поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.09.2017 Шоу-бизнес

"Миңнехановка багышлаган җырны туктатырга бераз куркыныч" - TMTV кастингыннан иң кызыклы ВИДЕОмизгелләр

Бүген Казандагы «Сафар-отель»дә урнашкан «OutHall» күңел ачу комплексында TMTV телеканалы кастингы узды. Анда йөзгә якын кеше катнашты. TMTV үзенә ТВ-алып баручылар, юмористлар һәм җырчылар сайлады.

Үз көчләрен сынап карарга дип кеше бөтен Татарстаннан һәм, хәтта, күрше төбәкләрдән дә килгән иде. Катнашучылар географиясе бик киң: Оренбург, Башкортстан, Тольятти, Пермь, Ижау, Уфа, Иске Кулаткы, Баулы, Яшел Үзән, Чаллы, Кукмара, Аксубай, Азнкай, Әлмәт, Болгар һ.б. һ.б. Катнашучылар күбрәк халык җырларын башкарырга тырышты. Тавыш мөмкинлекләре болай гына аңлашылмаса, эстрада җырын да башкарып карарга сорады жюри әгъзалары.  Яшьләр күбрәк үзләре тыңлаган җырчыларның репертуарына мөкиббән. Әйтик, бер егет "хәзер мин сезгә Рөстәм Асаев репертуарыннан бер җыр башкарып китәм" дип "Син гомер агышларым"ны сузды. Катнашучылар арасында тамада булып көн күрүчеләр дә шактый иде. Алар, әйтерсең, банкетта чыгыш ясый, залны "күтәрмәкче" була, "йәгез, шул хөрмәткә күтәрик берне!" дип кычкырырлар сыман. Тамада булып чыныккан җырчыларның шаярырга авырыксынмыйлар. Берсе үзенең җырын болай дип тәкъдим итте: "Рәхим итеп тыңлагыз, Рөстәм Сәйфетдияров акчасына язылган җыр – башкара Руслан Сәйфетдияров".
 
Бер егет Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлау җырын башкарды. "Бу җырны туктатырга да куркыныч", - диде жюри әгъзасы Айрат Ильясов. Әлеге кызыклы мизгелнең видеосын шушы язма астында карагыз.
 
Казан музыка көллиятендә укучылар да, Фәрит Бикчәнтәевныкылар да, Айдар Фәйзрахмановныкылар да бар иде сайлап алуда. Профессиональ артистлар белән беррәттән үзләрен "мин теге ни... җырламакчы идем инде... мин прастуй авыл малае инде" дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Жюри әгъзалары үзара нидер сөйләште, кәгазьләренә нидер теркәп барды. "Матбугат.ру" хәбәрчесе бер язуны гына күреп калды. "У костра" дигән иде кәгазьдә. "Учак янында гына җырлап утыру" дәрәҗәсе дип аңладык. Дөрес, кастингта "не у костра" җырларлык чын талантлар да бар иде. Әмма күп түгел. Талантлар беркайчан күп булмый. 
 
Кастингның иң кызыклы мизгелләрен карагыз:
 

 

 

 

 

 

Һәм бераз фото:
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»