поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.09.2017 Мәдәният

Казанда Кәрим Тинчуринны искә алу чарасы уздырылды (ФОТО)

Бүген, 15 сентябрьдә, татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел билгеләп үтелә. Шул уңайдан әдипнең туган көнендә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылды.

Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда Кәрим Тинчурин исеме дә бар. 
 
 
Чарада ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, күпсанлы театр җәмәгатьчелеге вәкилләре, әдәбият әһелләре, журналистлар катнашты. Иң элек алар, Казанның Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән берлектә, Кәрим Тинчурин рухына багышлап дога кылды.
 
 
 
“Без бүген дә театрларга барып,  Кәрим Тинчурин иҗат иткән үлемсез пьесалар буенча куелган спектакльләрне карыйбыз һәм таң калабыз. Алар безнең өчен саф һавага тиң, әлеге әсәрләр бүген дә кызыклы һәм актуаль, фаҗигале һәм көлкеле, аларда – камил татар теле, бөек драматургия”,  –  диде Эльвира Камалова. Ул билгеләп үткәнчә, Кәрим Тинчурин – татар мәдәнияте, татар зыялылары өчен таяну нокталарының берсе.  
 
 
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов драматургны яртылаш укылган китап белән чагыштырды. “Кәрим Тинчуринны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, әсәрләрен куясы да куясы”, – дип билгелә үтте ул бу уңайдан. Фәнис Мөсәгыйтов бүген кич Тинчурин театры сәхнәсендә татар театры тарихында беренче тапкыр драматургның “Соңгы әсәр”е куелачагын да әйтеп узды. 
Хәтер чарасы Кәрим Тинчурин исеме теркәлгән мемориал стелага чәчәкләр китерү тантанасы белән төгәлләнде.

---
Тинчурин театры
№ --- | 15.09.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»