поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.09.2017 Җәмгыять

Моңлы бер җыр булып…

Бу язмам тальян гармун моңына уралып, гомере мо¬ңа¬еп үткән сугыш ветераны - Нурсәхи Мөхәммәтсафа улы Әхмәтшин турында. Күптән түгел редакциябезгә ягымлы гына, таныш түгел бер ханым килеп керде. “Мин гаиләм белән читтә яшим. Ләкин тамырларым Камышлы районыннан: әтием Бозбаш авылы егете, әнием Дәүләткол авылы кызы иде.

Гаилә корып яши башлагач, Похвистнево шәһәренә күченгәннәр. Мин дә шунда туып-үстем. Ба¬ла чагымда җәйге ялларымны әле әтиемнең, әле әнимнең туган авылларында үткәрә идем. Шуңа да бу яклар минем өчен бик якын. Бозбаш авы¬лындагы төп йортны сак¬лап калырга дигән ният белән хәзер төзекләндерү эшләре алып барам. Бәлки, кайчан да булса бөтенләйгә дә кайтып төпләнербез әле. Олыгайган саен туган як үзенә ныграк тарта икән шул. Камышлы бик нык үзгәргән, елдан-ел матурая, зурая бара. Әле менә авылның үзәк урамын карап йөрдем дә уйга баттым, күңелем тулып китте: сугыш һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлгә аларның төсле фоторәсемнәре эленгән. Ә анда минем дәү абыемның рәсеме юк. Хәтер китабында да аның турында мәгълүмат тапмадым. Дөрес, ул туган якларында гомер кичермәде. Ләкин ул бит шушында туып-үскән, моннан сугышка да киткән. Ул - Дәүләткол авылы егете, әниемнең бертуган абыйсы - Нурсәхи Мөхәммәтсафа улы Әхмәтшин”, - дип Мәдинә апа үзе һәм дәү абыйсы турында сөйләп китте... 

Аның үткәне кызыклы гына түгел, кызганыч та икән. Без яшь чагыбызда елый-елый эк¬ран¬¬нардан караган кинофильм¬нар нәкъ менә шундый ке¬ше¬ләр яз¬мышы турындадыр, мөгаен.

1923 елда Дәүләткол авылында яшәүче Миннебанат апа (Иске Ярмәк авылы кызы) һәм Мөхәммәтсафа ага (Дәүләткол авылы егете) Әхмәтшиннар гаиләсендә туа ул. Әти-әнисе кояш кебек балкып торган нурлы йөзле сабыйга Нурсәхи дип исем куштыра. Ул инсафлы, акыллы егет булып үсә, өздереп гармунда да уйный. Нурсәхи җырласа, аның моңына хәйран калып, кошлар да сайрауларыннан туктаганнардыр. 
“Моңлы бала бәхетсез була” диюләре дә хакмы икән  әллә? Аңардан соң туган сеңелләре Хәнифә (1929 ел), Миңкамал (1932 ел), Сәгыйдә (1938 ел) дә бердәнбер абыйларының матурлыгына, акыллылыгына сок-ланып туя алмыйлар. 
 
Сеңелләрнең иң төпчеге белән миңа да очрашырга насыйп булды. Сәгыйдә апа Карамалы (Яңа Балык¬лы) авылы егетенә кияүгә чыгып, гаиләсе белән Богырыслан шәһәренә күченеп киткән.  Бүген дә ул шунда, матур, татар авылына хас булган зур урамда, “Татарлар бистәсендә” яши. Тормыш иптәше Миннәзетдин ага гына бакыйлыкка күчкән инде.
 
Сәгыйдә апа мине якты йөзе, тәмле сүзе белән, үз туганыдай каршы алды, тәм-томнар белән тулы өстәл артына утыртып, хуш исле чәй, тәмле шулпа белән сыйлады. Бар җире җитеш, мул тормышта яши якташыбыз. Тик бик тә тыйнак, аз сүзле булып чыкты ул. “Абыебыз бик чибәр, акыллы, ярдәмчел иде. Аның ничек сугышка алынуын хәтерләмим инде. Сугыш башланганда сабый бала булганмын бит. Нурсәхи абый сугышның башыннан ук фронтка җибәрелә һәм 1942 елда яраланып госпитальгә эләгә. Яңадан фронтка киткәнче өч көнгә авылга да кайтып китә әле ул. Якыннарын, газизләрен, сөйгән кызын үз күзләре белән соңгы мәртәбә күргәнен уйлады микән абый ул вакытта?” - дип сөйләде Сәгыйдә апа.
 
Нурсәхи абыйның яшерен хәрби частьта хезмәт итүе сәбәпле (бу турыда сөйләргә ярамаган), туганы аның фронт елларын тасвирлый алмый. Бары тик сугышның башыннан ахырына кадәр алгы сафта сугышканын, Берлинны алганда каты яраланганын, кайтканда күкрәге тулы орден-медальләре булганын гына белә. 
 
Фашистлар белән каты бер бәрелештән соң Нурсәхи аганы мәетләр арасыннан санитар эт эзләп таба һәм Наташа исемле санитарка кызны аның янына алып килә. Шушы эт һәм кыз якташыбызны үлем тырнагыннан йолып калалар һәм хәрби госпитальгә илтәләр. Башы каты яраланган егетнең баштагы мәлдә колаклары ишетми. Бераз дәваланганнан соң гына ишетү сәләте кайта, әмма ул күзләренең начар күрүен сизеп ала. Бер айдан Нурсәхине Сызрань шәһәрендә урнашкан хәрби госпитальгә озаталар, ә  Наташа аны озата барырга сорала. Егетне илтеп урнаштырганнан соң, кыз янәдән хезмәт иткән урынына китә.  
 
Берничә айдан Нурсәхи дөм сукыр булып кала. Мондый килеш үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген аңласа да, туган авылын, газиз кешеләрен, сөйгән ярын сагыну егетне барыбер үз ягына тарта. Менә, ниһаять, туган авыл, туган нигез. Ни көтә аны монда?! Шулай да, өмет чаткысы сүнми. Әти-әнисе, якыннары аны  юатса да, сөйгәне белән аңлашу таба алмаган егет, йөрәк януларына чыдый алмыйча, тальян гармунында (аны Нур¬сәхигә бүләк итәр өчен әтисе Мөхәммәтсафа абзый атак¬лы оста Гали Гә¬рә¬-евтан ясат¬кан була) уйнап җибәрә. Ул җырлаганда, моң¬ланганда авыл¬да күз яше түк¬мәгән кеше кал-магандыр, мө¬гаен. Алар ара¬сында, әл¬бәт¬тә, егетнең сөй¬гәне дә булгандыр…
 
Ник алар кавыша алмаганнар икән соң? Күзләр генә гаеплеме монда? Ә күңел күз¬ләре?! Ә мәхәббәт?! Язмышмы бу, әллә ялгышмы? Сораулар күп, тик җавап бирүче генә юк.
 
Ә менә рус кызы Наталья яралы татар егетенә бер күрүдә гашыйк була һәм гомеренең соңгы сәгатенә кадәр мәхәббәтенә тугры кала. Армия хезмәтеннән азат ителгәч тә,  ул егетне эзләп госпитальгә килә. Анда аңа Нурсәхинең сукырайганы һәм туган якларына кайтып китүе турында әйтәләр. Адресында хата китү сәбәпле, кыз сөйгәненең туган йортын көч-хәл белән эзләп таба. Дөрес, башта егетнең әти-әнисе, туганнары марҗа кызын кабул итми. Әмма Нурсәхи аларны кызга гомере белән бурычлы икәнен дә, беренче яшьлек мәхәббәте белән инде мәңгегә бергә була алмавын да аңлатып бирә. 
 
Яшьләргә никах укыталар, Наталья үз исемен Фатыйма исеменә алыштыра. Алар Дәүләтколдан Сызрань шәһәренә барып урнашалар, тиздән фатирлы да булалар. Фатыйма апа лаек¬лы ял¬га киткәнче - шәфкать туташы, Нурсәхи ага сукырлар җәм¬гыятендә мастер, профсоюз җитәкчесе булып эшли. Әх¬мәтшиннар бер-берсен аң¬лап, хөрмәт итеп, яратышып яши¬ләр, мәхәббәтләренә гомере буе тугры калалар. Ходай Тә¬га¬лә аларга бала гына насыйп итми. 
 
Әтисенең бүләге, юанычы булган тальянын һәм моңлы җырларын үзенә юлдашлыкка ала фронтовик. “Аның гармун чыңнары, моңлы җырлары бүген дә безнең күңелләрдә саклана. Гармунны сатуымны сорап килүчеләр дә булды. Сатаммы соң! Абыебыз төсе итеп миннән соң балалар да саклар”, - ди Сәгыйдә апа күз яшьләрен сөртә-сөртә. 
 
Нурсәхи ага моннан - 29, ә Фатыйма апа 24 ел элек бакыйлыкка күчкәннәр. Урыннары оҗмахта булсын. Гармунның урыны түрдә, әле дә элеккечә зыңгылдап тора. Рөхсәт сорап, аны  кулыма алдым, телләренә басып карадым, күреген тарттым. Күзләремә яшь тулды. Бер мизгелгә генә яраткан укытучым, Камышлы авылының иң шәп гармунчылары Наил Сәлим улы Сафин, тормыш иптәшем Мидхәтнең гармунда уйнаулары күз алдыма килеп басты, колагымда моңнары яңгырагандай тоелды. Алар да дөньяда юк инде хәзер. Ә менә Нурсәхи аганы исән чагында үзен күреп, гармун моңнарын тыңларга безгә насыйп булмаган икән шул. Үкенеч. Ә шулай да бу шәхес турында язуым белән бәхетле мин. Чөнки, бу язмамда мин укучыларга моң, мәхәббәт, гармун чыңлавы турында тагын бер тапкыр җиткерә алдым, дип уйлыйм. Һәм бу мәхәббәт кыйссасы безнең күңелләрдә моңлы бер җыр булып мәңге саклансын иде.
 
Нурсәхи аганың сеңелесе Сәгыйдә апага, сеңелесе Миң¬камал апаның кызы Мәдинә апага рәхмәтләремне белдереп, аларга озын гомер, сә¬ламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормыш телисем килә. 
 
Ә Сәгыйдә апа авылдашларына, аны белүчеләргә сә¬ламнәрен әйтеп җибәрде. Си¬рәк кенә булса да, Камышлыга да, Дәүләтколга да кайткалый икән ул, чөнки аның монда тамырлары, монда аның туганнары яши бит.
 
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.
РӘСЕМДӘ: Нурсәхи һәм Наталья (Фатыйма) ӘХМӘТШИННАР яшь чакларында.
(Фотосурәт гаилә архивыннан алынды)
 

---
Бердәмлек
№ --- | 18.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»