә татар халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен башкарганда. Тамашачы яхшы җырга, тере тавышка сусаган бүген. Безнең концертларда халык җырларыннан алып классик арияләргә кадәр яңгырый.  Яшь тамашачылар белән эшләү дә безнең бүлекнең бер юнәлеше. Шуңа  ел башында ук балалар белән мәшгуль булдык. Сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев узган ел ук балалар өчен  “Буратино” музыкаль әкиятен сәхнәләштергән иде. Быел да зур уңыш белән узган ул тамашаларда мин  Шүрәле булып катнаштым һәм  чын-чынлап ләззәт алдым. Анда килгән яшь тамашачыларның да, аларның әти-әниләренең дә сөенечен күреп мин дә куандым. Тамашалар үзебезнең филармония залында да, Чаллы шәһәрендә дә тулы заллар белән узды. 
 
 
– Сез филармония концертларыннан тыш, хөкүмәт күләмендә уза торган төрле мәдәни чараларда да еш чыгыш ясыйсыз бит. 
– Җитәкчеләр алдында еш җырларга туры килә. Заманында А. Лукашенко, С. Кириенко, С. Шахрайлар белән зур очрашуларда чыгыш ясадым, татар халык җырларын башкардым. Узган елны  Казанга эшлекле сөйләшүгә килгән казах, кытай һәм әрмән җитәкчеләре алдында чыгыш ясадым. Программада утызга якын татар җыры. Җырлап бетергәч  яныма бер кытай кешесе килде дә: “Мы в шоке,  молодые так не могут”, – ди. Аңа карап Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов: “Менә мин сезгә әйттем бит, шундый җырчыларыбыз бар безнең”, – дип  елмайды. Шулай ук әдәби-музыкаль чараларда, искә алу кичәләрендә еш катнашам. Әле менә  Әлфия ханым Айдарская Сара Садыйкованың моңа кадәр яңгырамаган   җырларын туплап китап чыгарырга җыена, тәкъдир итү кичәсендә башкару өчен  Сара апаның өч җырын бирде. Туган төбәгем Мамадышта еш җырларга туры килә. Мин якташларым белән чиксез горурланам, алар мине бик хөрмәт итәләр. Гомеремдә дә Мамадышта каштаннар үсә дип уйламый идем. Узган ел кайткач администрация бинасы каршында бакчаны күреп шаккаттым, ул  ап-ак чәчәктә утыра иде, шулчак  күңелемдә:
 “Саумы якташ дип әйтә күк,
Мамадыш каштаннары”, – дигән  шигъри юллар да туган иде. 
 

– Бүгенге көндә авылыгызга еш кайтасызмы?
– Аның һәр тарафын, кечкенә генә почмагын да бөтен күзәнәгем белән тоеп-сагынып, шунда үткән балачак мизгелләре белән илһамланып яшим. Авылыма  еш кайтырга тырышам. Үзем салган йортым бар, кышын кайткач мичкә ягып җибәрәм дә, янып баручы утын пүләннәренә карап балачак елларын искә алырга яратам. Әтиемнең без үскән йорттагы мичтәге күмернең төшкәнен күзәткәнен, әниемнең мич алдына чуен белән карабодай боткасы яки тәгәрәткән бәрәңге куйганын күз алдымнан үткәрәм... Элек-электән күрше тирәдә яшәүчеләр һәрвакыт безгә җыелырга яраталар иде. Бигрәк тә Нардуган, яфрак бәйрәмнәрендә өйдә тәмле ризыклар пешерелә, ишек аллары чистартыла иде. Ә туйлар ничек матур үтә бездә. Теләкләрне җыру җырлап җиткерү, такмак әйтү дисеңме. Алар барысы да матур сәхифә булып истә калганнар. Безнең авылны төрле яклап урманнар чолгап алган. Бөдрә таллар, зифа каеннар гүя бер атларлар да, өй алдыбызга килеп керерләр кебек. Якында гына табигать ясаган гүзәл “тере” мәйдан бар. Элек-электән үк хәтфә үләнендә казлар көтә торган искиткеч матур урын иде ул. Мүкле күл дип йөртә идек без аны. Шул вакытларда як-ягыннан асылынып кыңгырау чәчәкләре үскән “Кучтырай сукмагы”ның яшел хәтфә үләненә кергәндә, табан төпләре кытыклана, шул кыңгыраулар зыңлап-зыңгылдап торалар кебек тоелалар иде миңа. Озын тупыллар, шомыртлар чолгап алган Сәрки Питерләренең бакчасын, гадәттә койма аша гына күзәтә идек. Бик каты әче алмасы бар иде, шайтан котырткандырмы, кайчагында шул алмага дип бакчага кереп тә чыккалый идек.  Шунда балан төбендә матур зәңгәр чәчәкләр үсә иде. Шул чәчәкләрне күрер өчен, язын ташу кимегәч, чалбар балакларын күтәреп, яланаяк шунда чыгып карый идем.Ул гаҗәеп бер урын иде. Анда тупыллар, шомыртлар да үсә иде. Бик сагынам мин аны, бала чагымның бер истәлеге иде ул. Шул тирәдә малайлар белән казлар көтү дисеңме, уеннар уйнаумы. Чишмәләр күп иде бездә, челтерәүләре әллә каян ишетелеп тора иде, бөтнекләр үсә иде. Минем балачагым гаҗәеп әкияти матур булды.

– Сез гаиләдә ничә бала үстегез? 
 Гаиләдә дүрт малай һәм бер кыз үстек. Төпчек малай булгангадырмы минем тамагым ач булмады, абыйларыма аның ачлыгы да эләккән. Без бик гади яшәдек. Әти авырып, миңа унике яшь чагында үлеп китте. Аннан авылның икенче очындагы йортка  күчтек. Беренче туган йорт әле дә төшләремә керә, бик кадерле була икән ул туган нигез. Авылда Алпар тугае дигәен җәйләү, шунда кечкенә инеше дә бар. Без бала-чагалар коена идек. Шунда утырабыз, аякларны сәлендереп, үзара гәпләшәбез, “Җир чите еракмы икән?”–дибез. Берсе “Күрше авыл Үсәлидән соңдыр”, – ди икенчесе:” Безнең туганнар Казанда, безнеке  Әлмәттә”, – диләр. Шуннан авылдагы Гриша дәдәйнең машинасынан башка “җир читенә барып булмый” дигән нәтиҗә ясадык. 
 
- Җир чите дигәннән, Сез җырчы буларак илебезне иңләп йөрисез, чит илләрдә дә булдыгыз. Җирнең читен күргәнсездер шәт?
– Шөкер, эшләү дәверендә Ленинградтан алып Владивостокка кадәр араны уздым, җир түгәрәк икән (көлә). Соңгы ун ел эчендә Американың, Төркиянең иң эре шәһәрләрендә җырчы Резидә Галимова, музыкантлар Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев белән чыгыш ясарга туры килде. Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры белән Көньяк Кореяда,  Казахстанда булырга туры килде.  
 
– Балачагында нинди булды икән Георгий абый? 
– Мин кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Табигать кочагында үсүем дә моңа тәэсир ясагандыр. Күз алдыңа китер: алдыңда сап-сары тузганак чәчәкләре. Бала чакта тау башыннан төшеп барганда беренче кат шул чәчәк дәрьясын күргәч, тәнем эсселе-суыклы булып киткән иде, ниндидер бер тетрәнү кичердем шул чакта. Алтынчы сыйныфта укыганда интернатта торып укыдым. Атна ахырында иртә торам да болын буйлап авылга йөгерәм. Ноябрь башы, җиргә кырау төшкән. Авылга җитәрәк ихтыярсыз, күз алдымдагы манзараны күреп туктап калам: минем каеннарым ап-ак бәскә төренгән. Шулчагында аларны сулышым белән җылытасы, кагыласы килеп китә. Мин аларны үземчә рәсемгә төшерәм, күңел дәфтәремә сеңдерәм. Ә җәйләрен  яңгырлы көннәрдә олы яфраклы әрекмәннәрне күтәреп коры җир эзли идем. Анда качып калган үрмәкүчләргә, бөҗәкләргә күз салу – үзе бер дөнья. Җәйнең бер кисәге шунда качып, посып калган күк тоела иде миңа.
 
- Табигатьне шулай бөтен нечкәлеге белән тоемлавыгыз күңелегездә җыр-моң уятуга этәргеч биргәндер.
– Мин телем ачылганчы “җырлый” башлаганмын. Сыер саварга баручы апайлар кәнфит, прәнник биреп мине төрлечә юмалап җырлата торган булганнар. Әле дә яхшы хәтерлим, авыл агайлары озын арбаларга утырып урманга эшкә китәләр иде, мин дә алар белән янәшә барырга иде дип хыяллана идем. Аларның моңлы итеп җырлаулары бигрәк тә әсир итә иде мине. Мәктәптә укыганда да җырлата иделәр. Бер вакыт күрше авылга җырларга җибәрделәр. Шуннан күреп Мамадышка чакыра башладылар. Беренче класс укытучым Роза Шаһиевна гыйлемле, кырыс укытучы иде, әмма дә ләкин сәнгатькә карата булган мәхәббәтне, иң беренче канатны ул куйды. “Минем Казанда музыка факультетында укучы сеңлем бар, сиңа Казанга  аның янына барып, җыр буенча китергә кирәк”,- дия иде.Ул безгә матур китаплар укый, табигатькә алып чыга иде, матурлыкка соклану тәрбияләде. Үсәлигә укырга төшкәч, Мозафарова Мәрьям апа мәкаләләр язарга бирә иде. Нәҗип Нәккаш безнең рәсем укытучысы иде, ул миңа “Рәсем ясарга осталыгың бар”,– дия иде.  Гомумән алганда, укытучылар минем булган сәләтләремне тоеп, шуны тормышта куллана белергә өйрәттеләр. Кечкенәдән җырлап йөргәнгә, мине мәктәпне тәмамлаген елны Казанга “Комсомол җыры-75” исемле җыр конкурсына җибәрделәр. Жюри алдында “Туган җирем Татарстан”, “Комсомолка Гөлсара” дигән җырлар башкарып, дипломант исеменә лаек булдым. Шул чакта Миңгол абый Галиев миңа укырга керергә киңәш итте. Моны истә тотып консерваториягә юл тоттым. Мин консерваториягә керү өчен имтихан бирәсен белмәдем. Печәннәр, утыннар әзерләп бетергәч кенә, “Җырлап карыйм” дидем дә, Казанга киттем. Миңгол абый:” Имтиханнар күптән бетте бит”,– диде дә, мине Нәҗип Жиһанов янына алып китте. Икенче сентябрь көнне килгәч күрәм, анда биш кеше утыра иде, берсен дә белмим, бары Җиһановны гына таныйм. Мин Рөстәм Яхинның “Күзләрем тик сине эзлиләр” һәм “Су буйлап” татар халык җырын башкаргач, Нәҗип Җиһанов:
– Каян өйрәндең бу җырларны? –дип сорады.
– Радиодан ишеттем дә, отып алдым, – дидем. Нәҗип Гаязович: “Без сине алабыз, тавышың матур, кызганыч соң килдең, тулай торакта урыннар юк, икенче елга булачак”, – диде. Мин торырга урын  булмагач, авылда мунча да өлгертәсе бар иде әле, дип, Миңгол абыйдан чемоданны “урладым” да, качтым. Кайткач армиягә киттем.
 

– Анда да җырлагансыздыр?
– Армия сафларында хезмәт иткәндә татар егетләре күп түгел иде, без берничә генә кеше идек. Шуңа рәхәтләнеп татарча сөйләшергә ирек бирми иделәр. Руслардан качып казарма артына чыгып рәхәтләнеп сөйләшә, татарча җырлый идек. Бер заман безнең взводны ашханәгә нәрәткә куйдылар. Бер зур бүлмәгә мине кертеп мин шунда аш бүлеп торырга тиеш идем. Беркем дә юк, шунда онтылып җырлыймын икән, артыма борылып караган идем, ун-унбиш кеше җыелып мине тыңлыйлар икән. Икенче көнне командир мине чакырып, “Матур җырлыйсың икән, җырла әле”- диде. Мин “урысча бер генә җыр беләм”,- дим. “Син миңа татарча җырла”, – ди. Оркестр белән  җырлый башладым. Безнең полкны Германиягә җибәрергә тиешләр иде, командирның мине  анда җибәрмичә “Син монда кирәк, җырчы егет”- дигәне хәтердә. Тормышымда миңа  яхшы кешеләр еш очрап торды. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Түбән Кама химия заводына эшкә урнашкан идем, Казаннан телеграмма килеп төште. Нәҗип Җиһанов мине укырга чакырып язган. Баргач: “Кая югалдың син, керәшен малае, сине укырга алган идек бит”, – дип шелтәләп тә алды. Шулай итеп мин яңадан имтиханнар биреп консерваториягә укырга кердем. Бу юлы тулай торакта куыш  табылды инде. 

– Профессиональ җыр осталыгын бирүче беренче укытучыларыгыз кемнәр иде?
– Эчкерсез, үз эшенә таләпчән Михаил Федорович Кольцовны мин хөрмәт белән искә алам. Ләкин ул авырып китү сәбәпле мин бермәлне укытучысыз калдым. Шуннан мин укуымны Россиянең атказанган, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Заһидуллинада дәвам иттем. Искиткеч кешелекле үз баласыдай якын күрә иде ул безне. 
 
– Филармониядә ничек эшли башладыгыз?
– Татар дәүләт филармониясенә дә, укытучымның киңәше белән юл тоттым мин. Әлфия апа мине үсендереп, “Сине анда көтәләр”, –ди. Килеп кердек, Әлфия апа анда чаба, монда чаба, безне беркем дә көткән күк күренми. Директор: “Лекторий тулы, кая алыйм мин аны”- ди икән. “Ярар, татар халкына кирәкмәсә, Башкортстан, Свердловск аны хәзер ала, тик бер дә читкә җибәрәсе килми иде ул асыл егетне,–ди икән Әлфия апа.
– Әйдә, җый комиссия, алайса”, – дигән директор. Шуннан унлап кешедән торган сәнгать утырышы  алдында дистәдән артык катлаулы арияләр, халык көйләрен башкардым. Бер мәлне карасам Илгиз Мәҗитов җылап утыра. Шулчак олы гәүдәле бер кеше мине кочаклап кулымны кысып чыгып китте. Ул директор Марат Таҗетдинов булып чыкты. Әлфия апага ул: “Үз акчамны түләсәм түлим, алабыз бу егетне”, – ди икән. Шулай итеп мин филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә эшли башладым. Ул чакта кырык дүрт кеше иде бүлектә. Аларның һәрберсе югары профессиональ мөмкинлекләргә ия булган сәнгать осталары: Венера Шәрипова, Айрат Арсланов, Гали Ильясов, Наҗия Теркулова, Әлфия Галимова һәм башкалар һәрберсе  нинди олы шәхесләр. Аларның һәрберсен санап бетереп тә булмый. Без бер гаилә булып тату эшләдек. Бер атнадан соң мине директор Краснодар шәһәренә җыр конкурсында катнашырга  җибәрде. Унике татар халык җырын җырларга иде анда. Баянчы Нәҗип Бәдретдинов белән “Без барырбер үтмибез”, – дип, килүгә чүпрәләр алып куйдык (ул вакытта Казанда юк иде). Икенчесенә дә, өченче турга да уздык, чүпрәләр онытылды. Миңа диплом бирделәр. Шунда жюрида утырган, Мәскәүдән килгән композитор Григорий Пономаренко: “Сезне беренче турдан соң алып атарга уйлаган иделәр, тавышыгыз барлыгын белүгә сезне яклап калдык”,– диде. Язмыш минем яклы булды, дипломлы булып кайттым. Директор уңышыма сөенеп, рәхмәт төшкере, миңа йөз илле сум оклад язды, кайбер кешеләр дистә еллап эшләсәләр дә, айга йөз сум гына алалар иде ул чакта. Шөкер шулай уңышлы башланды минем эшчәнлегем. Шәхси тормышымны да көйләргә вакыт җитте. Скрипкачы кыз Әдилә белән радиода танышып очраша башладык, күп тә үтми өйләнештек, ул вакытта кооператив фатирлар бирә иделәр, фатирлы  булдык, бер-бер артлы балалар туды.
 
– Сезнең гаиләгез музыкаль гаилә, хатыныгыз Әдилә ханым озак еллар Татарстан симфоник дәүләт оркестрында эшли. Улларыгыз музыкада өлкәсендә түгелме? 
– Ике улым да консерватория каршындагы музыка мәктәбендә скрипка классында белем алдылар. Үзләре өчен төрле җирләрдә уйныйлар, тик тормыш өчен башка һөнәрләр алдылар. Хезмәт сөючән, игелекле булуларын күреп куанам.

– Сезнең радио фондына язылган җырларыгыз бик күп. Радио белән дуслыгыгыз кайчан башланган иде? 
– Шулай бервакыт радиодан татар концерты бирәләр. “Чибәр кызга” татар халык җыры яңгырый. Күр әле, Нәфисә Василова ирләр тавышы белән җырлый башлаган дисәм, ул үзем булып чыкты, үземнең чыгышымны радиодан беренче тапкыр ишетү шулай булган иде. Радио студиясендә бу тәүге чыгышым 1986 елда баянчы Нәҗип Бәдретдинов белән “Су буйлап”, “Ашхабад”, “Чибәр кызга” дигән татар халык җырларын яздырганда булган иде. Мөнирә Хәбибуллина белән дә иҗади дуслыгыбыз шул елны башланды. Аның белән дә бик күп җырлар, романслар яздырдык. Аларга рәхмәтем чиксез зур.

  - Георгий абый, Сез язмышыгыздан канәгатьме?
- Мин үземнең язмышыма, җырыма рәхмәтлемен, ул хисләрем шигырьләремдә дә чагыла. Кайбер хыяллар шул килеш калды. Шуңа да карамастан, мин үз урынымны таптым дип саныйм. Авызымны ачып кына бер телем икмәк тә эшләмәдем, барысы да үз тавышым, хәләл көчем белән эшләп алынган, мин шуның белән горурланам. Җырчының тавышы бар икән, ул җырны ачып бирә ала икән, ул – үзе сәхнә бизәлеше.
 
Алсу Хәкимова
Татар филармония музее мөдире 
(мәкалә “Безнең мирас” журналында басылды)
 
 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments