• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

18.09.2017 Мәдәният

Алсу Әбелханова: «Рус актерларыннан күп нәрсәгә өйрәнәсе шул әле безгә»

Халыкара мөселман кинофестивалендә күп кызыклы фильмнар тәкъдим ителде, башкала халкы рәхәтләнеп тансык кинолар карады, алар турында фикер алышты. Кинофестиваль барышында танылган Мәскәү актерлары белән аралашып торган Алсу Әбелханова һәммәсенең дә бик канәгать калуын ассызыклады. Моны “Матбугат.ру”га сөйләде.

- Алсу, сез мөселман кинофестивале тантаналарын беренче тапкыр гына алып бармыйсыз. Быелгысы нинди яклары белән хәтерегездә калачак?

- Әйе, менә икенче ел инде Халыкара мөселман кинофестиваленең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән ачылышы һәм ябылышының кызыл келәмдәге тантанасын алып бардым. Һәм карагыз инде – ике ел рәттән яңгыр астында эшләргә туры килде. Иң кызыгы – шул көнне яңгыр ява да, икенче көнне ялт итеп кояш чыга. Бу юлы да махсус билгеләнгән кешеләр кулчатырлар тотып безне яңгырдан сакладылар. Бераз юешләнсәк тә, без хәтта салкынны да сизмәдек дияр идем. Чөнки алып барганда аның турында уйламыйсың да ул. Яраткан эшең үзе көч, энергия бирә.
 
 
Үзенчәлекле яңалыкларына килгәндә, мин быел рус һәм инглиз телләрендә, ә Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов татар телендә алып барды. Ә үткән елны мин татарча, Мәскәүдән килгән коллегабыз русча алып барган иде.
 
 
Бу юлы да тантана бик матур үтте. Программа искиткеч шәп һәм бай иде. Совет киносының, Россия кинематографиясенең танылган артистлары шактый булды. Күпләргә билгеле М.Башаров, В.Мережко, А.Снаткина, С.Светличная һ.б. артистларның килүе дә бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүенә тәэсир итми калмагандыр. Алар белән күрешү, аралашу – үзе үк зур бәхет.
 
 
Пирамидада узган ачылыш тантанасында Светлана Светличнаяның барыгызга да мәгълүм кинофильмда Юрий Никулин белән җырлаган җырын башкардык. Шуннан соң Светлана ханым безнең яныбызга килеп: “Ә сез беләсезме, кызлар, бу җырны бит кинофильмда мин үзем җырламадым. Мин  бары тик актриса буларак кына уйнадым, ә җырлаучысы башка кеше иде”, – диде. “Беләбез”, – дидек, елмаеп. Светлана ханымның тормышта бик мөлаем, сөйкемле кеше булуы, аралашканда үзен искиткеч гади тотуы ошады. Барыбыз да аның 77 яшьтә булуына да карамастан, күпләр сокланырлык формада булуына, бик матур күренүенә, сөйкемлелегенә таң калдык.
 
- Алсу, ә үзегез фестивальдә тәкъдим ителгән фильмнарны карый алдыгызмы соң?
 
- Кызганычка каршы, фильмнарны карадым дип мактана алмыйм. Ачылышны да, ябылышны да алып барырга һәм  студиядә дә эшләргә туры килгәч, аларына вакытыбыз бик җитмәде. Шуңа, тәнкыйтьче буларак чыгыш ясый алмыйм. Ә оештыру моментлары буенча болай дияр идем: былтыр күпмедер дәрәҗәдә сумбур әйберләр дә булды. Мәсәлән, кемдер килмичә калган яисә әзрәк буталып, соңарып  чыккан моментлар һ.б. Ә быел оештыру да искиткеч югары дәрәҗәдә иде: кунаклар соңга калмады, һәрберсе алдан әзерләнгән программа буенча, үз вакытында, тәртип белән чыга бардылар. Илләр географиясе дә киңрәк. Шунысы сөендерде – Россиядән, Татарстаннан тәкъдим ителгән фильмнар күп иде.
 
- Кинофестиваль алып бару, күп кенә легендар артистлар белән танышу кино белән кызыксынуны тагын да арттырадыр ул, әйеме? Үзең нинди фильмнар яратасың?
 
- Мин совет фильмнарына мөкиббән кеше. Хәтта балалар белән дә шуларны карыйбыз. 1960 еллардан алып, шедевр дип саналырга хаклы һәр совет фильмын яттан диярлек беләм. Өйдә бай картотекабыз бар. Улларыбыз “Электроник”,  “Мэрри Поппинс” кебек балалар өчен төшерелгән киноларны гына түгел, “Бриллиантовая рука” кебек популяр фильмнарны да карый хәтта. Совет киноларын  караган саен актерларның уйнавына сокланам мин. Нонна Мордюкова, Людмила Гурченко, Евгений Леонов, Андрей Миронов  кебек артистларыбызны беркем дә алыштыра алмый.
 
Әйтергә кирәк, Россия кинематографиясе бүген дә төшеп калганнардан түгел. Ул халыкара дәрәҗәдә зур уңышларга ирешеп килә. Талантлы актерлар да күп. Әмма теге плеяда – без яраткан артистлар алар бөтенләй башка шул.  
 
 
- Ә үзегез кинофильмнарда төшәр идегезме?  
 
- Әлбәттә, һәр иҗат кешесе кебек үк, мин дә, тәкъдимнәр булган очракта, бик теләп төшәр идем. Шул ук вакытта, дилетантлыкны да җенем сөйми. Үземнең булдыра алуымны, әйбәт башкарып чыгуымны белсәм генә алыныр идем. Чөнки, холкым шундый – белмәгән эшкә алынырга яратмыйм. Нәрсәдер эшли башлаганчы аны җентекләп өйрәнәм. Ә хәзер бит җырчылар җырлыйлар да, шунда ук төрле чаралар да алып бара башлыйлар. Алып баручы булыр өчен дә мин махсус югары уку йорты тәмамладым бит. Чөнки теләсә нинди һөнәрне башта эчтән өйрәнеп, ә аннары тәҗрибә туплап үзләштерергә кирәк дигән  фикердә торам.
 
Элегрәк бер татар сериалында үги әнине уйнаганым булды. Үзем тулысынча диярлек канәгать калдым дия алмыйм, чөнки үз-үземә һәрвакыт тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Киләктә үземне бу яктан тагын сынап кару теләгем юк түгел.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Алсу. Сезгә һәр өлкәдә дә уңышларга ирешеп, эшегездән тәм табып яшәргә булсын!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.09.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments