поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.09.2017 Ана теле

Ана теле: Авылым атамасы – кадерле сүз, белем чыганагы

Токымыңның нигезе сакланган, әле дә үзең яшәп яткан авылыңның атамасы, исемең кебек үк, һәркайсыбызга кадерледер. Шул бер сүз гадәттә нәселең тарихының изге сандыгы сыман үзенә әлләкүпме хәтирә туплаган була. Аннары, ул сүз ана теленең серләрен ачарга кызыклы, мул чыганак та.

Күзәтик әле, уйланыйк әле авылыбыз, күрше-тирә авыл, калаларның атамалары турында. Авылымның рәсми атамасы – Чишмәле Сап. Халык телендә, көндәлек сөйләмдә – Сап. Бүген Татарстанга, Әтнә районына караса да, ул кергән Кышлау волосте, Күлле Киме волосте белән бергә, 1925 елга кадәр Краснококшай өязенә (Элекке Царевококшай, хәзерге Мари Ил республикасына) караган, рәсми атамасы да Ключи Сап булган, ә борыңгы документларда ул Ключ Сап дип теркәлгән.

Элек бу төбәк мари, урысларның көндәлек сөйләмендә Сапский ключ дигән атама да ишетелгәли иде. Атамадагы “чишмә” һәркемгә аңлашыла. Төпләнергә җир эзләп Казан арты якларына килеп чыккан бабаларыбыз урман эчендә чикләвек куаклыклары белән уралган аланда көчле тибеп яткан чишмәгә тап булып, тукталып кала.

Шактый мул сулы инеш агып ята. Әлләни ерак түгел аңа янә бер чишмә кушыла. Бераз баргач, тагын бер чишмә. Төньякка таба шактый тере су агып ята. Ошый бу урын бабайларга. Шушында төпләнергә карар кылалар. Беренче чишмәне Чишмә сабы дип йөртә башлыйлар, ягъни чишмә башы (очы, күзе); Авылның атамасы да Сап булып китә.

Телебезнең төп берәмлекләреннән – кашык сабы, балта сабы; гомер башы – сабый; таңның беренчел җиле – саба җиле; корал саплау; энәгә җеп саплау гыйбарәләре сөйләмебездә дә көндәлек, еш кулланылганга, уңайлы, ятышлы булганга, атама буларак та тиз вә авырыксыз үзләштерелә; бүген дә сөйләмдә җиңел кулланыла.

Авылымның атамасы да туган телемдәге бик мәгънәле, бик тә яңгырашлы, кыска-пөхтә төп сүзләребезнең берсе икәнен гел тоеп яшәү канәгатьлек бирде, сөйләмемдә дә кулланырга, балаларга да, оныкларга да җиткерергә тырышам. Югыйсә бит аның белән беренче тапкыр кызыксынып китеп, галимнәрдән сорашкач, “марида кеше исемен аңлаткан сүз булса кирәк” дип, күңелне суыта язганнар иде. Күршедә генә Сап-унжа дигән мари авылының булуы туган телебез сүзенең күрше халыкта да яшәвенә киная иде. Хәзер инде аның үз сүзебез булуына бернинди дә шик юк.

Бу сүзнең этимологиясен төпченгәндә телебезнең төп кануннарыннан берсе – авазлар ярашуы (сингармонизм) канунын янә искә төшердем: бик борыңгы телебездә һәр сүз калын да, нечкә дә рәвештә кулланылган (ана – әни, ата – әти, аз–әз, акрын - әкрен, ачы – әче, салпы – сәлпе). Сапның нечкә (йомшак) җәбе булгандыр бит?! Сәп, сәб. Сәбәп, сәбәбе. Мәгълүм бер гамәлнең, нәтиҗәнең башлангычы (очы, сабы) сәбәп бит!

Хәер, бу – әлегә берникадәр бәхәсле, төплерәк дәлилләүне таләп иткән тезис. Әле сөйләгәннәр теркәлгән фәнни мәкаләне “Мирас” җурналында (1995, №9-10) бастырганмын. Кабатлап ул “Әтнә таңы” газетында басылды. Аларга карата укучылардан да, фәнни даирәдән дә тискәре яисә бәхәсле фикер ишетелмәде.

Моны нигә әйтәм – узган ел шул ук газетта өлкән бер укытучы авыллар тарихына багышланган язмасында Сап атамасын янә мари чыганагы дип бәян иткән иде. Берәр төзәтү бирелмәсме дип көтүемнең нәтиҗәсе булмагач, хөрмәтле укучыма авылым атамасы турындагы парчамны менә кабат искә төшерергә җөрьят итәм.

Авылының атамасы һәрбарчабызга кадерледер. Аны белергә, төпченергә теләү әледән-әле җанны талкып ала. Авылларыбыз тарихын, димәк ки аларның атамаларын да өйрәнү соңгы елларда активлашты, халык моны хуплый, чөнки бу гамәл милләтне, аның телен саклау юлында дөрес, изге эштер. Авыл атамаларын өйрәнгән галимнәрнең хезмәтләре бүген дә укучы кулыннан төшми. Үзем дә аларны даими укыйм. Күренекле галимә Фирдәвес Гарипова белән якыннан аралашып, бу темага еш сөйләшә, фикерләшә идек. Авыллар тарихы турындагы саллы хезмәтенә рецензия дә язып бастырттым. Бу теманы дәвам иттерүче яшьләрне хуплыйм.

Менә шушы арада гына шәкертем, каләмдәшем Илдар Кыямовның туган авылы Кара чишмәгә багышлаган җитди фәнни хезмәте басылып, бөтен татар халкына зурлап тәкъдим ителде. Шушы арада гына Әтнә районы Кышлау (Кытаймас) авылы турында шул авыл укытучысы, шагыйрь Җәүдәт Фәйзрахманов, улы –тарих фәннәре кандидаты Илшат белән бергәләп саллы хезмәт бастырып чыгаруга ирештеләр. Рәхмәт аларга.

Ана телебезнең яшәвенә, саклануына шушылай итеп тә өлеш кертү хуп күрерлек гамәлдер.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»