• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

18.09.2017 Хәвеф-хәтәр

“Угрюм река” корбаннары

Үткән елның июнь ахырында “Россия-Самара” радиосы кайгылы хәбәр ирештерде. Большой Кинель елгасында (Кинель-Черкасс районы) коенганда берничә бала һәлак булган. Үзәк телевидение һәм радио буенча Карелиянең көньягында урнашкан (“Сямозеро”) базасында ял итүче ундүрт яшүсмернең дә, давыл вакытында көймәләре батып, һәлак булулары турында хәбәр иттеләр.

Кешеләрнең, бигрәк тә яшүсмер балаларның, вакытсыз үлеме аларның ата-аналарына, туганнарына һәм җәмгыять өчен зур кайгы, зур югалту, әлбәттә.

Ел саен безнең илебездә елгаларда коенганда, көймә¬ләр¬дә, катерларда сәяхәт кыл¬ганда күп фаҗигалар булып то¬ра. Аларның күбесе юл хәрәкәте ка¬гыйдәләрен бозудан, җавап¬сызлыктан килеп чыга. Олылар бик еш исерек килеш бу зур бәлагә таралар. Андыйлар турында “диңгез бәкәлдән” диләр. Балаларның һәлакәткә очрауларына олылар – ата-аналар үзләре һәм ял итүне дөрес итеп, кагыйдәләргә туры китереп оештырмаган түрәләр гаеп¬ле.

Миңа еш кына ерак Эвен¬киядә булган кайгылы бер вакыйга искә төшә. Мин анда үткән гасырның җитмешенче елла¬рында нефть эзләү экспе¬дициясендә бораулаучы булып эшләгән идем.
 
Биредәге авыллар һәм поселоклар күбесенчә елгалар буена урнашкан. Ә менә шундый чиксез зур урманлы, таулы төбәктә юллар юк, тышкы дөнья белән элемтә, башлыча, һава транспорты – самолетлар, вертолетлар аша башкарыла. Кышын елгалар боз белән каплангач кына, ниндидер юл дигән нәрсә барлыкка килә.
 
Эвенкияне көнчыгыштан көн¬¬батышка ике зур елга кисеп чыга: бу Нижняя Тунгус¬ка – язучы Вячеслав Шишков романында тасвирланган “Угрюм река”, һәм Подкаменная Тунгуска – бөек Себер елгасы, Енисейның уң як кушылдык¬лары. Язгы ташу вакытында алар зур суднолар йөрерлек булса да, җәен көймәләрдә һәм кечкенә катерларда гына йөзү мөмкинлеге кала.
 
Нижняя Тунгуска елгасында булган кайгылы вакыйга турында сөйләп узыйм әле. Черногорск шәһәрендә техник училище тә¬мамлаган 18 яшьлек хакас егете Сергей Канзычаков (фамилиясе үзгәртелгән) үзенең беренче хезмәт вахтасына барырга җыена. Тутончаны поселогыннан нефть чыгару скважинасына кадәр 12 чак¬рым араны елга буйлап үтәргә кирәк. 
 
Вахта йөртүче “Ястребок” катеры ремонтта булу сәбәпле, эшчеләр “Казанка” көймәсендә юлга чыгарга җыеналар. Аның хуҗасы һәм бораулаучылар юлга чыгар алдыннан бергәләп поселок кибетендә шәпләп кенә аракы эчеп алалар. Юлга да “запас” әзерләнә.
 
Сергей үзен көймәгә алуларын соралса да, исерек егетләр моңа каршы килә. Кич¬ке якта аларның көймәсе, ни¬һаять, юлга чыга. Алар төнге сәгать 12дә эшкә чыгарга тиеш булсалар да, тиешле вакытка скважинага кадәр барып җит¬миләр.
 
Шуннан соң вертолет һәм көймәләр белән югалучыларны эзләү башлана. Тик бу бернинди дә нәтиҗә бирми.
 
Шул ук вакытта эзләүче¬ләр Тутончаны поселогыннан өч чакрым ераклыкта Нижняя Тунгусканың сул яктагы кечкенә генә Голомо кушылдыгы ярында берничә аракы ше¬шә¬сенә һәм әле сүнәргә дә ө묬гермәгән учак эзләренә тап бу¬лалар. Димәк, егетләр эчү¬ләрен биредә дә дәвам иткән бул¬ганнар. 
 
Тик күпме генә эзләсәләр дә, югалган көймә, 5 кешелек вахта, кием-салым да, бер ге¬нә башка билге дә табылмый. “Угрюм река” аларны йоткан диярсең.
 
Бу вакыйгадан соң Сергей ни эшләргә дә белми: еларгамы, шатланыргамы, кайгырыргамы. Аның бу вакыттагы хәле ава¬риягә юлыгып, җимерелгән самолет рейсына соңгарган пас¬сажирныкы кебек булгандыр, мөгаен. Үзен көймәгә алмаган егетләргә туктаусыз рәх¬мәт укый ул.
Моңарчы эчүгә бирелмәгән булса да, егет бер вакытта да авызына аракы капмаска, исерек юлдашлар белән транспортка утырмаска вәгъдә бирә.
 
Мин үзем дә бер мәртәбә көймәдә барышлый шундый ук хәлгә эләктем. Куюмба поселогыннан экспедиция урнашкан Байкитка (ул эвенкча бай урын, бай җир дигәнне аңлата) барышлый булды бу. Ул көнне вертолетлар очмый иде, шуңа күрә бүтән транспорт эзләргә туры килде.
Яр буенда өч ир-ат юлга әзерләнәләр. Алар шактый исерек булып, бер шешә аракы бирсәм, мине дә үзләре белән алырга риза булдылар. Башка транспорт булмаганлыктан, нишлисең, ризалашырга туры килде.
 
Ун-унбиш километр узгач, егетләр тагын эчәргә тотындылар. Үземә салган аракыны, аларга күрсәтмичә генә, борт артына түгә бардым. 
Тегеләр шешәне бик тиз бушаттылар. Озакламый “Кырым” көймәсенең рулендә баручы йокымсырап китте, һәм аны икенчесе алмаштырды. Тиздән ул да йокыга китә башлады. Аны өченчесе алмаштырды. Байкитка 50 - 60 чак¬рым калганда, анысы да рульне миңа бирергә мәҗбүр булды.
 
Калган юлны уңышлы гына тәмамлап, мин көймәне яр буена туктатып, ташка бәйләп куйдым да гырылдап йоклаган егетләрне уята башладым. Тик бу эшем барып чыкмады, алар барсы да йоклауларын дәвам иттеләр. Шулай үзләрен йок¬лаган килеш калдырырга туры килде. 
 
Әгәр мин дә аек булмасам, егетләрнең берсе дә һәм мин үзем дә Байкитка кайтып җитмәс идек. Киенгән исерек килеш йокыга китеп, көймәне аударган очракта, салкын судан беребез дә йөзеп чыга алмас иде. Чөнки төрле урыннарда елганың киңлеге берничә йөз метрга кадәр җитә бит. 
Бу вакыйгалардан гыйбрәт алып, исерек килеш суга кер¬гәнче, көймәгә утырганчы, ба¬шың¬дагы соры матдәне ныклап кыймылдатырга кирәк, дияр идем. Дөрес җавап шул соры матдәнең сыйфатлыгына, торышына бәйле булуын һич тә онытырга ярамый.
 
Роберт ГӘРӘЕВ.
Отрадный шәһәре.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 18.09.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments