поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2017 Җәмгыять

Илфак Шиһапов: «Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам»

Ансыз дүртенче айны ваклыйбыз. Менә кабат ишекләрне киң ачып килеп керер дә, компьютер каршына утырып, бер бармак белән клавиатурага нык итеп баскалый-баскалый кызыклы язмаларын "сырлый" башлар төсле тоела. Тик ул юк... Аның дөнья күргән, тарихка кереп калган язмалары гына бар. Шуларның берсен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

25 яше тулып килүче бер таныш кыз зарлана: «Кияүгә чыгарга вакыт җиткәнен дә беләм, тик кемгә? Бер-ике тапкыр очрашып алырга теләгән егетләр күп, тик менә кияүгә алам дигәне юк бит!» 21е тулырга маташучы икенче кыз: «Юк, егет тә юк, очрашкан да юк. Тагын бер-ике ел көтәм дә үземә иптәшкә бәбәй табам да үстерәм. Эшем бар, торыр урыным бар...» – ди.

30ы тулып килүче яки тулып киткән берничә туташтан әзрәк башкачарак сүзләр: «Ичмасам, берәр нормальный ир очраса, бәби табып булса да каласы иде», – дигәнне ишетәм.

Егетләр юк, ирләр юк диярсең. Ә бит болай караганда, бар кебек алар.
Эчкечелектән дәвалый, дөрес­рәге, «запойдагы»ларны айныта торган клиника. 45ләп ир-ат ята. Күбесе –30-35 яшьлекләр. Болар инде берничә тапкыр кодлаштырылган, айнырга, тормыш корырга уйламаучылар. Эш кайгысы да, гаилә кайгысы да юк боларда...

...Наркоманнарны дәвалый торган үзәк. Алтмышлап кеше ята, күбесе – 22-30 яшьлек егетләр. Болар – ныгытып наркотик кулланучылар, ни аяныч, тик әйтми булмый: болар инде кеше була алмая­чак. Чаллыда яшәүче бер туташ кияүгә чыкты. Ире матур сөйли, киенә, каядыр эшләп тә йөри. Өч айдан ир «передозировка»дан җан тәслим кылды. Әле дә авырга узмаганмын, дип шатлана бүген ул ханым.

Төрмәләр яшь ирләр белән тулган, күпме ир-ат  ир-атларны ярата, күпмесе авыру! Ходаем, әле дә бу җиргә хатын-кыз итеп тудыр­магансың дип шатланып утырырга гына кала.

Башкортстаннан бер таныш кыз белән телефоннан сөйләшәбез. Ул иптәш кызында кунакта. Телефоннан бала елаганы ишетелгәч, кем баласы, дип сорадым. Иптәш кызыныкы икән. Ире юк, аерылыштылар, диде. Авырлы чагында да бер сәбәпсезгә хатынын кыйный торган булган.
26 яшьлек бер егет белән сөйләшәм. Буе – метр да туксан. Төскә-биткә дә чибәр генә. Акча да эшли, машинасы да бар. Яшь кызларга менә дигән кияү кебек инде. «Илфак абый, нигә ул кызлар миңа?! Миңа машинасы, фатиры, акчасы булган олырак берәр хатын кирәк. Ичмасам, рәхәтләнеп яшәп калыр идем», – ди. Озак йөрмәде, кырыклар тирәсендәге бер хатын тапты бугай ул.

Тагын бер кыз сөйли: ­­
– Иске яңа елны бәйрәм иткәндә,  ике егет иптәш кызым белән мине кафега дәштеләр. Матур гына утырдык. Тик менә официант счет китергәч боларда акча юклыгы ачыкланды. Үзем түләдем инде.  
Мондыйлар белән тормыш корып буламы?! Буладыр бәлки, тик озакка түгел.
...Узган елның беренче яртысында Казанда барлыгы 4112 гаиләгә нигез салынган. Бу, алдагы елның шул вакыты белән чагыштырганда, 420 гаиләгә азрак. Икенчедән, шул ук беренче яртыеллык­та гына да 2360 пар аерылышкан. Ә бит бу яктан Казан – Идел буе округында иң яхшы күрсәткечләргә ия булган шәһәр. Россия буенча алсаң, һәр 1000 гаиләнең уртача 650се таркала. Кайбер өлкәләрдә бу сан 750гә җитә. Тарихта мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган.

Спортзаллар, матурлык салоннары ханымнар вә туташлар белән тулган. Матуррак булсам, кияүгә тизрәк алырлар, дип хыялланучылар болар.  Ләкин бүген егетләр матурлыкка кызыкмый. Хәер, юк – кызыга, тик бер-­ике кич өчен генә. «Чибәр хатын – синең хатын гына түгел ул» дигән гыйбарә ныклап кереп утыр­ган бүгенге егетләр һәм ирләр башына. Тормыш итәр өчен алар чибәрләрне түгел, бай кызларны эзлиләр.
Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам. Кызганам да, күпмедер горурланам да алар белән. Ялгыз булсалар да, тормыш­ларын көйлиләр, баласын да табалар, фатирын да алалар. Хатын-кыз – ил тоткасы, дигән әйтем бүген дөреслеккә бик туры килә.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»