|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2017 Криминал
12 яшьлек бала белән җенси мөнәсәбәткә кергән татарстанлыга 10 ел төрмә яныйӘлмәтлегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Замана яшьләренең уйламыйча эшләгән ялгышлыкларының сәбәбе сабырсызлыктадыр, мөгаен. Алар күңелле балачак мизгелләреннән ләззәт алып, вакытны ашыктырмыйча яши белмиләр. Тизрәк үсү теләген тормышка ашыру адымы күпчелек очракта аянычлы тәмамлана. "Әлмәт таңнары" хәбәр итүенчә, бу очракта да бер егет 12 яшьлек кыз бала белән мөнәсәбәтләр башлап җибәргән. Аннан алар тиешле кысалардан чыгып, елдан артык җенси мөнәсәбәтләрдә тора. Бу турыда кыз баланың ата-анасы белеп алып, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта егет тоткарланган.
--- |
Иң күп укылган
|