|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2017 Әдәбият
Зиннур Мансуров – төрки әдәбиятларның ел кешесе булды (ФОТО)Казахстанның Төркестан шәһәрендәге Яхмәт Ясәви исемендәге университет базасында Төрки халыкара әдәби журналлар мөхәррирләренең сигезенче конгрессы узуын хәбәр иткән идек инде. Анда Татарстаннан бер төркем делегация – әдәби басма баш мөхәррирләре Радик Сабиров («Идел»), Илфак Ибраһимов («Казан утлары»), Ләбиб Лерон («Безнең мирас»), Фидаил Мәҗитов («Мәйдан») Константин Малышев («Сувар») катнаша. Бүген конгресс үз эшен төгәлләде. Татар әдәбиятына кагылышлы иң мөһим һәм куанычлы хәбәр шул – быелгысы белән киләсе уздырыласы конгресс аралыгында төрки әдәбиятларның Ел кешесе булып, Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров табылды. Әлеге тәкъдимне конгресска бөтен төрки илләреннән килгән кунаклар шатланып кабул итте. Аңа әлеге бүләк киләсе елның конгресс эшендә биреләчәк. Бу инде бер кат Ауразия Язучылар берлегенең, төрки әдәби җәмәгатьчелегенең татар әдәбиятын, язучыларын тануы, кабул итүе. Котлыйбыз, Зиннур ага!
Радик САБИРОВ |
Иң күп укылган
|